Россиянең, шул исәптән Татарстанның да, бик күп авыллары соңгы 15-20 елда зур үзгәрешләр кичерә. Тик, ни кызганыч, уңай якка түгел, ә акрынлап җир йөзеннән мәңгелеккә юкка чыгу ягына таба.
Җиргә төш, дөнья бу
Авыл... Бу сүзне әйтүгә бәбкә үләнле ихата, хуш исле сирень куаклары, җир җиләкле болыннар, саф сулы чишмәләр,...
Россиянең, шул исәптән Татарстанның да, бик күп авыллары соңгы 15-20 елда зур үзгәрешләр кичерә. Тик, ни кызганыч, уңай якка түгел, ә акрынлап җир йөзеннән мәңгелеккә юкка чыгу ягына таба.
Җиргә төш, дөнья бу
Авыл... Бу сүзне әйтүгә бәбкә үләнле ихата, хуш исле сирень куаклары, җир җиләкле болыннар, саф сулы чишмәләр, сандугачлар моңына тулган әрәмәлек, сиртмәле кое, абзар кыегындагы сыерчык оясы, кыскасы, әкияттәге матурлык, илаһи бер тормыш күз алдына килә.
Әлеге уйлар диңгезендә "йөзеп" барганда, машинабыз кинәт кенә тизлеген киметте. Дегетледән соң басу юлыннан ыҗгырып барган дүрт тәгәрмәчле "атыбыз" агачлыкка җиткән икән. Монда да кайчандыр басу булганлыгын яшь агачларга күз салгач ышанасың. Ә агачлык арасындагы юлдан яңгырдан соң йөреп булмаганлыгы күзгә ташлана. Без юлда чагында күк йөзен кара болытлар каплый башлаган иде. Шуңа күрә командировкага чыккан Покровское авылында эшне тиз генә тотарга уйладык.
Табигать биргәнгә шөкер итәләр
Яшь урманны чыгып озак та бармадык, кулларына гөмбә белән чөмәкәй тулы чиләкләр тоткан ике хатын-кызны һәм.. өч кәҗәне очраттык. Аналы-кызлы Валентина һәм Люба Калининалар бүгенге көндә Чистай шәһәрендә яшиләр икән. Шулай булуга карамастан, күп вакытларын авылда үткәрәләр. Иренең әтисе моннан сигез ел элек вафат булган да, өйләрен буш тотасылары килми.
-Ирем белән икебез дә пенсиядә. Шәһәрдә нишләп ятмак кирәк. Монда-табигать, саф һава. Табигать кешегә ашарга ни биргән, барысы да бар монда. Менә соңгы көннәрдә гөмбәгә йөрибез әле. Сез авылга барыгыз, ирем дә өйдә булырга тиеш. Без кәҗәкәйләр белән акрын гына кайтып җитәрбез, - ди Валентина ханым.
Чыннан да, аның тормыш иптәше Александрны өендә очраттык без. Шушы авылда туган ул. Аның сүзләренә караганда Покровскоеда җидееллык мәктәп тә булган. Аннары ул башлангычка гына калган. Башлангыч белемне алганнан соң, Александр укуын 12 километр ераклыктагы Омарга йөреп дәвам иткән.
-Авыл балаларын атлар белән илтәләр иде. Интернатта яшәдек. Ял көннәренә килеп алдылар. Дөрес, малайларның күпчелеге сәпид белән йөрде. Кышын аякка чаңгы кия идек. Мәктәпне тәмамлагач, Чистайга чыгып киттем, - дип яшь чакларын искә төшерде ул.
Александр абый күп вакытын авылда уздыруына үкенми. Җәе буе җиләк-җимеш җыйганнар, дистәдән артык төрле күләмдәге савытларга гөмбәләр тозлап куйганнар, кайнатмалары җитәрлек, Бакчаларында үстерелгән яшелчәләр дә ашамлык запасын шактыйга арттыра.
