Авыл җыеннары быел да Раштуа каникулларында ук башланып китте. Аның беренчесе - 5нче гыйнварда тынгы белмәс гаярь көрәшчеләр, креатив карашлы замана егетләре җитәкләгән Түбән Ушма авылында булды.
Догалы авыл
Бүгенге көндә Түбән Ушма Мамадыш районында гына түгел, ә республика күләмендә иң төзек, иң зур җирлекләрнең берсе булып тора. Ике торак...
Авыл җыеннары быел да Раштуа каникулларында ук башланып китте. Аның беренчесе - 5нче гыйнварда тынгы белмәс гаярь көрәшчеләр, креатив карашлы замана егетләре җитәкләгән Түбән Ушма авылында булды.
Догалы авыл
Бүгенге көндә Түбән Ушма Мамадыш районында гына түгел, ә республика күләмендә иң төзек, иң зур җирлекләрнең берсе булып тора. Ике торак пунктны берләштергән төбәк еллап түгел, ә көнләп күркәмләнә бара. Соңгы вакытта гына да биредә барлык социаль учреждение объектлары төзекләндерелде, яңалары сафка басты. Әлеге үзгәрешләрнең чишмә башында Түбән Ушма авылы егете, эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин тора.
Ул җитәкләгән "Азык-төлек программасы" агросәнәгать комплексы республиканың авыл хуҗалыгы тармагында лидерлардан. Җәмгыять базасында республика семинарлары үткәрелә. Ул төзеткән "Дуслык" спорт комплексы да авыл яки район гына түгел, ә Татарстан, Россия спортчыларының яраткан очрашу урынына әверелде. Еш кына илкүләм турнирлар оештырыла, спорт осталары, Олимпия чемпионнары тарафыннан мастер-класслар уза. Гап-гади бер авылда бит бу. Хәер, алай дип әйтү дөрес булмас, Түбән Ушма гомер-гомергә догалы һәм рәхмәтле, эшлекле авыл булды...
Аксакаллар белеп сөйли
Район башлыгы Анатолий Иванов, әлеге төбәккә эш визитын Рифат Мотыйгуллин һәм җирлек башлыгы Наил Фатыйхов озатуында, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән дә очрашудан башлады. Ул соңгы өч могиканны Яңа ел белән тәбрикләп, күчтәнәчләр калдырды һәм якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады. Түбән Ушма авылында гомер итүче Вәлишә Мөбарәкшин - иптәше белән ун бала тәрбияләп үстергән, 45 ел күмәк хуҗалыкта бригадир вазыйфасын башкарган шәхес. Быел аңа 90 яшь тулачак. Ветеран Мөхәммәтҗан Шакиров, Рафаэль Мөхәммәтшин кебек легендар рәисләр, Рифат Мәхмүтовичның бабасы белән бергә эшләгән чактагы якты хатирәләре белән бүлеште, олы йөрәкле егеткә авыл өчен башкарган игелекле эшләре өчен рәхмәт укыды. Җитәкчеләр Түбән Ушмада яшәүче Хашим Кәримов һәм күчтемле Хәсән Шәрәфетдиновлар белән дә җылы әңгәмәләр кордылар.
Әйе, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына зур хәстәрлекләр күреп, ныклап әзерләнә тубәнушмалылар. Һәйкәл-мемориал, яңартылган исемлек, парк, авылның тарихын һәм бүгенге көнкүрешен чагылдырган стенд - барысы да зәвыклы, затлы, эчтәлекле, шаккаткыч килеп чыккан. Бу эшләрне күпләргә үрнәк итеп куярлык.
Барысы да Укытучыдан башлана
Анатолий Петрович 23 педагогны берләштергән укытучылар коллективы белән дә очрашты. Уку йорты ирешкән уңышлар, БДИ, бизнес-план күрсәткечләре белән таныштылар. Алар - күркәм.
Укытучылар "Тормыш дәресләре", "Олимпиада - 100", әхлак дәресләренең аеруча яхшы нәтиҗәләр бирүе турында сөйләделәр. Мәктәп директоры Илшат Шәйдуллин авылны яратучы, аның киләчәген кайгыртучы, сәламәт һәм мәдәниятле, югары зәвыклы, уңышка омтылучы, көчле рухлы балалар тәрбияләүне алдагы уку елының төп максаты итеп билгеләде.
Саннар һәм фактлар
Түбән Ушма авыл җирлегендә 398 хуҗалыкта 1120 кеше яши. Шуларның 416сы хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләр, 388е пенсионерлар, 7 яшькә кадәр 70, мәктәп яшендәге 78 бала исәпләнә. Узган елда 14 бала туган, 24 кеше якты дөньядан киткән.
2014нче елга керемнең табыш ягы - 6 млн. 503 мең 100 сумны тәшкил итә, үз керемнәре - 1млн.419 мең 80 сум.
