Новости по рубрике - Җәмгыять
-
Якты нур калды йөрәктә
Авылыбыз халкы Мәскүрә һәм Фасил Хөснуллиннарны, аларның гаиләсен һәрвакыт чиксез зур хөрмәт белән искә ала. Бу истәлекләребез Фасил Хөснулла улына, аларның мәрхүм булган балаларына, оныгына дога булып барсын иде. Узган гасырның сиксәненче елларында хезмәт сөючән авыл халкын ял иттерү, бәйрәмнәр оештыру нигездә мәктәп коллективы җилкәсенә төшә иде. Бу эшләрнең үзәгендә...
-
Алтын баганам
Чын мөселман гаиләсе яши шәһәребездә. Ул - Әлфирә абыстай белән районыбызның мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиевлар. Чувашиянең Батыр районы, Шыгырдан авылы кызы, шәфкать туташы Әлфирә Максуд кызы белән Мамадыш районының, Яңа Комазан егете Илһам Хатиф улы Ульяновскта танышалар. "Идел таңнары" ансамблендә җырлап йөргәндә бер-берсенә күзләре төшә. Гаилә корып җибәрәләр. Дин тыелган...
-
Эше калды меңьяшәрлек имән булып
Ходай Тәгалә аңа гомернең озынын бирмәсә дә, үзеннән соң матур эшләре, изге гамәлләре калды аның. Сүзем - узган гасырның 50-60нчы елларда балаларга белем, тәрбия бирү өлкәсендә зур казанышларга ирешкән, ул чорларда сирәк "эләгә" торган "Татарстанның атказанган укытучысы" исеменә лаек булган Петр Иванов турында. Дүшәмбе көнне аның тууына 85 ел тулуны...
-
Йөрәкләрендә – мәңгелек яз эшсөяр халыкның
Олыяз төбәгенең халкы элекке заманнарда да тырышлыгы белән аерылып торды. "Чулпан" күмәк хуҗалыгы республика күләмендә алдынгылардан исәпләнә иде. Ирләр йорт салу осталыгы белән дан тоттылар. Бүген әлеге төбәк фермерларының күплеге белән аерылып тора. Күпләп мал асраучылар да шактый. Югары Козгынчы авылыннан Раил Гыйльметдинов гаиләсе өч сыер тота. "Җәйге айларда көн...
-
Кыш Бабай “Нократ“ белән танышкан
Дусай авылында яшәүче Нургали Вильданов Кыш Бабай яши торган резиденциядә булып кайтты. Мәгълүм булганча, ул Вологда өлкәсенең Великий Устюг шәһәрендә урнашкан. Ну, барган, шуннан ни булган, диярсез. Без дә моңа әллә ни артык игътибар бирмәс идек. Әмма Нургали абыйның әлеге сәяхәтенә без һәм "Парус" туристик фирмасы "гаепле". Исегездә булса, узган...
-
Әдәбиятыбызның ак йөзе
Күренекле якташыбыз Шәйхи Маннур 1980нче елның июнь башында ук арабыздан китсә дә, язмыш миңа аның белән дә онытылмас очрашулар бүләк итте. Беренче тапкыр мин аны Бауман урамында Тукай клубы каршында күрдем. 1978нче елның июнь ае иде. Дусты Фатих Хөсни белән кара-каршы басканнар да, нәрсә турындадыр җылы гына фикер алышалар. Икесендә...
-
Юлий Цезарьны бер читкә куя
Борынгы Рим императоры Гай Юлий Цезарь берьюлы өч төрле эш башкаруы белән тарихка кереп калган. Шәһәребезнең беренче санлы мәктәбе укытучысы Разин Вильданов аны бер читкә куяр иде! Татарстанның атказанган укытучысы Разин Вильдановның 70 яшьлек юбилеена багышланган шахмат буенча район турниры шаһиты булырга туры килде. Мамадыш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә күрше районнардан...
-
Түбән Ушма дигән даны бар
Авыл җыеннары быел да Раштуа каникулларында ук башланып китте. Аның беренчесе - 5нче гыйнварда тынгы белмәс гаярь көрәшчеләр, креатив карашлы замана егетләре җитәкләгән Түбән Ушма авылында булды. Догалы авыл Бүгенге көндә Түбән Ушма Мамадыш районында гына түгел, ә республика күләмендә иң төзек, иң зур җирлекләрнең берсе булып тора. Ике торак...
-
Остазбикә
Мәшһүр язучы Гаяз Исхакыйның күренекле әсәре исемен юкка гына искә төшермәдем. Бар ул безнең арабызда да замана герое итеп күрсәтерлек, повестьлар язарлык хатын-кызлар. Үзеңнән соң матур эшләрең, якты исемең калырлык итеп яшәргә кирәк. Хезмәт белән тапкан малларыңның игелеген күреп, белгән гыйлемнәреңне кешеләргә өйрәтеп, күз белән каш арасы гына булган төп...
-
Үзәк мәчеттә Мәүлид бәйрәме узды
Мәүлид-Аллаһының Расүле-илчесе, Раббыбыз күрсәткән туры юлны күрсәтүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне. Шуңа күрә ул мөселманнар арасында олуг бәйрәм буларак билгеләп үтелә. 9нчы гыйнвар көнне үзәк мәчеттә Мәүлид уңаеннан күркәм кичә уздырылды. Анда үзәк мәчет имам хатыйбы Наил хәзрәт Коръән сүрәләре укыды, район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев Болгарда үткән Мәүлид...
-
2015 ел – Татар дин белгечләре елы
2015 ел - Татар дин белгечләре елы, дип игълан ителгән. Бу хакта, Мәүлид бәйрәменә һәм Рабигыль-әүвәл аена багышланган тантаналы чарадан соң, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. Бу хактагы карар Идел буе Болгар иленең 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә багышлап төзелгән Истәлек билгесе...
-
Раштуа суыклар алып килә
7-9 гыйнвар көннәрендә Урал артына китеп баручы тирән циклон тәэсире астында, район территориясендә һава температурасы сизелерлек төшәчәк. 7 гыйнвар төнендә 22-27 градуска кадәр салкынайта, урыны белән аязган вакытта - 32 градуска кадәр. Көндез 20-25 градус суык көтелә. 8 гыйнварда төнлә 28-33 градуска кадәр суыта, республиканың көнчыгышында һәм түбән районнарда -...
-
Якташыбыз Рәфинә Ганиуллина баласына нинди исем кушар?
2 гыйнварда танылган җырчы белән баянчы - Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камаловларның көтеп алынган беренче уртак мәхәббәт җимешләре туды. Казанның 3 нче бала тудыру йортында кичке 19.35 сәгатьтә, авырлыгы 3680 грамм, буе 54 сантиметр булып туган нарасыйга Сөләйман исемен кушарга торалар. - Сөләйман исемен икебез дә уйлап таптык. Аллага шөкер,...
-
Мамадышта инвалидлар өчен чыршы бәйрәме үтте
Чыршы бәйрәмен балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә зарыгып көтеп ала. Бүген район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә чыршы бәйрәме узды. Чарада катнашучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. "Инвалидлар җәмгыяте тарафыннан ел дәвамында Сабантуйлар, төрле фестивальләр, марафоннар үткәрелә. Актив тормыш рәвеше алып барасыз....
-
"Гадилектә-камиллек" уены җиңүчесен Кыш бабай белән Кар кызы тәбрикли
24 нче декабрь көнне, 12. 40 сәгатьтә, төшке ашыңны читкә куеп торып, җирле радиодулкында "Гадилектә-камиллек" уенында катнаш. Яңа ел рухы белән сугарылган уенда җинү яула, бүләкләр от һәм табын хәстәрләп Кыш бабай белән Кар кызын, 29 нчы декабрь көнне, үзеңдә кунакта көт. "Нократ дулкыннары" ТРК сы алып баручылары Сезгә һәм...