Новости по рубрике - Җәмгыять
-
Радиостудия кунагы -Кәҗә
26 декабрь көнне,15.00 сәгатьтән соң, "Нократ дулкыннары" радиосы эфирында могҗиза. Җирле радиоканал алып баручылары яңа ел сиволын телгә китерә. Аларга сез дә ярдәм итә аласыз: - студия кунагына багышлап шигъри дүртъюллык иҗат итегез; - дүртъюллык составында "кәҗә","сарык","яңа ел","мамадыш" сүзләре булу зарур; - рифма дөрес, шигырь мәгънәле булсын; 26 декабрь көнне,15.00...
-
ГХАТ бүлегендә “Гаилә” курсы
2014 нче елның 17 нче декабрендә Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә "Гаилә" курсы буенча чираттагы дәрес узды. Бу юлы дәресләр Мамадыш районы Красная Горка урта мәктәбендә белем алучы 10-11 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучылар район буенча төп гражданлык актлары буенча статистик мәгълүматлар, ЗАГС бүлегенең гаилә институтын популярлаштыру буенча...
-
Күңелләре сау-сәламәт егетләр
Көмеш Күл авылында яшәүче Гатиннарның өенә килеп кергәндә, салкын йөгерергә өлгергән тәнем ике мөлаем егетнең елмаюлы карашларын күрүгә, шунда ук җылынып китте. Икесе дә тыйнак кына, акрын гына исәнләштеләр алар. Беренче карашка оялчан күренгән малайлар белән әңгәмә кору авыр булыр кебек тоелган иде. Әмма тора-бара уртак тел таба алдык. Тиздән...
-
Исламда физик мөмкинлекләре чиклеләр бармы?
Инвалидлар декадасы дәвам итә. Әлеге ункөнлек кысаларында гына булса да "Нократ дулкыннары"ТРК се аларга карата булган игътибарны икеләтә-бишләтә арттырырга тели. Диндә күңел тынычлыгына ирешкән, яшәүдә мәгънә тапкан, физик мөмкинлекләре чикле булып та биш вакыт намазын калдырмаучы райондашлар турында бүгенге "Иман вә әхлак" радиотапшыруында. Студия кунагы Үзәк мәчет имам-хатыйбы Наиль хәзрәт...
-
Инвалидларның киләче хакында туры эфирда
Татарстанда яшәүчеләрнең 8 проценты теге яки бу форма инвалидлыкка ия. Меңләгән кеше тулы канлы тормыштан мәхрүм ителгән дигән сүз. Алар үзләрен ким-хур тоймасыннар өчен район күләмендә нинди эшләр башкарыла? Җирле дулкында бүген, 3 нче декабрь көнне, 16.15 сәгатьтә туры эфирга чыгачак "Төбәк сулышы" тапшыруы шул хакта булыр. Студия кунагы район...
-
Референдум әһәмияте хакында радиоэфирда сөйләшәчәкләр
Хөрмәтле райондашлар! Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 7 декабрендә үзара салым кертү буенча референдум көтелә. Референдум уздыруның максаты нидә? Бу сорауга 2 нче декабрь көнне, 16.15 сәгатьтә,103.9 FM ешлыгында эшләүче "Нократ дулкыннары-Вятские Волны" радиоканалының "Төбәк сулышы" тапшыруында ачыклык кертербез. Студия кунаклары Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Салават Гыймранов һәм шәһәр башкарма...
-
Халык натураль сөткә сусаган
Сихәтле үлән чәе белән сыйландык, майда гөбердәп пешкән коймаклар, кайнар ботка белән тукландык. Соңгысы исә, иртән узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә, Югары Ушма авыл җирлеге тарафыннан тәкъдим ителде. Кирмән икътисади зонасына кергән авыл җирлекләре райондашлар хөкеменә продукцияне мулдан житкерде. Ит, сөт, май,киптерелгән җиләк-җимеш,затлы кул эшләнмәләре,бар да бар иде биредә. Шәһәр үзәгендә...
-
Ай үсәсен көн үскән
Табигать-ана нинди генә могҗизалар тудырмый. Төрле киек-җанварлар кыяфәтендәге бәрәңгеләр һәм кишерләр, изге сүзләр язылган йомыркалар, гадәттәгеләреннән галәмәт олы яшелчәләр... Районыбызның Берсут-Сукачы авылында яшәүче Минзилә һәм Мөхәммәт Фассаховлар да быел 65 килограммлы кабак үстергәннәр. Мөхәммәт ага аны өйләренә үзе генә күтәреп алып керә дә алмаган. Тагын сигез данә 40-50 килограммлылары да...
-
Яңа һиҗри ел белән!
Кадерле мөэмин-мөселман кардәшләр! 24 октябрь көне тәмамланып, ахшам намазына азан әйтелү белән Яңа - 1436 нчы һиҗри ел үз көченә керде. Ул - пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең Мәккәдән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылуы (күченүе) белән бәйле ел исәбе. 1 мөхәррәм - Яңа елның беренче көне. Ислам динен тотучы яки аңа хөрмәт белән...
-
Никахлары күктә язылган
Миләүшә белән Галимҗан Ибраһимовларның никахы күктә язылган дисәм дә, ялгыш булмас. Саф мәхәббәт, бер-береңне аңлап яшәү, юл кую, татулык, сабырлык... -менә бу сыйфатларның барысы да бар аларда. Бу гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен, аларның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Аларның бер-берсенә булган җылы мөгаләмәсе карашларыннан...
-
Аңар яшәргә язган
Ул көннәр аның йөрәгенә мәңге юылмас булып сеңеп калганнар. Вакыт зилзиләләре генә аларны оныттырырга көчсез. Әти-әнисе белән Белоруссиянең Витебск өлкәсе Лиозненск районы Альховик авылында гомер кичерүче Валяга сугыш башланганда дүрт яшь тә тулмаган була. Әтисе Леонид Васильевичны фронтка алалар. Ул аннан әйләнеп кайтмый. Әнисе Ефросинья Кирилловна ике бала белән кала....
-
Бүләкләр көтә
"ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте үзе карамагындагы газета-журналларга язылучылар һәм яздыручылар арасында конкурсларын игълан итте. "IPAD әбүнә өчен" конкурсында катнашу өчен, теләсә нинди ысул белән - почта аша, VISA/ MasterCarg электрон картасы белән, QIWI терминалы аша, WebMoney электрон акчалары белән, банк аша түләп, бер адреска "ТАТМЕДИА" ААҖнең кимендә өч матбугат басмасына...
-
Евровидениедәге кебек
Районыбыз мөгаллимнәре узган атнаның җомгасында укытучыларның республика спартакиадасыннан җиңү белән кайттылар. Моңарчы алар өч ел рәттән өченче булганнар иде. Ярышларның конкрет нинди төрләрне эченә алачагы октябрь башында гына билгеле булган. Ә аңарчы, сентябрь ае барышында, регламент берничә тапкыр үзгәреш кичергән. "Алабугага тренировкаларга йөри генә башлыйбыз, ул төрне спартакиададан төшереп калдыруларын...
-
“Татар милли бизәкләре“
Балалар һәм яшүсмерләр йорты һәм татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы татар хатын-кызларының баш киемнәре, түш һәм муен өчен бизәнү әйберләре һәм ирекле номинацияләрдә балалар, зурлар һәм гаиләләр арасында конкурс игълан итә. Гаризалар агымдагы елның 20нче ноябренә, эшләнмәләр 2015нче елның 15нче гыйнварына чаклы кабул ителә. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр һәм төрле...
-
Илчегә үлем юк
Арташ егетләре Каршыма утырды да, туктаусыз сөйли башлады ул: -Түбән Камада яшәүче энергетик Валерий Афанасьев булам. Үзем сыман пып-прастуй авыл малае, минем чын дус Илдус Галиев һәм аның туган авылы Арташ турында сөйләргә кердем сезнең янга! Илдус белән Түбән Камада электроэнергетиклыкка укыганда дуслаштым. Бервакыт безгә сызым сызарга куштылар. Бер кызыбыз...