Авыл яме мал белән
- Авыл саен завод-фабрика ачып булмаганын яхшы аңлыйсыз. Озын акча артыннан, бәхет эзләп бернинди Себерләргә дә барып йөрисе түгел, ишегалды тутырып терлек асрасагыз, үз көнегезне үзегез табыш белән күрә аласыз. Күзләрендә яшәү чаткысы булган һәркемгә ярдәм итәргә, төрле программаларга керергә булышырга без һәрчак әзер, - диде Анатолий Петрович эшмәкәрләр белән шушы бинада чәй өстәле артында әзерләнгән очрашуда. Бу төбәктә матур үрнәкләр бар да инде. Күпләп мал асраучы Җиһаншиннар гаиләсе район хакимияте ярдәме белән мең блок алып, яңа сарай күтәреп куйган. Быел баш санын тагын да арттырырга исәплиләр. Узган елда Яруллиннар гаиләсе КФХсы да башлангыч хужалыклар арасында барган бәйгедә җиңеп, 1млн 400 мең сумлык грант откан.
Бу акчага "Беларусь" тракторы һәм дүрт савым сыер алганнар. Бүгенге көндә аларның хуҗалыгында өч ат, сигез сыер, 13 бозау исәпләнә. Рәкыя Гайнанова крестьян-фермерлык хужалыгында 2000 тавык, 200 үрдәк һәм 200 каз үстерелеп сатуга чыгарылган. Алар 47 гектар чәчүлек жирендә бодай һәм арпа да үстерә. Ике кеше: Рамил Шакиров һәм Александр Моталлапов урманнан чистартып эшкәртү өчен участоклар алганнар. Эшләсәң, эш карышмый, остадан курка да әле ул.
Сүз уңаеннан
ЛПХ буенча 353 баш мөгезле эре терлек исәпләнелә. Ун хуҗалыкка өч сыер туры килә. 30 ат, 2750 баш тавык, 248 баш умарта исәптә тора. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю оештырылган. Бу эшне шәхси эшмәкәр Резеда Дәүләтшина башкара. Авыл җирлеге буенча дәүләткә 138 тонна сөт тапшырып, хуҗалыкларга 2346 мең сум табыш кергән.
Халык рәхмәте
Кичен мәдәният йортында Түбән Ушма авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы узды. Очрашуны авылга багышланган документаль фильм караудан башладылар. Әйе, боларның кино төшерерлекләре бар шул! Урындагы җитәкчеләр ел дәвамында башкарылган эшләренә озаклап хисап тоттылар. Социаль объектлар барысы да ремонт кичергән, аларның каршына брусчаткалар җәелгән, агачлар утыртылган, газон үләннәре чәчелгән, беседкалар ясалган... 2014нче елда авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум уздырылып, халык унай тавыш биреп, 144000 акча жыелган, хөкүмәт 576000 субсидия күчергән. Әлеге акчага бер чакрым 200метр юл салынган. Авыл урамнарын яктырту буенча да эш алып барыла. Үләт базы тимер багана, арата, профнастил белән әйләндереп алынган.
- Шунысы сөендерә: авылыбызда барган үзгәрешләргә, төзелешләргә халкыбыз битараф түгел. Балчык тарату, буяу, чистарту, жыештыру эшләрендә бюджет эшчеләре генә түгел, пенсионерлар, хәтта башка шәһәрдә яшәгән, ялга кайткан авылдашларыбыз да актив катнашты, - ди авыл җирлеге башлыгы Наил Фатыйхов.
2014 елда биредә уздырылган ин зур истәлекле чара авыл көнен һәм тарихи мәчетнең 110 еллыгын бәйрәм итү булгандыр. Тантанада республикадан жыелган дин әхелләре, шагыйрьләр, матбугат вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты бит. Ахырдан алар авыл халкы белән бергәләп "Дуслык" спорткомплексына корбан ашына чакырылды, кичен зур концерт гөрләде.
Догалы авылның уңышлары, күркәм үзгәрешләре турында сөйләп бетерә алмыйлар. Халык әлеге алгарышларны әйдәкләп баручы авылдашлары Рифат Мотыйгуллинга олы рәхмәтләрен җиткерде. Ә ул чыгышын кыска тотты: "Бер-беребезне аңлап, игелекле гамәлләр кылып, матурлап, Түбән Ушма данын күтәреп яшәргә язсын!" - диде. Зал алкышларга күмелде.
Авыл үсешенә аеруча зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтләгәннән соң, тамашачылар өчен Мамадыш сәнгать осталары әзерләгән концерт тәкъдим ителде. Күңелле программа эшлекле очрашуга бәйрәм кәефе өстәде, яңа җиңүләргә рухландырды. Яңа елны ничек башласаң, шулай дәвам итә диләр. Түбәнушмылылар өчен тагын да эшле дә, ашлы да булырга охшаган ул.
Алсу Дияр
Нет комментариев