Новости по рубрике - Авыл хужалыгы
-
Ун еллык корылык фаразлыйлар
"Быелгы язгы кыр эшләре авыр шартларда барачак,"-дип белдерде республика Премьер-министры-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Соңгы еллардагы корылык хуҗалыкларыбызның икътисадый хәленә нык кына кырын суккан. Өстәвенә, быел минераль ашламаларга һәм ягулык-майлау материалларына бәяләр шактый арткан. Элеккеге түләүләрне вакытында кайтармау сәбәпле, банктан кредит алу буенча да проблемалар бар. Ә минераль...
-
Мамадышлылар Казан ярминкәсендә сату оештыра
Мамадыш районы авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүчеләренең товарларын башкала кулланучыларына тәкъдим итәләр. Казан каласындагы чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе 16 март көнне "Казан" агропромпаркы базасында узачак. Биредә Мамадыш районыннан тыш, Арча, Теләче, Балтач, Балык Бистәсе районнарын да күрергә мөмкин булачак. Казан" агропромпаркы Җиңү проспекты белән Аграрная урамнары киселешендә урнашкан. Ярминкә үз эшен...
-
Язгы чәчүгә банклар да җаваплы
"Чүп чәчеп ашлык алып булмаячак,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов хуҗалыклар җитәкчеләре һәм банклар вәкилләре белән үткәргән киңәшмәдә. Чәчүлек материалның репродукциясе начарлана баруын һәм аны яңартырга кирәген дә тагын бер кат искәртеп узды ул. Ашламасыз да уңыш алып булмаячак. Дөрес, Татарстан хөкүмәте һәр гектарга 15әр килограмм тәэсир итү маддәсендә ярдәм...
-
Ашлыкның яхшысын орлыкка
Бөртекле культуралар орлыкларының сыйфаты бүгенге көндә канәгатьләнерлек. Аларны чәчүгә әзерли башларга да вакыт җитте. ХӘЛИМ СӘЛӘХОВ, "Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Бөтен чәчүлек материал тикшерелде. Аларның пробаларын фитопатологик анализга-агулау юлларын билгеләү өчен авырулар белән зарарлану дәрәҗәләрен ачыкларга сала башладык. Әгәр орлык 20 процентка кадәр генә зарарланган икән, биологик препаратлар белән генә...
-
Кыенлыклар өстәлеп тора
"Агропромышленность комплексының барлык юнәлешләренә дә бер үк дәрәҗәдә игътибар бирергә кирәк." Питрәчтә узган республика семинар киңәшмәсендә моны җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үтте. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ "Уньеллык корылык циклына кердек, дигән фаразлар раслана. Соңгы дүрт елның өчесе корылык алып килде,"-дип белдерде үзенең докладында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Президентыбыз...
-
Кырлар аңа көч бирә
Үзеннән яшьрәк булса да, "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"нең элекке директоры Фоат Шәрипов олылап: "Камил абый," - дип эндәшә иде. Бу - җитәкченең аңа карата хөрмәтен күрсәтүе. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Сәхаповлар - Урта Сонда дәрәҗәле, тырыш нәсел. Бу - Бөек Ватан сугышы ветераны Шаһинур агадан ук килә. Илле яшенә кадәр комбайнда эшләде ул....
-
Авыл сөте тәмле
Чираттагы җомга ярминкәсе мамадышлыларны салкын иртә белән каршы алды. Тик Тәкәнеш икътисадый зонасыннан килгән авыл җирлекләре сатучыларын куркытмады ул. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Бигрәк тә сөт әйберләре һәм иткә сорау зур булды бу көнне. Сәүдә рәтләренә куелган сөт тутырылган шешәләр, каймак, эремчек, май күз алдында юкка чыгып бардылар. Мамадышта гомер итүче Зоя...
-
Сай чәчеп ашлык үсми
Быелгы язгы кыр эшләре дә тау артында түгел. Нибары өч ай вакыт калып бара. Ә аңа әзерлектә чуарлык хөкем сөрә әле. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Язгы чәчүне вакытында һәм яхшы сыйфатлы башкарып чыгу өчен, алдан барысын да энәсеннән җебенә кадәр планлаштырып, агрегатларны, ягулык-майлау материалларын, ашламаларны, биологик препаратларны һәм химикатларны әзерләп куярга кирәк....
-
Сыйлы көнең сыер белән
Аларның һәр иртәсе бер үк сценарий буенча башлана. Түбән Сон авылында гомер кичерүче Әкбәровлар гаиләсе иртән төп-төгәл сәгать биштә шәхси хуҗалыклардан сөт җыя башлый. Берничә сәгать эчендә алар дистәгә якын авылда булырга өлгерәләр. ИЛНУР ЮНЫСОВ "Сыр-май җитештерү комбинаты"ның "СӨТ" дип язылган ГАЗигын авыл халкы зарыгып көтеп ала. Шәхси эшмәкәр Зөлфинә...
-
Бруцеллез
Бруцеллез-хроник йогышлы авыру, ул терлекләрнең нәсел калдыру сәләте бозылуга китерә. ИЛЬЯС ГАБДРАХИМОВ, районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе. Хәзерге вакытта инфекциянең тагын өч төре барлыкка килде. Берсе күселәрдә, икенчесе сарыкларда, өченчесе этләрдә бруцеллез авыруы китереп чыгара. Бу чиргә мөгезле эре терлекләр, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызлар, атлар, этләр, мәчеләр, куяннар, төлкеләр, кимерүчеләр, кабан дуңгызлары...
-
Эшмәкәрләр берләшә
Быелның 11 аенда шәхси хуҗалыклардан сыр-май комбинатына сөт тапшыру былтыргы дәрәҗәдән 136 тоннага арткан. Һәр сыердан барысы 1183 килограмм сөт җыелган. Халык хәзер малны күбрәк асрый башлады, гаилә фермалары саны да үсте. Түбән Ушмадан шәхси эшмәкәр Равия Гыйниятуллина сөт җыюны бер ярым тапкыр арттыруга ирешкән. Дүсмәт авылында яшәүче Александра Миннеханова...
-
Ярминкәләр, ярминкәләр...
Мамадышның авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүчеләре бу атнада ике ярминкә оештыра: берсе - шәһәр үзәгендә, икенчесе - башкалабыз Казанда. Аларга әзерлек мәсьәләләрен шимбә көнне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе җитәкчелегендә узган киңәшмәдә карадылар. Мамадыштагы ярминкәне 2нче ноябрь көнне Тәкәнеш икътисадый зонасына керүче хуҗалыклар һәм учреждениеләр үткәрә, 3нче ноябрь, шимбә көнне, Казандагы...
-
Сәүдә гөрли
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе бу юлы да шәһәр үзәгенә йөзләгән мамадышлыны җыйды. Чираттагы сатуны Шәдче икътисадый зонасына керүче хуҗалыклар һәм учреждениеләр оештырды. Район мәдәният йорты каршындагы мәйдан шимбә көнне иртәдән үк шау-шуга күмелгән иде. Берәүләр таң белән үк килеп, сатуга куясы товарларын урнаштырырга керешсә, икенчеләр көнкүреш кирәк-яраклары юнәтергә, кышка запас тупларга...
-
Кыюларга ак юллар
Үз тормышларында тамырдан борылышларны бик сирәкләр һәм көчле рухлылар гына ясый ала. Наилнең әтисе дә, әнисе дә Алан авылыннан. Себер якларына чыгып китеп бәхет эзләп кайтканнан соң Мамадышта төпләнеп калалар. Наил шәһәрдә туып үсә. Әти-әнисе белән аларның туган ягына кунакка гына кайтып йөри. Мәктәп тәмамлаганнан соң шофер булып эшли ул....
-
Корылык куркытмады
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйловка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Ришат Нәҗипович, узган ел игенчелектә дә, терлекчелектә дә гаять уңышлы булган иде. Кышка ике еллык азыклар запасы белән керүнең тәэсире бүген дә сизеләме? -Узган кышлату чорын югары күрсәткечләр...