Борынгы Рим императоры Гай Юлий Цезарь берьюлы өч төрле эш башкаруы белән тарихка кереп калган. Шәһәребезнең беренче санлы мәктәбе укытучысы Разин Вильданов аны бер читкә куяр иде!
Татарстанның атказанган укытучысы Разин Вильдановның 70 яшьлек юбилеена багышланган шахмат буенча район турниры шаһиты булырга туры килде. Мамадыш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә күрше районнардан...
Борынгы Рим императоры Гай Юлий Цезарь берьюлы өч төрле эш башкаруы белән тарихка кереп калган. Шәһәребезнең беренче санлы мәктәбе укытучысы Разин Вильданов аны бер читкә куяр иде!
Татарстанның атказанган укытучысы Разин Вильдановның 70 яшьлек юбилеена багышланган шахмат буенча район турниры шаһиты булырга туры килде. Мамадыш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә күрше районнардан да ике дистәдән артык шахматчыны җыйган бу очрашу олы бәйрәмгә әверелде. Ярышларны үзе оештырып, башкалар белән беррәттән шахмат уйнап, судья булып, нәтиҗәләрне компьютерга кертеп, район җитәкчеләренең, дусларының, спортчыларның күпләгән котлауларын кабул итеп, табын хәстәрләп йөргән Разин Әхәтович бөтерчек уенчыгын, юк ла, шахмат кырындагы атнымы, ферзьнымы (гафу, бу уен минем өчен - караңгы урман) хәтерләтте. Артыннан күзәтеп кенә дә һич өлгерә торган түгел. Шулай да, минем белән әңгәмә кору җаен да тапты.
- Шахмат "җене" бик кечкенә чагымда ук кагылды миңа, үземне белә башлаганнан бирле, җеп кәтүген кисеп, шахмат фигуралары ясаганны хәтерлим. Урталай киселгәннәре - пешка, болай торса, ладья. Җиде яшьлек чагымда Тауилендә шахмат буенча турнирда катнашып, җиңдем. Бригадирлар өчен чыгарылган кыр сумкасы бүләк иттеләр. Мәктәпне тәмамлаганчы, шуның белән йөрдем. Шахматчы җиңәсе, үсәсе килсә, көн саен шөгыльләнергә тиеш. Һәр эштә дә кызыксыну, күнегү кирәк, талант һәм эш сөючәнлек беренче урында. Спорт зур мускуллар гына түгел, ул - ихтыяр көче, күнегүләр, киеренкелек, катгый кагыйдәләр. Алардан чигенсәң, җәнҗал кубасын көт тә тор. Нишләп сиңа алай да, миңа алай түгел ул. Кагыйдә бөтен кеше өчен дә бер!
70 яшендә дә, сөбханалла, егетләрчә җитез хәрәкәтле, сөлектәй гәүдәле, энәдән-җептән киенгән, зыялы, аек фикерле, үткен зиһенле, феноменаль хәтерле әңгәмәдәшемне тыңлау үзе бер рәхәт. Тормышы турында кызыклы роман язарлык. Кечкенә генә Дусай авылында зур хыяллар, максатлар белән үсә ул. Гомерлек ярын - Гүзәлиясен дә күршедән тыкрык артыннан гына таба. "Ирнең бәхете - хатыннан уңу, ә минем гаиләм - менә дигән, тылым нык. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, 44 ел яшәдек,"- ди әнә. Янында басып торган хәләл җефете дә: "Ышанычлы, таянычлы, беркайчан көнләшми һәм хәлгә керә белә торган ир булды Разин", - дип елмая. Уллары Рәмзил Самара шәһәрендә эре спорт корылмасы төзелешендә баш инженер вазыйфасын башкара, кызлары Миләүшә - район үзәк хастаханәсенең алыштыргысыз акушер-гинекологы. Өч оныклары - зур шатлыклары.
Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын кызыл диплом белән тәмамлый, Малмыжка, Иске Комазан мәктәпләрендә, СПТУда, "Яке" совхозында директор, "Таң" колхозда парторг, райкомда инструктор вазыйфаларын башкара. Кайда гына эшләсә дә, яңалыкка, замана белән бер аяктан атларга омтыла. Тик тынгысыз, буйсынмас күңеле балалар янына, мәктәпкә ашкына, үзен укытучылыкта таба. Районда беренчеләрдән булып компьютер белән дуслашучы, информатика фәненә нигез салучы да - ул. Тормыш иминлеге дәресләре буенча республика конкурсларының даими җиңүчеләре дә - аның шәкертләре. Танк биатлоны буенча Россия күләмендә танылган Ринат Һадиев та аның укучысы икәнен искә алу да җитә. Шәһәребездә шахматны күз карасыдай саклаучы, үстерүче чемпион, исемен зур хәрефтән язарлык хөрмәтле ветеран, остаз, тарихи шәхес турында тәүлек буе сөйләрлек.
Яшь буынны рухи һәм физик яктан тәрбияләүдә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда биргән гыйлемнәрен үзенең шәхси үрнәге, гамәлләре белән хәзер дә көн саен раслый Остаз. Оныгы Азат белән бергәләп шахмат уйнаганын, ипподром-стадионның чаңгы һәм йөгерү юлларында йөргәннәрен даими күрергә була.
Әйе, тирә-юнендәгеләрне шахмат тактасында гына түгел, тормышта да Җиңүче булырга өйрәтә. Мондый яшәү-күкрәүләргә тиң гомер һәркемгә дә бирелми...
-Җиңүләрем, бүләкләрем, чыннан да, күп, ләкин алар арасында күңелемә аеруча якыны, горурлык хисләремне кузгата торганы - "Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медале. Туган ягымда яшәп, җәмгыятькә файдалы кешеләр тәрбияләүгә өлеш кертә алуым белән бик бәхетле мин. Шәкертләремне һәрчак мәгърифәткә, яктылыкка омтылырга, көр күңелле булырга, чуалган халәттән чыгу юлын ахыргача эзләргә, беркайчан-беркайчан бирешмәскә өйрәтәм. Юл, эзли торгач, барыбер табыла ул. Дөньяда бит үзең генә яшәмисең, дуслар бар, гаилә, - ди юбиляр.
Алсу Спиридонова
Нет комментариев