Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эше калды меңьяшәрлек имән булып

Ходай Тәгалә аңа гомернең озынын бирмәсә дә, үзеннән соң матур эшләре, изге гамәлләре калды аның. Сүзем - узган гасырның 50-60нчы елларда балаларга белем, тәрбия бирү өлкәсендә зур казанышларга ирешкән, ул чорларда сирәк "эләгә" торган "Татарстанның атказанган укытучысы" исеменә лаек булган Петр Иванов турында. Дүшәмбе көнне аның тууына 85 ел тулуны...

Ходай Тәгалә аңа гомернең озынын бирмәсә дә, үзеннән соң матур эшләре, изге гамәлләре калды аның. Сүзем - узган гасырның 50-60нчы елларда балаларга белем, тәрбия бирү өлкәсендә зур казанышларга ирешкән, ул чорларда сирәк "эләгә" торган "Татарстанның атказанган укытучысы" исеменә лаек булган Петр Иванов турында. Дүшәмбе көнне аның тууына 85 ел тулуны туган авылы Комазан башында зурлап үткәрделәр.
Христианнар өчен изге саналган 19нчы гыйнварда -Качману көнендә дөньяга аваз салган ул. Кече яшьтән үк белемгә омтыла. Укытучы булу теләге аны Мамадыш педагогия училищесына алып килә. Аны уңышлы гына тәмамлаган егетне юллама белән элеккеге Тәкәнеш, хәзерге вакытта Кукмара районына кергән Кәркәвеч авылына укытырга җибәрәләр. Биредә ул тәүге мәртәбә педагоглык чыныгуы ала. Петр Ивановичның әлеге тармакта тәүге адымнарыннан ук зур уңышларга ирешүе турында кичәгә чакырылган кунак Нурания апа Галимуллина җылы хисләр белән искә алды.
-Кәркәвечкә ул авылдашы, булачак тормыш иптәше Федосиядан килде. Дус, тату яшәдек, бер-беребезгә ярдәм итешеп эшләдек. Алар Ылыяга кайтып киткәч тә, араларыбыз суынмады, хәбәрләшеп, аралашып тордык.
Ә инде узган гасырның алтмышынчы елларында үзе җитәкләгән гап-гади Ылыя башлангыч мәктәбен ул Мамадыш районында гына түгел, Татарстан, Рәсәй күләмнәрендә таныта. Бу турыда аның авылдашы, утыз елдан артык Җәнлек совхозы урта мәктәбен җитәкләгән Илья Волков менә ниләр сөйләде:
-Район мәгариф бүлеге җыелышларында, август киңәшмәләрендә әлеге мәктәпнең уңышлары турында сөйләмәгән вакытлар сирәк була иде. Ни әйтсәң дә, Татарстан мәктәпләре директорларын, укытучыларны монда экскурсияләргә алып киләләр иде. Башкортостаннан да, Удмуртиядән дә килгән еллар булды.
Петр Ивановның 1970нче елда "Совет мәктәбе" журналының бер санында басылган мәкаләсеннән өзек:
"Безнең мәктәп тәҗрибә участогының мәйданы 0,8 гектар, аның әйләнәсендә декоратив агач һәм куаклар утыртылды, койма белән әйләндереп алынды. Анда 200 төпкә якын алмагач, 50 төп чия, 540 төп карлыган, 37 төп крыжовник, 1000 төптән артык кура җиләге бар, 350 квадрат метр мәйданда виктория һәм чәчәкләр үстерелә. Бәрәңге һәм яшелчә бакчасы мәктәптән читтәрәк, елга үзәнендә. Аның мәйданы - 0,30 гектар."
Менә шушы кадәр җиләк-җимешне, яшелчәне 7-10 яшьлек 50-60 бала үстереп, карап торганнар. Ул чорларда ук инде Ылыя мәктәбе үзфинанслауга күчә. Балалар бушлай ашатыла, уку әсбаплары белән тәэмин ителәләр, тырышларга бушлай кино карау бәхете дә тәти. Ылыя авылының күпме кешесе әлеге мәктәп аша узганнар. Алардан бер дә зар-моңны ишеткән юк әле минем. Моннан тыш Петр Иванович оста гармунчы да була. Педагогия училищесында укыганда 20 километр араны кайтып, туган авылында кичке уеннар оештыра да, кире Мамадышка китеп бара. Ул чорларда Комазан башы да, Ылыя авылы да гармунчыларга бай иде.
Кәркәвеч мәктәбендә бергә эшләгән дәвердә яшь Петр Федосия күңелендә сихри бер моң булып урын ала. Ике яшь йөрәк, аерым яши алмаслыкларын аңлап, гаилә корып җибәрәләр. Биш бала тәрбияләп үстерделәр. Алар чәчкән игелекле хезмәт орлыклары шытып чыгып, балаларының һәм оныкларының да тормышларына ныклы нигез салынды. Кызганычка каршы, олы уллары Иван арабыздан вакытсыз китеп барды. Ул да изге җанлы, мәрхәмәтле кеше иде. Озак еллар район кулланучылар җәмгыятен җитәкләде. Олы кызлары Клара шушы көннәрдә генә 60 яшен тутырды. Оста куллы төзүче ул. Уллары Анатолий, Николай, Светлана финансчы белемен алдылар. Әтисенең туган көненә каршы көндә үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп узган Николай "Чулпан" иминият компаниясен җитәкли. Бүгенге көндә районыбыз башлыгы вазыйфаларын башкаручы Анатолий Петровичның төбәгебезгә кылган игелекләре, эшләре райондашларыбызның күз алдында.
Концерт номерлары белән үрелеп барган кичәдә Ылыя мәктәбендә Петр дәдәй белән Федосия түтидә белем алган Федор Акбашев, Михаил Иванов (аның да бу көнне туган көне иде), Николай Николаевның, өлкән яшьтә булсалар да бүген дә үзләрен яшьләрчә тотучы Комазан башы егетләре Илья Осипов, Александр һәм Илья Волковларның гармуннарда халык көйләрен сузулары тамаша залында утыручы түти-дәдәйләрне яшьлекләренә алып кайтмыйча калмагандыр. Гөлнур Васыйлованың җыр сузуы, аның һәм Рафаил Газизнең Ивановларга багышлап язылган шигырьләре, районыбыз аксакалы Вахит ага Галиевның, Ылыядан озак еллар мөгаллимлек иткән Николай Максимовның, Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Васыйл Вәгыйзовның истәлекләре, Казаннан махсус кайткан биюче якташыбыз Григорий Сергеевның, Роза Галкина җитәкчелегендәге бию төркеме балаларының чыгышлары, Яр Чаллыдан килгән мәртәбәле кунак Виталий Агаповның һәм ул җитәкчелек иткән керәшен ансамбленең, "Кумырык-Дүсмәт-Транзит" коллективының керәшен җырулары башкарулары, җырчыларыбыз Рәмис Давытов, Илфир Исламов, Айназ Нургалиев, Валерий Шрыковның моңлы тавышлары кичәгә зур ямь өстәде. Чараны оештыручы Комазан башы авылы мәдәният йорты директоры Мария Андреевага бертуган Ивановлар чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр, аңа районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов Рәхмәт хаты тапшырды. Мария дә Комазан башына күрсәткән күпкырлы ярдәмнәре өчен авылдашлары исеменнән аталы-уллы Анатолий һәм Раджив Ивановларга олы рәхмәтләрен ирештерде, бүләкләр дә әзерләгән иде ул аларга.
Николай Михайлов
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев