Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөрәкләрендә – мәңгелек яз эшсөяр халыкның

Олыяз төбәгенең халкы элекке заманнарда да тырышлыгы белән аерылып торды. "Чулпан" күмәк хуҗалыгы республика күләмендә алдынгылардан исәпләнә иде. Ирләр йорт салу осталыгы белән дан тоттылар. Бүген әлеге төбәк фермерларының күплеге белән аерылып тора. Күпләп мал асраучылар да шактый. Югары Козгынчы авылыннан Раил Гыйльметдинов гаиләсе өч сыер тота. "Җәйге айларда көн...

Олыяз төбәгенең халкы элекке заманнарда да тырышлыгы белән аерылып торды. "Чулпан" күмәк хуҗалыгы республика күләмендә алдынгылардан исәпләнә иде. Ирләр йорт салу осталыгы белән дан тоттылар. Бүген әлеге төбәк фермерларының күплеге белән аерылып тора. Күпләп мал асраучылар да шактый.
Югары Козгынчы авылыннан Раил Гыйльметдинов гаиләсе өч сыер тота. "Җәйге айларда көн саен 40-50 литр сөт сатабыз,"-ди җәмәгате Алсу. Тагын дүрт баш бозаулары да бар. Моннан биш ел элек, өч пай җирләрен алып, фермерлык хуҗалыгы оештырган булганнар. Печәнне шуннан әзерлиләр. Үзләренең техникалары юк, эшләрдә башка фермерлар ярдәмгә килә аларга. Илһам Баһауов та күп еллар инде мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнә. Өч-дүрт ел элек алар өчен олы гына абзар җиткереп куйган иде ул. Барысына да үз көче белән ирешкән ул. Хөкүмәттән субсидияләр алганы юк әле. Миләүшә Гафурова хуҗалыгында - дүрт савым сыер, өч бозау. Аларның да илле гектар печәнлек җирләре бар.
Туган ягына эшмәкәр Рафаэль Галиевның да булышлыгы зур икән. Югары һәм Түбән Козгынчы авыллары арасыннан узучы Мамадыш Кукмара юлы кырыена кибет җиткереп куйган иде ул. Моның белән бер яктан берничә кешене эшле итсә, икенче яктан - якташларын кирәкле товарларны эзләп шәһәргә чыгып китү мәшәкатеннән коткарды. Узган ел җәй өч авыл халкы суга йөргән Шарлама чишмәсен ремонтлаган. Югары Козгынчы ягына чыгу өчен, инеш аша тимердән басма ясаткан. Ә чишмәгә матур гына өскорма җиткерелгән. Түбән Козгынчы белән Кукмара юлы арасындагы бушлыкка ял урыны ясый башлаган. Күл казып, анда балыклар җибәргән. Катамараннар кайтарткан. Кафе җиткерү өчен төзелеш материаллары да ташый башлаган. Эшмәкәрнең планнары буенча 150 урынлы булачак ул. Тагын берничә кешене эшле итәчәк, дигән сүз.
Боларны күргәч, ә авылларның киләчәге бармы соң, дигән сорау туа. Түбән Козгынчы балалар бакчасына бүген уналты бала йөри. Тагын алты бала әби-бабалары тәрбиясендә. Авылларны кибет, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре саклап тора бит. Олыяз җирлегендә кибетләр шактый, унбишләп бюджет учреждениесе бар. Кыравылдагы элекке РайПО кибетен арендага Марс Юнысов алган. "Җиде кибетем бар. Шуларның дүртесе зыянга эшли. Халыкка кирәк булгач, япмаячакмын,"-ди Марс. Кыравыл кибетендә былтыр товар, 2013нче ел белән чагыштырганда, алты йөз мең сумга күбрәк сатылган. Сатучысы элеккесе калган, товарларның ассортиментын арттырганнар. Ә бәяләрне эшмәкәр үзе билгели инде.
Кыравылда күпләп сарыклар асраучы Малик Нәҗипов турында язганыбыз бар иде. Бу эшен дәвам итә ул. Аларны 200 башка җиткерә. "Корбанлык өчен үстерәм,"-ди. Илле гектар җире да бар. Печәнне үз җирләрендә үзерли. Бер өлешенә фураж өчен арпа белән бодай да чәчә. Әлфәт Хәсәнов теплицасына пленкалар кадаклап куйган инде. Утыз сотый җирне били ул. Кыярларын февральдә утырта башлыйм, ди. Ел саен аларны ун-унике тонна үстереп сата. Рифат Нәҗипов исә мебельләр ясау белән озак еллар шөгыльләнә инде. Үзенең рамлы пычкысын да булдырган. Хәзер аңа эшмәкәрлегендә улы Илнур да булыша. "Хаҗип бабай балта остасы булган. Авылдагы бик күп кешегә йорт җиткерергә булышкан. Кул эшенә осталыгыбыз шуннан килә,"-дип горурланып искә ала Илнур. Мебельләр ясарга имән агачын Мәскәүдән үк кайтаралар икән. Бу эш белән шөгыльләнә башлаганнарыннан бирле йөзәрләгән гаиләне сыйфатлы мебельле иткәннәр инде алар.
