Новости по рубрике - Авыл хужалыгы
-
Акча килеп тора
Терлекчелек белән шөгыльләнергә теләк белдергән районыбыз фермерларына хөкүмәт ярдәме арта бара. Көмешкүлдән Марс Юнысов, Түбән Кыерлыдан Диләрә Шакирҗанова, Олыяздан Фирназ Хисмәтов, Иске Комазаннан Наил Әгъләмов, Түбән Ушмадан Рәисә Вахитова, мал сарайлары җиткерү өчен берәр миллион сум субсидия алганнар иде инде. Бүген бизнесларын уңышлы гына алып баралар. Быел тагын уннан артык...
-
Казан да ашлык сорый
Башкала халкын кабат мамадышлылар "сыйлады". Узган шимбә көнне Казан шәһәренең Яңа Савин районында үткән ярминкәдә районыбызның Кирмән икътисадый зонасына керүче хуҗалыклар үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Казан ярминкәләренә атна саен 600дән артык машина белән товар илтелә. Шулар рәтендә бу юлы Мамадыштан йөк тулы 29 машина килгән иде. "Трудовик", "Передовик" ҖЧҖләре, "Шакирҗанова"...
-
Бәйрәмгә–башкалага
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә мамадышлыларга да дан җырлана. Бүген башкалабыз Казанда әлеге уңайдан үтүче чарага райондашларыбыз да чакырулы. Бәйрәмдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов, "АПК Азык-төлек программасы" ҖЧҖ генераль директоры Рифат Мотыйгуллин, "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖ директоры Фоат Шәрипов, "Трудовик" Агрофирмасы ҖЧҖ генераль директоры Фәргать Гаянов,...
-
Казанга – ярминкәгә
Казанлылар! Сезне ярминкәгә көтәбез! Иртәгә, 6нчы октябрьдә, Мамадыш районының авыл хуҗалыгы формированиеләре Казанга чираттагы ярминкәгә баралар. Сүз уңаеннан, алдагы ярминкәдә мамадышлылар сатуга 2 миллион ярым сумлык товар куйган иде. Бу юлы Яңа Савин районы базарында үз товарларын Кирмән икътисадый зонасына керүче хуҗалыклар тәкъдим итәчәк. "Трудовик", "Передовик" ҖЧҖләре, "Шакирҗанова" КФХ, АПК...
-
Табигатькә икеләтә зыян
Үсемлекләрне химик саклау чаралары тирә-як мохит өчен куркыныч икәнлеген истән чыгармыйча, "Россельхознадзор" пестицидлар һәм агу-химикатлар белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен кискен күзәтчелек астында тота. Контроль-күзәтчелек тикшерүләре барышында РФнең пестицидлар һәм агу химикатлары белән сакчыл эш итү өлкәсенә караган закончалыкның бозылу очраклары ачыкланды. Препаратлар җайлаштырылмаган биналарда хуҗалык инвентарьлары, запас частьлар һәм...
-
Фән малларга якыная
Фермаларда сакчыл җитештерү системасын кертү савымны арттыруга һәм аның икътисади нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән. Моңа фәнни казанышларны кулланышка кыю кертеп кенә ирешергә мөмкин. Терлекчелектәге сигез айлык йомгакларга һәм кышлату чорына күчүгә багышлап Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында үткәрелгән республика зона семинар-киңәшмәсенең асылында әнә шул юнәлеш ята иде. Татарстан Авыл хуҗалыгы...
-
Авыр икмәк
"Соңгы гектарларны суктырып алу һәрвакыт иң авыры була,"-диләр комбайнчылар. Икмәк җиңел бирелми. "Сентябрьдә гадәти булмаган җылы көннәр вәгъдә итәләр. Әмма аңа кадәр басудагы ашлыкның яртысын югалтып бетерәчәкбез. Уракны яңгырларга кадәр төгәлләргә бөтенегезнең дә мөмкинлеге булды,"-диде республика Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сишәмбе көнне видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмәдә....
-
Минут та исәптә
"Вамин-Татарстан" ачык акционерлык җәмгыятенең Мамадыш ашлык кабул итү предприятиесе комбайнчыларының суктырган икмәкләре сишәмбе көнне 1000әр тоннага тулды. Гөлназ Мөхәммәтҗанова "Тәкәнеш" агрофирмасының "Рассвет" бүлекчәсенә караган Тауиле авылы буендагы 115 гектарлы бодай басуына без килгәндә игенчеләрнең төшке ашка туктаган вакытлары иде. Икенче премияләрен алуларына сөенешәләр. Бу көнне аны һәркайсына икешәр мең сум...
-
Келәтләргә ашлык кайта
Бүген кырларыбызда уттай кызу эш вакыты. Урып-җыю эшләренә кагылышлы берничә сорау белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйловка мөрәҗәгать иттек. -Ришат Нәҗипович, хуҗалыкларыбыз уракка быел нинди әзерлек белән килделәр? -Июнь аенда һәм июльнең беренче яртысында көннәр кызу торганлыктан, игеннәр гадәттәгедән тизрәк өлгерделәр. Комбайннарыбызны ашыгыч сафка бастырып бетерергә кирәк...
-
Яңа йолдызлар калка
Әсгать Миннеханов район комбайнчылары ярышын җитәкләвен дәвам итә. "АПК "Азык-төлек программасы" комбайнчысы Әсгать Миннеханов 25нче июльгә 157 тонна ашлык суктырып алды инде. Шул ук хуҗалыктан Радислав Уразлинның эш күрсәткече-148 тонна. Алар икесе дә "Тукано-430" чит ил комбайннарында эшләсәләр, Дамир Бусарев үзебезнең "ДОН-1500" комбайнында хезмәт куя. Ул кыр корабы бункеры аша...
-
Ипи
Икмәк тагын кыйммәтләнерме? Күп төбәкләрдәге корылык аркасында уңыш аз булыр диләр. "АиФ" газетасы комментарие: РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы ашлык уңышы фаразларын чираттагы мәртәбә 80-85 млн тоннага (яз көне 94 млн тонна дип фаразлаганнар иде) кадәр төшерде. Аграр базарның конъюктура институты (ИКАР) аны 77 млн тонна булыр дип исәпли. Моңа төп...
-
Комиссиянең күзе үткен
Урак башланды гына. Кайбер басуларда югалтулар да бар инде. Кырларыбызда игеннәрне урып-җыюның барышын, эшләрнең сыйфатын контрольдә тоту өчен районның иҗтимагый Советы да тартылды. Сишәмбе көнне Совет члены, озак еллар төрле җитәкче вазыйфалар башкарган Әгъзам Низамов, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгълүмат үзәге хезмәткәре Илнур Сафин, район идарәсе консультанты Нәгыйм...
-
Алдынгылык–канында
Район комбайнчылары ярышының алгы сафында баручыларның берсе Нургали Гәрәевнең быел да эшкә омтылышы көчле. Нургалине чирек гасырдан артык беләм бугай инде. Киров исемендәге колхоз рәисе Хәлим Сәлаховның да "уң кулы" иде ул: шәхси шоферы. Җитәкчеләр ул вакытларда да үзләренең шоферлары итеп иптәшләре арасында дәрәҗәләре булган, тырыш егетләрне сайладылар. Нургали Гәрәев...
-
Әйдәп баручылар
Районыбызда урак темпы көчәя. Беренче кыр батырларының исемнәре дә билгеле. "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятеннән Әсгать Миннеханов "Тукано-430" комбайны белән 157 тонна икмәк суктырып алды. Радислав Уразлинның күрсәткече-148 тонна. "Мамадыш азык-төлек корпорациясендә Илья Усачев "Нива Эффект" комбайны белән 118, Камил Сәхәпов-111, "Тәкәнеш" агрофирмасында "Полесье КЗС-812" белән Рамис Вилданов-110 тонна суктырдылар. "Корпорация"дән...
-
Киңәшле эш таркалмас
Кече Кирмән авыл җирлегендә тормыш-көнкүреш шартлары, басу-кырларның, социаль объектларның торышы муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановта тулаем алганда уңай фикер калдырды. Шулай да, кайбер өлкәләргә күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәр дә яңгырады. Эш сәфәре кысаларында район җитәкчелеге әлеге авыл җирлегенә керүче торак пунктларда урнашкан объектларның һәркайсында булып чыкты. Югары Яке белән Кече Кирмән...