Новости по рубрике - Авыл хужалыгы
-
Рекордлы күрсәткечләргә ирешеп
"Нократ" агрофирмасы бөртекле сабан культуралар чәчүен 9нчы май - Җиңү бәңрәменә тәмамларга җыена. Агрофирманың бөтен техникасы басуларда бүген. Күпьеллыклары тукландырылып һәм тырмалап бетерелде. Уҗымнар да өстәмә куәт алдылар. Бу максатларда "Роса" агрегаты югары җитештерүчән файдаланылды. Аның белән быел Айзат Нуриев чыккан иде. Моңарчы ул "КамАЗ" машинасында хезмәт куйган иде. Хәзер...
-
Кырларда – гомер юллары
Сабирҗан Мисбахов турында кендекләре белән җиргә береккән чын игенче диләр. Утыз елдан артык инде ул механизатор хезмәтендә. 1983нче елны армиягә киткәнче үк ХХ11 партсъезд исемендәге колхозда өлкән комбайнчы булып эшләргә өлгерә. Илебез алдындагы гражданлык бурычын үтәп кайткач та, бәхетен читтән эзләп вакыт уздырмый. Туган авылында төпләнеп кала. Комбайнчы да, тракторчы...
-
Мамадышта язгы кыр эшләре башланды
Мамадыш аграрийлары язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Көзге культураларны тукландыруга быел да беренчеләрдән булып "Трудовик-орлык" агрофирмасы хезмәтчәннәре керешә. Узган ел алар басуга 11нче апрель көнне үк чыккан иде. Хуҗалыкның баш агрономы Ленар Шәрифуллин әйтүенчә, бу сезонда 800 гектардан артык мәйданда көзге культуралар тукландырылачак. Кырга аммиак селитрасын "Томан" агрегаты белән тараталар....
-
ХХI гасыр фермасы, нинди соң син
Фермаларда эшләрне фәнни казанышларга нигезләнеп оештырырга вакыт җитте. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та: "Терлекчеләрнең фермада кара халатлардан, галошлардан йөргән чаклары узды инде," - диде. Төрле компанияләр фермаларда эшләрне яхшырту, продукция җитештерүне арттыру өчен үз өлешләрен кертергә омтылалар. Сишәмбе көнне "Нократ" агрофирмасының "Дружба" бүлекчәсендә җиде районның...
-
Экваторның аргы ягында
Бергәләшеп эшләү урак темпын тизләтә, диләр "Тәкәнеш" агрофирмасында. Нагаш басуында эшләүче комбайннарны ерактан ук күреп алдык. Никифорово ягындагы кыр ышыклау полосасы буена ук менеп җиткәннәр иде инде алар. Димәк, басуны бетереп киләләр. Механикалаштырылган отряд җитәкчесе Иван Степанов: "Рассвет" бүлекчәсендә эшебез күп калмады. Төштән соң "Яңалык" бүлекчәсенә күчәбез," - дигән иде....
-
Кендекләре җиргә береккән
Чәршәмбе көнне "Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе өлкән белгече Наилә Гарифова "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте комбайнчыларына район премиясен тапшырдылар. Аны берьюлы дүрт комбайнчы алды. Яңгырлар авыл халкын да борчуга салды. Игеннәрне тизрәк җыеп алырга кирәк. Ә алар: "Килә ява, килә ява, ияләнде бер болыт,"-дигәндәй,...
-
Күпчелектә бәрәкәт
"Тәкәнеш" агрофирмасының механикалаштырылган отрядына чын игенчеләр генә тупланган. Агрофирманың бухгалтериясеннән хезмәткә түләү, кызыксындыру чаралары турындагы мәгълүматны китереп биргәч, Миннехан Гарифуллин ашыкмыйча танышып чыкты. Алар кәгазьдә генә калмаячак, хезмәт хакын бит вакытында түләп баралар. Дөрес, былтыр үзе дүртенче урынны гына яулаган иде. Беренче-өченче урынны алучыларны үгез бозаулар белән бүләкләделәр. Быел да...
-
Ашлык–келәттә, кайгы юк йөрәктә
Югары Тәкәнеш ындыр табагында машинист булып Халик Габделкаюмов ун елдан артык эшли инде. Андагы ашлык чистарту, киптерү һәм калибрлау агрегатларын төзек тоту, эшләтү аның җаваплылыгында. Бүгенге көндә ул басудан кайткан арышны "ЗАВ-20" агрегатында чистартып, киптерергә тутыра. -Сез күп уракларда катнашкан кеше. Быелгысы башкаларыннан кайсы яклары белән аерыла. -Хәзер безнең ындыр...
-
Эш кешеләре
Алексей Асафов Тауиле авылында гомер кичерә. Игенчеләр нәселеннән. Тауиле мәктәбендә котельный операторы булып эшли. 14 ел урак җитүгә комбайнга утыра. Узган ел "Тәкәнеш" агрофирмасы буенча икенче урынны яулаган. -Алексей Иванович, мәктәп тәмамлагач ни өчен башка юл сайламыйча, туган авылыгызда калып комбайнда эшли башладыгыз? -Башка һөнәр сайлау турында уйлаганым да булмады....
-
Амбар тулы корткыч бөҗәк
Басудагы түгел, амбардагы ашлык, ди халык. Амбарларыбыз аны кабул итәргә әзерме соң әле? «Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Хәлим Сәләхов белән әңгәмәбез шул хакта. -Хәлим Шиһапович, ындыр табакларын, алардагы ашлык эшкәртү җайланмаларын ремонтлап куйганнардыр бит инде? -Мамадыштагы ашлык кабул итү предприятиесенең әзерлеген комиссия тикшереп чыкты. Хуҗалыкларның әзерлеген дә республика Авыл хуҗалыгы...
-
Кышны уйлап, җәйгә керәбез
"Иң арзанлы менә хәзерге көннән июльнең уртасына кадәр җитештерелә. Бу мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйк,"-диде Усалида терлекләрнең җәйләвен оештыруга багышлап үткәрелгән семинар-киңәшмәдә муниципаль район башлыгы урынбасары Алмаз Хисаметдинов. "Семиозерка" җәмгыятенең әлеге лагерена Җиңү бәйрәменнән соң күчкәннәр. Анда алдан әзерлек чаралары күрелгәне күренеп тора. Утарлар һәм сайгаклар яңартылган. Яңа туган бозаулар бүлемнәрен агартканнар....
-
Мамадышта азык катнашмаларын чәчәләр
Аграрийларның йокылары качты. "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" хезмәтчәннәре дүшәмбе иртән азык катнашмалары чәчүгә керештеләр. Эшләр Түбән Сон авылы янәшәсендәге 108 гектар мәйданны биләүче Кирәмәт басуында алып барыла.
-
Күпьеллыкларны тукландыру дәвам итә
Басулар бертигез өлгерә, шунлыктан, сулыш алырга да вакыт булмаячак. Быелгы язгы кыр эшләренең төп үзенчәлеге итеп аграрийлар әнә шул билгене атый. Бу көннәрдә "Тәкәнеш" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсендә дә тулы көченә күпьеллыкларны тукландыру эшләре алып барыла. Кырларга аммиак селитрасын "Роса" машинасы белән кертәләр. Бүлекчәнең башкарма директоры Илшат Зыятдинов әйтүенчә, җир сые...
-
Район хуҗалыкларында механизаторлар җитми
Районның барлык фермаларында да бер үк көнне контроль савымнар үткәрелде. Аларны уздыру өчен җаваплы хезмәткәрләр беркетелгән иде. Алар барысы да фермаларда булганнар, эшләрнең оештырылышы белән танышып, язгы чәчүгә әзерлекнең барышын да өйрәнеп кайтканнар. "Бүген хуҗалыкларыбызда хәл җиңел түгел. Мөмкинлек булганда, ярдәм дә күрсәтергә кирәк. Сөт җитештерүне, малларның баш санын контрольдә...
-
Район башлыгы Усали аграрийлары белән очрашты
Бүген район башлыгы Анатолий Иванов "Усали АХС" ААҖ ярдәмче хуҗалыгы базасында узган семинар-киңәшмәдә катнашты. Аны терлекләрне кышлату, быелның ике ае буенча терлекчелек өлкәсендәге күрсәткечләрне анализлау һәм язгы кыр эшләренә әзерлек темалары буенча үткәрделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре тарафыннан хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр өчен оештырылган чарада район башкарма комитеты...