Раштуа суыклар алып килә
7-9 гыйнвар көннәрендә Урал артына китеп баручы тирән циклон тәэсире астында, район территориясендә һава температурасы сизелерлек төшәчәк. 7 гыйнвар төнендә 22-27 градуска кадәр салкынайта, урыны белән аязган вакытта - 32 градуска кадәр. Көндез 20-25 градус суык көтелә. 8 гыйнварда төнлә 28-33 градуска кадәр суыта, республиканың көнчыгышында һәм түбән районнарда -...
7-9 гыйнвар көннәрендә Урал артына китеп баручы тирән циклон тәэсире астында, район территориясендә һава температурасы сизелерлек төшәчәк.
7 гыйнвар төнендә 22-27 градуска кадәр салкынайта, урыны белән аязган вакытта - 32 градуска кадәр. Көндез 20-25 градус суык көтелә.
8 гыйнварда төнлә 28-33 градуска кадәр суыта, республиканың көнчыгышында һәм түбән районнарда - 37 градуска кадәр. Көндез 23-28 градус салкын булуы ихтимал.
9 гыйнварда да Татарстан территориясендә көчле салкыннар сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев