Новости по рубрике - Авыл хужалыгы
-
Кыюлар юлы
Германия агачлары, Америка сыерлары, Кабардин атлары... Боларның барысын да күрү өчен Түбән Ушмадан ерак китәргә дә кирәк түгел хәзер. Сыйлы җирнең рәхмәте Җир тереклек бирүче дымга сусады. Көндезләрен температура утыз градуска кадәр күтәрелә. Игеннәр дә гадәттәгедән иртәрәк өлгерделәр. "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте дә борчагын дүшәмбе урырга керешкән иде. Сишәмбедә баш...
-
Шатлыклы гөрелте
Районыбызда быел беренче булып суктыруга Камил Сәхәпов комбайны чыкты. Ул эшен болын солычасы басуыннан башлады. Быел бөтен нәрсә гадәттәгедән алданрак чәчәк ата һәм өлгерә. Иген кырларыбызда, урак җиткәнен хәбәр итеп, арыш белән борчак саргаеп килә. Бүген-иртәгә аларда кызу эш башланачак. "Мамадыш азык-төлек корпорациясендә" дүшәмбе көнне Урта Сон авылыннан ерак түгел...
-
Маллар тук кышлар
"Трудовик" агрофирмасының Пятилетка бүлекчәсендә сенаж салу эшен төгәлләп киләләр. Бүгенге көнгә терлек азыгының әлеге төре ике мең тоннага якын әзерләнгән. Илнур Юнысов Сенаж салуга "Трудовик" агрофирмасында узган атнаның дүшәмбесендә керештеләр. Моның өчен 250 гектар мәйданда күпьеллыклар чабылган. Бу урыннарда хәзер бер КСК-100 эшли. Сенажны базга өч КамАЗ һәм бер ЗИЛ...
-
Тәвәккәл таш ярыр
Төгәл бер ел элек үзенең крестьян-фермер хуҗалыгында терлек фермасы төзүгә керешкән Марс Юнысовның эшләре бүген һәркемгә үрнәк итеп күрсәтерлек. Киләчәккә планнары тагын да зурдан. Узган җәйгә кергәндә эшкә тотына ул. 50 баш мөгезле эре терлек сыйдырышлы корпус җиткерелә. Территория әйләндереп алына. Шунда ук административ бина, азык кухнясы сафка бастырыла. Республика...
-
Мамадыш хуҗалыкларында печән әзерләү бара
Тәкәнеш агрофирмасының Чулпан бүлекчәсендә печәнгә 1 атна элек төшкәннәр. Хуҗалык хезмәткәрләре күпьеллыкларны теземнәргә салу белән мәшгуль. Әлеге төр культуралар бүлекчәдә 640 га мәйданны били. Бүгенгә шуларның 100 га га якыны урылды, ди бүлекчәнең баш инженеры Фәнил Фатыхов. Тәкәнеш агрофирмасында чәчү, печән өсте һәм урып-җыю чорында механик отрядларны эшкә җигәләр. Бу...
-
Лейкозлы мал һәм кеше
Мөгезле эре терлектәге лейкоз - билгеләрсез узучы, органнарда үзгәрешләр китереп чыгаручы авыру. Ул кешегә зыянлымы соң? РИШАТ ХӘЙРУЛЛИН, "Россельхознадзор" идарәсенең ветеринария белгеч эксперты Лейкоз авыру һәм инфекцияле хайваннардан йога килә һәм тарала. Нәселле, әмма лейкоз вируслы мөгезле эре терлек сатып алу авыру кертунең потенциаль чыганагы булып тора. Авыру таратучы вирус,...
-
Сыйфатлы азык кирәк
Күпьеллыкларның беренче катын бозауларга печәнгә чабып алырга. Әнә шундый бурыч куелды узган атнада "Нократ" агрофирмасында үткәрелгән семинарда. Май аенда көннәрнең коры торуы күпьеллыкларның үсешенә тискәре йогынтысын ясап өлгерде. Алар масса җыя алмадылар. "Әйдәгез, без аларның барысын да печәнгә алыйк. Сенаж-силос салырга азык катнашмаларыбыз, кукуруз бар,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов...
-
Кыр батыры
Константин Бабатьев: "Иртә торсаң, аш пешә,"-дигән принцип белән эшли. "АПК "Азык-төлек программасы"на эшкә килүгә өр яңа "Нью Холланд" тракторы тапшыралар аңа. Кыш көне ул бульдозер белән юллар чистарткан, фермада азык төягән. Язга чыгуга бертуганы Юрий белән кыр эшләрендә катнаша. Тырмада да, туфрак әзерләүдә дә, чәчүдә дә эшләгән. Бүгенге көндә элекке...
-
Кыр батыры
Агымдагы елда районыбыз кырларында яшь механизаторлар үзләренең тырышлыклары белән матур күрсәткечләргә ирештеләр. Шундыйларның берсе "Тәкәнеш" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе тракторчысы - Илфар Шиһабиев. 24 яшьлек егет Олыяз лицеенда белем алганда ук авыл хуҗалыгы тармагында кирәкле белгечлекләрне тирәнтен үзләштерә. Бүген ул умартачы, бухгалтер, шофер, электрчы (әлеге һөнәр буенча ул агрофирма тарафыннан оештырылган...
-
Кыр батыры
Ралиф Салихов 1990нчы елда өстеннән солдат формасын салып ике көннән соң "Таң" колхозының машина-трактор паркына слесарь булып эшкә чыга. Шул ук елның август аенда ул хуҗалык җитәкчесе Зәйнулла Һадиуллинга кереп, аннан техникага утыртуларын сорый. Аңа ун ел Петр Данилов иярләгән "МТЗ-80" көпчәкле тракторын бирәләр. Ралиф исә анда 2007нче елга чаклы...
-
Кыр батыры
Николай Игнатьев туган авылыннан күчеп килгәч тә хезмәт юлын "Мамадыш" совхозында дәвам итә. Кызганычка каршы, совхоз инвесторлар кулына күчкәч, биредәге кытыршылыклар күп кенә механизаторларны башка урыннарда эш эзләргә мәҗбүр итә. Николай озак уйлап тормый, яңа гына оешкан "Трудовик" җәмгыятенә килә. Беренче көннәрдән үк ул җитәкчеләрнең һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый. Аңа...
-
Алдынгылар
Өлкән яшьтәге, тәҗрибәле тракторчылар белән бер рәттән иң яхшы механизатор исеменә лаек булган егет ул "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"ннән РҮЗИЛ ХӨСӘЕНОВ. Аның күрсәткечләре Усали зонасында иң югарысы-465 норма-смена. Май аендагы эшләрен кушмаса да иң күп эш башкаручы булыр иде ул. Ә бит Рүзилгә әле 22 яшь кенә. "Беренче тапкыр мине тракторга...
-
Чума саклык сорый
Африка дуңгызы чумасы (АДЧ) таралмасын өчен республикабыздагы дуңгызчылык комплекслары ябык режимда эшләргә тиешләр. Ә шәхси һәм крестьян-фнрмерлык хуҗалыкларында аларны ачык һавага чыгару катгый тыела. "Россельхознадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, ябык режимда эшләүче, җөмһүриятебездәге иң эре дуңгызчылык комплексларның берсе булган Тукай...
-
Агулаганда агуланма
Көнкүрешебездә химия сәнәгате продукциясен еш кулланабыз. Кызганычка каршы, безне аның нәтиҗәлелеге һәм файдаланганда уңайлылыгы күбрәк кызыксындыра. Ә менә химикатларның сәламәтлеккә куркынычсызлыгы турында уйлаганыбыз юк. Алар җәйге чорда бакчаларда чүп үләннәргә, корткычларга һәм үсемлекләрнең авыруларына каршы да киң файдаланыла. Чөнки химик эшкәртүдән башка чара юк. Инде ничә ел колорадо коңгызына каршы...
-
Куллары ятып тора
Фермерлык Шәдче төбәгендә дә тамырларын җибәрде. Гаиләләренең, балаларының тормыш бөтенлеге үз кулларында икәнен аңлап, алар җир җимертеп эшлиләр. Павел Китаев Ямашев исемендәге колхозның алдынгы шоферы иде. Хезмәттәге уңышлары өчен күп тапкырлар бүләкләнде. Рәсеме районның Мактау тактасында да торды. Бүген дә "Вамин"да хезмәт куюын дәвам итә. Шул ук вакытта...фермер да ул....