-Моннан өч-дүрт ел элек яңа электр линиясе сузгач, электр белән проблема бетте. Чөнки агач баганалар инде тәмам череп беткән иде, кышкы бураннарда, хәер көчле җил вакытында да алар авып, энергия бирү туктала иде. Энергетиклар күпме интеккәннәрдер, юлсызлыктан дип әйтүем. Чөнки безнең авылга кышын бары тик "Буран"нарда гына килерлек бит, - дип сөйләде ул.
Соңгы аборигеннар
Киләсе елда җиденче дистәсен вакларга җыенучы Антонина Горшунова тумышы белән Омар авылыннан. Аңа ун яшь чагында әтисен бакенчы итеп Покровскоега чакыралар. 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Хуҗалыкның 1000 баш сарыгын бүгенге көндә дә авылда яшәүче Мария Тепнина белән җәй буе көтсәләр, кышын аларны тәрбиялиләр. Әңгәмәдәшем сәламәтлеге какшау аркасында 1975нче елда авыл китапханәсендә эшли башлый. 1982нче елда ябылганчы хезмәт куя ул анда. Аннары Дегетледәге 17нче төзәтү колониясенең авылдагы мөгезле эре терлекләр фермасында эшли. Атказанган хезмәт ветераны, Россиянең мактаулы доноры исемнәрен йөртә. Авыл тарихы турында да хәбәрдар ул.
-Ул башта Пеньково исеме белән йөргән. Унтугызынчы гасыр урталарында Алабуга сәүдәгәре Стахеев акчасына төзелгән Покрово Богородица чиркәве сафка баскач, авылга Покровское исеме тагыла. Заманында гөрләп торды авылыбыз. "Рассвет" колхозының (соңрак ул "Яке" совхозы белән берләшә) басуларында башаклар тулышкан иде, тракторлар, комбайннар гөрелтесе тынып тормады. Авылда мал, тавык фермалары, атлар бар иде. Алар халыкны эш урыннары белән тәэмин иттеләр. Элегрәк җидееллык мәктәптә безнең авылдан тыш Вандовка, Никольское һәм Отарноедан (соңгы икесе инде юкка чыкканнар. - Авт.) килеп укыйлар иде. Белем бирү йорты зираттан әллә ни ерак түгел иде. Ул тирәдә йортлар бар иде. (Зират авылда бүгенге көндә гомер кичерүче биш кешесе яши торган өлешеннән бер километр чамасы ераклыкта. -Авт.) Соңрак балалар башлангыч белемне авыл мәктәбендә алганнан соң, укуны Омарда дәвам иттеләр. Кибет халыкны көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итеп торды. Үзгәртеп корулар чоры авылның сүнә баруына этәргеч булды, - ди Антонина ханым.
Хәер, авылларның бетә баруы илдә зур төзелешләр белән дә бәйле. Исегезгә төшерегез әле, узган гасырның җитмешенче елларында паспортларны кулга бирә башлагач, яшьләр барысы да авыллардан чыгып китү ягын карады. Покровскоены да читләтеп узмый бу шаукым. Шуның нәтиҗәсендә авылда фермалар бетә, мәктәп ябыла, кибет эшләми, тирә-яктагы басулар сөрелми, аларны яшь каеннар баскан. Чыгып китә алырдайлар тизрәк китәргә ашыккан, бары тик картлар гына торып калган. 1992нче елда 68 кеше яшәсә, бүген бишәү генә. Алары да инде өлкән яшьтәгеләр. Кызганычка каршы, Дегетле колониясе фермасы ябылгач, Покровскоега су бирү туктый. Бүген алар суны инештән алырга мәҗбүрләр.
-Пычрактыр бит ул? - дигән соравыма Антонина апа:
-Табигать кочагында утырабыз бит. Инешнең төбе комлы, суы чип-чиста.
-Гел авылда гына ятмыйсыздыр бит инде?
-Юк, әлбәттә. Мамадышка баргалап киләбез. Кыскасы, авылдан берәр кая барсак, ашамлыклар запаслап калырга тырышабыз. Кызым кунакка кайта, ике оныгым, ике оныкчыгым бар. Җәен алар йорт янында чыр-чу килеп яталар.
