Ашлыкның яхшысын орлыкка
Бөртекле культуралар орлыкларының сыйфаты бүгенге көндә канәгатьләнерлек. Аларны чәчүгә әзерли башларга да вакыт җитте. ХӘЛИМ СӘЛӘХОВ, "Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Бөтен чәчүлек материал тикшерелде. Аларның пробаларын фитопатологик анализга-агулау юлларын билгеләү өчен авырулар белән зарарлану дәрәҗәләрен ачыкларга сала башладык. Әгәр орлык 20 процентка кадәр генә зарарланган икән, биологик препаратлар белән генә...
Бөртекле культуралар орлыкларының сыйфаты бүгенге көндә канәгатьләнерлек. Аларны чәчүгә әзерли башларга да вакыт җитте.
ХӘЛИМ СӘЛӘХОВ,
"Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы
Бөтен чәчүлек материал тикшерелде. Аларның пробаларын фитопатологик анализга-агулау юлларын билгеләү өчен авырулар белән зарарлану дәрәҗәләрен ачыкларга сала башладык. Әгәр орлык 20 процентка кадәр генә зарарланган икән, биологик препаратлар белән генә дә эшкәртергә мөмкин. Бер гектарлык материалга киткән чыгымнар 91 сум тәшкил итәчәк. Бу максатларда Планриз, Алирин, Ризорин, Мизорин, Ризоторфин препаратлары тәкъдим ителә. Зарарлану дәрәҗәсе 40 процентка кадәр булганда, химик препаратлар яки аларның катнашмалары кулланыла. Алар кыйммәтрәк, шунлыктан чыгымнар да 2-3 тапкыр артачак. Көз көне чәчүлек материалның бер өлешен калибрлап өлгергәннәр иде. Бу эшне көннәр җылытуга төгәлләү сорала. Борчакны тагын бер кат калибрлап чыгу зарар итми. Билчән башлары хәзер ачыла башлый. Бөртекле культуралар орлыклары белән хуҗалыклар тулысынча тәэмин ителсәләр дә, күпьеллыклар белән проблема һаман дәвам итә әле. Бигрәк тә люцерна орлыгына ихтыяҗ зур. Күпьеллыкларның дүрт еллык циклын саклау өчен безгә ел саен 120-140 тонна орлык кирәк. Быелга хуҗалыкларыбыз 60 процентка гына тәэмин ителгән. Бөртекле культуралар орлыклары да картая бара. Өченче репродукциялеләре инде 49 процент тәшкил итә. Яңа орлыклар кайтарырга кирәк. Бигрәк тә "Шакирҗанова", "Омар" хуҗалыкларына, Усали агрохимикларына һәм фермерларга. "Трудовик" җәмгыятендә язгы бодайның элиталы "Экада 70", "Эстер", солының "Конкур", "Дерби", тарының "Казанское Красное" сортлары бар. Аларга сертификатлар алынган. Әлеге хуҗалык арпаның элиталы "Раушан" сортын да тәкъдим итә. "Азык-төлек корпорациясе"ннән арпаның "Рәхәт", солының "Гунтер 1", карабодайның "Казанка" сортларын алырга мөмкин. "АПК "Азык-төлек программасы" арпаның "Вакула", борчакның "Венец" сортлары бар. Борчакның әлеге сорты былтыргы корылыкта да утыз центнерга якын уңыш бирде. Орлыкның югары репродукцияле булуы уңышны егерме процентка югарырак алуны гарантияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев