Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Сыйфатлы азык кирәк

Күпьеллыкларның беренче катын бозауларга печәнгә чабып алырга. Әнә шундый бурыч куелды узган атнада "Нократ" агрофирмасында үткәрелгән семинарда. Май аенда көннәрнең коры торуы күпьеллыкларның үсешенә тискәре йогынтысын ясап өлгерде. Алар масса җыя алмадылар. "Әйдәгез, без аларның барысын да печәнгә алыйк. Сенаж-силос салырга азык катнашмаларыбыз, кукуруз бар,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов...

Күпьеллыкларның беренче катын бозауларга печәнгә чабып алырга. Әнә шундый бурыч куелды узган атнада "Нократ" агрофирмасында үткәрелгән семинарда. Май аенда көннәрнең коры торуы күпьеллыкларның үсешенә тискәре йогынтысын ясап өлгерде. Алар масса җыя алмадылар. "Әйдәгез, без аларның барысын да печәнгә алыйк. Сенаж-силос салырга азык катнашмаларыбыз, кукуруз бар,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов "Таң" бүлекчәсендә барлык җитәкчеләр һәм белгечләр катнашында узган семинарда. Һәр хуҗалыкның былтырдан әзерләп калдырылган запаслары да бар әле. "Нократ" агрофирмасында алар-һәр баш шартлы терлеккә 30 центнер азык берәмлеге. Быел исә биредә азык культуралары мәйданнары ун мең гектарга җыела. Болардан тыш болыннары да бар. Терлек азыклары хәзерләүдә ике отрядлары эшләячәк. Уру, пресслау, турату, ташу техникалары җитәрлек. Элекке "К-700" арбаларын печән рулоннары ташырга үзгәртеп ясаганнар. Агрофирма соңгы ике елда кыр эшләрендә катнашучы механизаторларга матди кызыксындыру чараларын уңышлы гына куллана башлаган иде. Тәҗрибәләрен бөтен "Вамин"га таратачаклар. Быел да яшел уракта катнашучылар печән, ашлык белән тәэмин ителәчәк. Ярыш шартларын үтәүчеләргә премиягә колыннар, бозаулар бирү дә каралган. Түләү шартлары, кызыксындыру чаралары механизаторларга таратылган. Күпьеллыкларның беренче катын чабып алуны июнь аенда ук төгәлләүне максат итеп куйганнар. Печән хәзерләү, сенаж салу, яфрак азык туплау, фермаларны ремонтлау-барысы да игътибар үзәгендә булды семинарда. Яшь бозаулар өчен быел да район буенча бер миллион данә себерке әзерләү бурычы куелды. "Нократ"та бу эшкә керешкәннәр дә инде. Төрле дару үләннәрен дә җыя башлаганнар. Ветеринария белгечләре күпьеллыкларны да, болынлыкларны да иртәнге якта чабарга киңәш итәләр. Төш турында-кояш кызуы белән, алардагы каротин микъдары кими. "Биопрепараты" җәмгыяте директоры Римма Ибәтуллина сенаж салганда консервантлар куллануның өстенлеген аңлатты. Алар сенажның туклыклырак булуын тәэмин итәләр. 600 тонналык базга ни бары 40 литр-4,5 мең сумлык ачыткы кирәк. Сенаж салганда массадагы температураны һәм дымлылыкны тикшереп тору өчен быел участок ветеринария табибларына махсус прибор алып биреләчәк. Терлек азыклары хәзерләүнең күләме генә түгел, сыйфаты да игътибар үзәгендә булачак. Акман фермасында бүген бозаулату бүлегендәге сыерлар һәм яңа туган бозаулар гына калган. Барлык корпусларны да эчтән һәм тыштан агартып чыкканнар. Акманда территорияне дә яхшылап тигезләгәннәр. Сенаж базы да чистартылган һәм стенасы агартылган. Фермаларга дезинфикция ясауны ике тапкыр-маллар лагерьларга чыгып киткәч һәм җәйләүдән кайтару алдыннан үткәрергә киңәш ителде. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ильяс Габдрәхимов барлык хуҗалыкларга да фермаларын агартуда ярдәм күрсәтәчәкләрен җиткерде. Сөйләшү Дүсмәт мәдәният йортында дәвам итте. Анда терлекчелек буенча биш айлык йомгаклар, язгы кыр эшләре нәтиҗәләре уртага салып сөйләшенде. Казаннан килгән галимнәр азыкларның сыйфатын яхшырту, төрле авыруларга каршы көрәш юллары турында сөйләделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов чәчүлекләрне авыруларга, чүп үләннәргә каршы эшкәртүне тизләтергә чакырды. "Былтыр тәҗрибә үткәрдек. Басуның яртысын эшкәрттек, яртысы шул килеш калдырылды. Эшкәртелмәгән урынында уңыш ун центнерга кимрәк булды. Гектарга 100 сумлык препарат кызганып, 3000 сум акчаны югалтабыз,"-диде районыбыз башлыгы Анатолий Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев