Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Сай чәчеп ашлык үсми

Быелгы язгы кыр эшләре дә тау артында түгел. Нибары өч ай вакыт калып бара. Ә аңа әзерлектә чуарлык хөкем сөрә әле. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Язгы чәчүне вакытында һәм яхшы сыйфатлы башкарып чыгу өчен, алдан барысын да энәсеннән җебенә кадәр планлаштырып, агрегатларны, ягулык-майлау материалларын, ашламаларны, биологик препаратларны һәм химикатларны әзерләп куярга кирәк....

Быелгы язгы кыр эшләре дә тау артында түгел. Нибары өч ай вакыт калып бара. Ә аңа әзерлектә чуарлык хөкем сөрә әле.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Язгы чәчүне вакытында һәм яхшы сыйфатлы башкарып чыгу өчен, алдан барысын да энәсеннән җебенә кадәр планлаштырып, агрегатларны, ягулык-майлау материалларын, ашламаларны, биологик препаратларны һәм химикатларны әзерләп куярга кирәк. Бу-еллар белән расланган инде. Техниканың әзерлегенә килгәндә, гадәттәгечә, "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятендә проблемалар юк. "Шакирҗанова" хуҗалыгының 13 тракторының өчесе генә төзек әле, культиваторлар, чәчкечләр, БДМ һәм БДТ кебек авыр тырмаларның берсе дә сафка бастырылмаган. "Азык-төлек корпорациясен"дә быел тракторлар һәм тагылма эш кораллары ремонты сузыла. "Берсут" агрофирмасы, "Агрохим", "Старый мельник", "Семиозерка" җәмгыятьләре, Усали агрохимиклары ремонтның күп өлешен узган ел ук башкарып чыкканнар иде. Быел "ВАМИН" агрофирмаларында да эшләр авыррак бара әле. "Тәкәнеш"тә 84 тракторның 16сы, 38 культиваторның 22се, 37 чәчкечнең 7се генә әзер. Алар узган көз туңга сөрү белән дә ныклап шөгыльләнә алмадылар. Бу да язгы кыр эшләре күләмен арттырачак.

-Бөтен тракторларны, тагылма эш коралларын сафка бастырып бетерү өчен ундүрт миллион сумлык запас частьләр кирәк булачак. