Исламда мөнәҗәт көйләү гөнаһмы?
Мөнәҗәт- лирик жанр, гарәп теленнән кергән сүз. Аллаһка юнәлдерелгән монолог, ягъни моң-зарларны яки кылган гөнаһларны ачып салып тәүбә итү,ярлыкау сорау. Безнең район күләмендә дә әлеге жанрны җәелдерүчеләр бар. Мөнәҗәтче Ильяс Халиков белән күпләр таныш, ә менә Алсу Исрафилова шәхесе сезгә мәгълүмме? Бүген, 2 нче апрель кичендә сез, " Мамадыш -ТВ"...
Мөнәҗәт- лирик жанр, гарәп теленнән кергән сүз. Аллаһка юнәлдерелгән монолог, ягъни моң-зарларны яки кылган гөнаһларны ачып салып тәүбә итү,ярлыкау сорау. Безнең район күләмендә дә әлеге жанрны җәелдерүчеләр бар. Мөнәҗәтче Ильяс Халиков белән күпләр таныш, ә менә Алсу Исрафилова шәхесе сезгә мәгълүмме?
Бүген, 2 нче апрель кичендә сез, " Мамадыш -ТВ" телеканалы эфирында "Иман вә әхлак" тапшыруының чираттагы чыгарылышын карый аласыз. Студия кунагы "Зәйтүнә" мөнәҗәтләр фестивалендә, 13-17 яшьлекләр арасында, 1 нче урын яулаган Алсу Исрафилова. Башлана 17.20 сәг тә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев