Новости по рубрике - Җәмгыять
-
Харвига мәдхия
Бүген бөтендөнья елмаю көне. 1999 елдан планетабызда октябрьнең беренче җомгасында Бөтендөнья елмаю көне билгеләп үтелә. Моның өчен без авызын колакларына кадәр ерган сары йөз-смайлик авторы рәссам Харви Бэллуга бурычлы. Ул 20 нче гасыр уртасында Америкада яшәгән. Иҗаты бернәрсәсе белән дә башкаларныкыннан аерылмаган диярлек. Әмма көннәрнең берендә аңа иминият ширкәтләренең берсе...
-
"Саба таңнары" нда кайгы көне
Бүгенге бәйрәм көнендә күңелсез хәбәр килеп иреште. Бүген төнлә Саба районының күренекле кешесе, язучы-публицист, озак еллар "Саба таңнары" газетасында мөхәррирлек иткән Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның йөрәге тибүдән туктады. Тәлгать Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1967 елда шул авыл урта мәктәбенең...
-
"Мамадыш авто-транспорт предприятиясе" Корбан бәйрәмендә эш графигын үзгәртми
4-нче октябрь, Корбан гаетен бәйрәм итү көнендә, җәмәгать транспорты эше махсус расписание буенча оештырыла. Инде иртәнге 04.00 сәгатътә алар эшкә керешә. Ләкин әлеге яңалык Казан шәһәре җәмәгать транспорты автопаркына гына кагыла. Мамадыш шәһәре күләмендә автобуслар гадәти график белән эшләячәкләр. Тәүге җәмәгать транспорты рейска 06.00 сәгатътә чыга. Күнеккән интервал белән хәрәкәт...
-
Еники Чишмәдә "Авыл көне"
3 нче октябрь көнне, Еники Чишмәдә "Авыл көне". Бар район халкы, төбәгебез кунаклары әлеге чарага чакырулы. Башлана 10.00 сәгатътә. Бәйрәм инициаторы Еники Чишмә авылында яшәп, эшмәкәрлек эшен Балык Бистәсе районында җәелдергән "Шәмсетдинов" КФХ җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов. Мәгълүм булганча, Нияз әфәнде әлеге җирлектә бабасы хөрмәтенә мөчет тә торгызган шәхес. Аллаһ йорты...
-
“РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ” Хәйрия фонды уздырган V социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында мамадышлылар да уңыш казанды
Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды уздырган V социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасын "ЛУКОЙЛ" ААҖ Президенты Вахит Алекперов ачып җибәрде. "Без бу конкурсны 5 нче тапкыр уздырабыз. Эшчәнлегебезнең үтә күренмәле булуы безнең өчен бик мөһим. Шул еллар дәвамында без алып барган...
-
"Шанс" танышулар клубында тагын бер гаилә
Әкияти мәхәббәт тарихына былтыр сентябрь аенда нигез салына. "Кайгырту" социаль-реабилитация бинасында урнашкан "Шанс" танышулар клубына тормышын мәдәният өлкәсенә багышлаган гүзәл зат вәкиле мөрәҗәгать итә. Кызга анкета тутырыла. Димчеләр, әлбәттә, нәтиҗәне тиз көтәргә кирәкми, дип искәртәләр. Әмма уңыш вәгъдә итәлә.Иң мөһиме сүзләрендә торалар. 2014 нче елның июнь аенда танышу клубы хезмәткәрләре...
-
Мамадышта “Изге чишмә“ ярдәм көтә
Шифалы суларны үз итүче иганәчеләр, изгелек кылырга теләүчеләр, үзеннән соң гүзәл истәлекләр калдырырга теләүчеләргә әйтер сүзебез бар. Ханнар зираты, Алтын базы, Изгеләр чишмәсе, Аккош тавы, Нәзер үзәне кебек борынгы объектлары, күренекле шәхесләргә бәйле тарихи урыннары булган Хан-Кирмәннең киләчәктә Татарстанның туризм муенсасының кыйммәтле мәрҗәне булачагына шик юк. Ихластан ата-баба рухына дога...
-
Саланың “үлүенә“ кем гаепле? Цивилизацияме?
Россиянең, шул исәптән Татарстанның да, бик күп авыллары соңгы 15-20 елда зур үзгәрешләр кичерә. Тик, ни кызганыч, уңай якка түгел, ә акрынлап җир йөзеннән мәңгелеккә юкка чыгу ягына таба. Җиргә төш, дөнья бу Авыл... Бу сүзне әйтүгә бәбкә үләнле ихата, хуш исле сирень куаклары, җир җиләкле болыннар, саф сулы чишмәләр,...
-
Мамадыш– язучылар үстерә
Якташыбыз Фәрит Имамов Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Ул районыбызның Катмыш авылында туып-үскән. Усали урта мәктәбен, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң бераз вакыт мәктәптә укыта. 1991нче елдан Түбән Кама шәһәренең "Туган як" газетасында хезмәт куя. Хикәяләре һәм юморескалары республика газета-журналларында еш дөнья күрә. Алар район газетабызда да шактый басылдылар....
-
Мамадыш салым инспекциясендә
Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара федераль салым инспекциясе 27нче сентябрьдә 9.00-18.00 сәгатьләрдә физик затлар өчен "Ачык ишекләр көне" уздыра. Физик затларның милкенә, җиренә, транспортына салым салу тәртибе һәм башкалар турында тәфсилләбрәк белешәсегез килсә, чарага рәхим итегез. Адрес: Совет урамы, 2б йорт. Тел.: 8(85563)-3-34-71.
-
Мамадыш ветераннары һәм инвалидлары бушлай юына
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шәһәребездәге һәм "Мамадыш" совхозы бистәсендәге мунчаларда пенсионерларга һәм инвалидларга бушлай юыну мөмкинлеге тудырыла. Спирт заводы мунчасында хатын-кызлар - 27, ирләр - 28, шәһәр мунчасында - 29, совхоз мунчасында 27нче сентябрь көнне бушлай юынып чыга алачаклар. Калганнар акчага юына.
-
Юллар, юллар, инде ничә еллар
Тәмам юл беткән берничә урамга "Омар" АФ территориясендә урнашкан карьердан чыгарылган сыйфатлы балчык белән вак таш җәелә. Өстенә исә асфальт катнашмасын түшәү планлаштырыла. Юл салучылар карамаганда 2 КамАз машинасы һәм 1 экскаватор. 1 КамАз авыл җирлегенеке булса, 1 се эшмәкәр Ринат Дәүләтшинныкы. Мамадышта туган, Омар авылында яланаяклы балачагы үткән, Ринат...
-
Мунча әле планда гына, ә казлар мини-фермасы инде бар
"Өмет" реабилитация үзәгенең үзендә мини-ферма булдырылды. Хуҗалыктагы кош-кортлар үзәктә яшәүчеләр көче белән тәрбияләнә. Хәзерге вакытта биредә 30 лап баш каз бар. Якын арада аларны симертеп, сатарга ниятлиләр. Алган керемне реабилитация үзәге кирәк-яракларына сарыф итәргә планлаштыралар. "Өмет" реабилитация үзәге җитәкчесе Рәмзил Кашапов сүзләренә караганда, коллектив моның белән генә чикләнергә җыенмый. Киләчәктә...
-
Җәмгыятьне суицид "кимерә"
Дөньяда һәр 40 секунд саен бер кеше үз-үзен үтерә. Елына дөнья буенча бер миллион суицид очрагы теркәлә. Үз-үзенә кул салу буенча Россия Европада беренче, ә дөньяда - бишенче урында. Бу хәл уйланырга мәҗбүр итә. Элек әлеге афәт бик таныш булмаса, хәзер бу бәла безнең якларга да үтеп керде. Мамадыш районында...
-
Мамадыш укучылары эвакуацияләнде
Район мәгариф бүлеге янгын часте, Т. Яке авылында урнашкан 5 нче санлы коткару часте белгечләре белән берләктә, өйрәнү максатларында ,шәһәр мәктәпләрендә эвакуация чаралары үткәрә. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре шәһәребезнең 2,3,4 нче санлы белем бирү учрежденияләре, шул исәптән Красная Горка мәктәбе укучыларын эвакуацияләделәр. Безгә шәхсән 2 нче санлы лицейда узган оператив...