-Пенсияләрегезне китерүдә өзеклекләр юкмы соң? Кибетегез дә юк бит.
-Пенсияне Омардан китерәләр. Аларны алып килүчегә алдан хәбәр итеп, ашамлыкларга заказ бирәбез. Кышын почта таратучыга "Буран" ялларга туры килә.
-Бәйрәмнәр күптән онытылгандыр инде?
-Юк, сөбханалла. Быел Яңа елны ахирәтем Мария, 20 елдан артык авылда яшәүче Владимир Уткин белән каршыладык. Дини бәйрәмнәрне дә онытмыйбыз.
-Бер-берегездән ерак яшисез, еш аралашасызмы соң?
-Кышын кар рәшәткә биеклегендә була. Шулай булса да мин - Мариягә, ул миңа килергә җай табабыз. Кәрәзле телефоннан даими хәлләребезне белешеп торабыз.
Антонина Горшунованың авылдашы Мария Тинкина Покровскоеда туган. Кызганычка каршы, гаилә кормаган. Бүген ул туганының йортында яши. Чөнки үзенең йорты моннан дүрт ел элек янгында юкка чыга. Сүз уңаеннан, Антонина ханым да икенче йортта яши бүген. Аның да йорты яна. 73 яшьлек Мария апа дистәгә якын кәҗә тота, тавыклар асрый. Тагын бер танышыбыз Владимир Уткин 1992-1995нче елларда Дегетле колониясендә утыра.
Җәза срогын тәмамлаганнан соң Покровское авылында бер карчыкка йортка керә. Менә егерме елга якын инде ул бер кайда да эшләмәгән. Карчыкның пенсиясенә көн күргән. Ел саен Чулман буенда балык тотарга килгән чит шәһәрләр кешеләре белән таныша. Соңгылары аңа кием-салым биргәлиләр, ашамлыклар белән тәэмин итеп торалар икән. Берсе "Ока"машинасын калдырып киткән.
-Аякларым авырта, суга шуның белән йөрим, - ди ул.
Элегрәк балык сатып та акча эшләгән. Киләсе елда аңа 65 яшь тулачак. Яке авыл җирлегенең үзенә пенсия рәсмиләштерергә ярдәм итәчәгенә өметләнеп ята ул бүген.
Соңгы сүз
XXI гасырда яшәсәк тә, әле дә булса газсыз, юлсыз, сусыз интеккән авыллар байтак. Күптән инде яңа авыллар үсеп чыкмый, аларның иң яшьләренә дә хәзер кимендә йөз елдыр. Шулай булуга карамастан, кешеләргә уңайлы шартлар тудыру өчен илебезгә, хөкүмәтебезгә шушы вакыт та җитмәгән. Ә менә шәһәрләр янында үсеп чыккан яңа микрорайоннар алай интекми, күп дигәндә биш-ун елда газлы да, сулы да итәләр үзләрен, юлы да салына. Нигә соң авылларга һаман игътибар юк? Югыйсә, нәкъ шул авыл агае шәһәрне туендыра бит! Тора-бара кайбер торак пунктларын Покровское язмышы көтмәс, дип кем гарантия бирә ала. Күп авылларда яшәгән әби-бабайларның инде мал-туар тотарлык хәле юк. Ә бүгенге картлар - сугыш чоры балалары, җимерек илебезне аякка бастыручылар, безнең дәү әти-дәү әни һәм әти-әниләр. Шәһәрдә адым саен супермаркетлар ачылганда, без ун адымдагы кибетне ерак дип санап, биш адымдагысына йөрүне хуп күргәндә, җитмешне узган авыл картының тоз, он, шикәр сатып алу өчен, көрткә-пычракка батып, җәяүләп ун-егерме чакрым ара үтүе - авыллар проблемасына кул селтәү генә түгел, ә башка сыймаслык кыргыйлык. Тарих безгә боларны кичермәс...
Николай Михайлов
Нет комментариев