Олыяз төбәгендә йөзәрләгән гектар җирләре булган фермерлар да бар. Гыйззәтуллиннарның һәм Хисмәтовларның крестьян-фермер хуҗалыклары әнә шундыйлардан. Фирназ Хисмәтов эшчәнлеген куяннар асраудан башлап җибәргән иде. Хәзер 550 гектар җир эшкәртә, атлар, сарыклар һәм симертүдәге үгезләр асрый. Җәйге айларда анда ун-унике кеше эшли. Халыкны бодай, арпа белән дә тәэмин итә. Кайсы авылдан сорасалар да илтеп бирәләр. Кукмара ягшыннан мөрәҗәгать итүчеләр дә бар икән. Узган ел, хөкүмәт программасында катнашып, ашлык чистарту комплексы кора башлаган.
Фәрит Ситдыйков халыктан сөт җыю бәелән дә, фермерлык белән дә шөгыльләнә. Терлекчелекне дә җәелдерү өчен олы гына маллар абзары җиткергән. Савым сыерларының баш санын да арттырачак, Киров өлкәсеннән симертергә утыз баш үгез бозаулар алып кайтырга да сөйләшкән.
Эшмәкәрләр хәзер авыл тормышында да елдан-ел активрак катнашалар. Фәрит үзләре каршына чыршы алып кайтып тырткан, аны гирляндалар белән бизәгән. Балаларга шуу өчен таучык та ясап куйганнар. Янәшәдәге шугалакта малайлар да, кызлар да хоккей уйный.
Төбәктә игенчелек белән терлекчелектән тыш башка юнәлешләр белән шөгыльләнүчеләр дә арта бара. Айдар Гайнетдинов Олыязда пластик тәрәзәләр ясый башлаган. Туганы Хәниф Фатыйхов белән бергәләп эшлиләр. Моның өчен махсус җайланма да сатып алган, кайбер инструментларны үзе дә әзерләгән ул. Мамадыштан да заказлар бирәләр икән. "Авылларда хәзер мунча, сарай тәрәзәләрен дә пластикка алыштыра башладылар,"-ди авыл җирлеге башлыгы Илдус Хаев. Дусай авылында яшәүче унберенче сыйныф укучысы Ленар Галимуллин бөтен кешене сокландыра, Өченче ел рәттән инде төсле калайлардан тәрәзә йөзлекләре коймаларга һәм капкаларга бизәкләр ясый ул. "Интернеттан калайдан ясалган матур бизәкләр карап утыра идем, үзем дә тәвәкәлләп карарга булдым. Башта үзебезнең капкага чәчәкләр ясап куйдым. Кабат - тәрәзә йөзлегенә тотындым,"-ди. Егетнең кулы осталыгын күреп, авылдашлары да заказлар бирә башлаганнар. Тора-бара, ишек алларындагы гаражларында чын мастерской оештыра ул. Койма осләренә бизәкләр ясарга өйрәнгән. Аның бөтен инструменты-калай кайчасы һәм заклепкалау җайланмасы. Лицейда укыганда ук үзенә шөгыль табып, акча эшли башлаган егетнең тормышта үзенә лаеклы урын табасына шикләнмәскә мөмкин. Хыялы-Казан медицина академиясенә теш табиблыгына укырга керү. Әнисе Миләүшә хат ташучы, әтисе Айдар-РайПОда шофер булып эшлиләр икән.
Олыяз лицее коллективы балаларга төпле белем бирүе белән аерылып тора. Анда Тәкәнеш икътисади зонасының башка авылларыннан да килеп укыйлар. Былтыр лицейны ун укучы тәмамлаган булган. Өчесе-медалистлар. Тугыз укучы югары уку йортларына кергән, берсе армиягә киткән. Байтак кына фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарының баллары уртача республика һәм район күрсәткечләреннән югарырак. "100 олимпиадасы" күрсәткечләре дә яхшы. Иң югары күрсәткечләргә ирешеп, районда беренче урынга чыккан класслар да бар. Шактый укучылары "Сәләтле балалар" программасында катнашып белемнәрен күтәрергә йөри.
Шушындый-аякларына нык баскан фермерлары, эшмәкәрләре, яшь буынга төпле белем бирүче мәгариф учреждениеләре булганда төбәк халкы тулы канлы тормыш белән яшәвен дәвам итәчәк. Авыл җыенына килгән муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов та бу хакта сөенеп әйтеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев