Новости по рубрике - Җәмгыять
-
Барыбызга да шунда барасы...
Минем туган ягым Мамадыш районы, Уразбахты авылын төрле яклап урыс авыллары уратып алган. Авылым зиратына Урыс Омарыннан татарларны да алып килеп күмәләр. Бик борынгы заманнардан бирле зиратлар серле һәм изге урыннар булып саналганнар. Телибезме, теләмибезме, барыбыз да соңгы куышыбыз итеп зиратны сайлаячакбыз. Мин аны һич тә "матур урын" дип әйтмәс...
-
Батыр авылдашым
Сугыш кечкенә һәм зур булмый... Сугыш аяусыз һәм мәкерле була, сугыш барлык яшәеш кануннарына каршы оештырылган әшәке һәм куркыныч була ала. Сугышны башка бер нинди түбәнлекләр белән дә чагыштырып булмый, тереклек дөньясына сугыш алып килгән газапларны бернинди законнар, ант итүләр, үкенүләр аклый алмый. Ил халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм...
-
Район башлыгы Т.Яке авыл жирлеге ветераннары белән очрашты
Бөек Җиңүгә санаулы гына көннәр калып бара. Соры көннәрдән аермалы буларак, бәйрәм алдыннан җиңү китергән өлкәннәребезне аерата кайгыртып, олылап каласы килә. Һәр ветеран агымдагы елда "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы" уңаеннан истәлекле медальләр белән бүләкләнә. Безнең районга барлыгы 1500 күкрәк билгесе кайтартылды, шуларның 1200 е инде үз ияләрен тапты. Агымдагы атнада...
-
Ярдәм кирәк
12 яшьлек кызым Диләрә балалар церебраль параличы белән авырый. Тик без аның белән тормыш куйган сынауларга бирешмибез, һәрвакыт дәваланып торабыз, сәламәтлекне ныгыту, мөстәкыйльлек тәрбияләү белән ныклап шөгыльләнәбез. Күптән түгел ике аягына да операция ясадык. Алга китеш сизелә. 2-12нче майларда Алабугага Сочидан бик яхшы белгеч-табиблар киләчәк. Анда эләгү өчен ашыгыч рәвештә...
-
«Оҗмахта яшибез»
- И, безнең баштан кичкәннәрне сөйләп бетерерлек түгел, ул хәлләрне сезгә күрергә язмасын, - ди әни, үткән тормышын сөйләвен үтенсәң. - Шул чорлар белән хәзерге тормышны чагыштырып карыйм да, шаклар катам: хәзер оҗмахта яшибез. Әниебез Кукмара районының Бурсык-Елга авылында туган. Аңа өч яшь вакытта, 1936 елгы Сабантуй көнне, әтисен әзмәвердәй...
-
Ак көнләшү биләде күңелләрен
IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены узды. Чараның төп максаты - базар икътисады шартларында авылда хуҗалык итүнең яңа формаларын үстерү буенча алдынгы тәҗрибә уртаклашудан, шулай ук эшмәкәрләрне РФ татар авыллары халкының этномәдәни үсешенә ярдәм итүгә тартудан гыйбарәт. Җыен кысаларында делегатлар Мамадыш муниципаль районы белән танышып киттеләр. Кунаклар өчен эчтәлекле программа...
-
Мөфти "Татмедиа" җитәкчесе белән мәгълүмат чаралары хакында сөйләште
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов белән очрашты. Мөфтияттә узган очрашуда "Татмедиа" һәм нәзарәт арасында хезмәттәшлек һәм Татарстан мәгълүмат чаралары аша традицион ислам кыйммәтләрен тарату турында сөйләштеләр. Мөфтиятнең мәгълүмат чыганаклары, "Хузур" нәшрият йорты, "Хузур ТВ", islam-today.ru хакында фикерләштеләр. Татарстан мөфтие Камил...
-
Туган җирем, Татарстан!
Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем, Бәхет биргән җирем - Татарстан. Гөлшат Зәйнашева. Туган җирем, Татарстан! Никадәр күңелемә якын син! Балдай татлы суларың да, тирән күлләрең дә, биек тауларың да, диңгез кебек дулкынланып яткан иген -кырларың да - бөтенесе дә йөрәк түрендә....
-
Китап укысаң, күңел агара
Эчке халәтне нормада тоту өчен рухи дөньяңны әдәби, дини китаплар укып, баетып, җаныңны гел дәвалап торырга кирәк. Җанына дәва җитмәсә, кеше рухи төшенкелеккә бирелә. Юкка гына: "Кояш чыкса, табигать яңара, китап укысаң, күңел агара,"- дип әйтмиләрдер. Район үзәк китапханәсендә әдәбият елына карата кичәләр, түгәрәк өстәлләр даими булып тора. Мине, китап...
-
Исламда мөнәҗәт көйләү гөнаһмы?
Мөнәҗәт- лирик жанр, гарәп теленнән кергән сүз. Аллаһка юнәлдерелгән монолог, ягъни моң-зарларны яки кылган гөнаһларны ачып салып тәүбә итү,ярлыкау сорау. Безнең район күләмендә дә әлеге жанрны җәелдерүчеләр бар. Мөнәҗәтче Ильяс Халиков белән күпләр таныш, ә менә Алсу Исрафилова шәхесе сезгә мәгълүмме? Бүген, 2 нче апрель кичендә сез, " Мамадыш -ТВ"...
-
Карашлары күңелебезне җылытты
Тышта салкын булса да, Мамадыш район үзәк сырхауханәсе бүлегендә үзеңне өеңдә кебек хис итәсең. Чөнки анда синең сәламәтлегеңне кайгыртучы хатын-кызлар табибы Миләүшә Разин кызы Вилданова эшли. Чир кешене уйламаган, көтмәгән вакытта тотып ала. Андый вакытта нишләргә дә белмисең. Килеп керсәң, елмаеп каршы алучы, файдалы киңәшләрен бирүче Миләүшә Вилданованы хөрмәт итәбез....
-
“Елабута”лы практика
Җәй. Кызу. Мәктәп бакчасында эшләтәм. Үзем мөмкин кадәр таләпчән булырга тырышам, үзем чын күңелдән баш күтәрми чүп утаучы балаларны кызганам. Җәйге практика чорында ун-унбергә кадәр йоклыйсы балага җидедә үк уянып, мәктәп бакчасына эшкә килергә кирәк. "Үзебезнең мәктәп өчен тырышабыз, кышка үзебез өчен яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез", -- дип, күпме тәрбияләсәң дә,...
-
Рәшит Гарипов: “Бу – барыбызның рухы сафлыгын күрсәтүче вөҗдан эше“
Узган елның декабрендә шәһәребездә дә гражданнардан үзара салым акчасы җыю буенча референдум үткәрелгән иде. Анда тавыш бирү хокукы булган 11 648 кешенең 67,1 проценты - 7805е катнашып, аларның 89,34 проценты, ягъни 6973е - "әйе", дип тавыш бирделәр. Авылларыбызда яңадан үзара салым акчасы җыю буенча быелның 1нче мартында икенче референдум да...
-
“Кызыл ромашка“ сайлады
Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы прокуратура хезмәткәрләре иҗатының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Кызыл ромашка" конкурсының өченче зона этабы узды. Чарага ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Санкт- Петербург прокуроры урынбасары Иван Еремеев, хокук саклау органнары ветераннары һәм пенсионерлары кунакка чакырылганнар, жюри составы да...
-
Фәнни эштә – мәчетләр язмышы
13 нче ел рәттән Казан шәһәренең 81 нче мәктәбендә яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары уза. Аны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты уздыра. Укучылар укытучылары җитәкчелегендә төрле темаларга язылган фәнни эшләрен югары уку йортлары галимнәреннән торучы мәртәбәле жюри каршында яклыйлар. Әлеге укуларда мин дә ике ел...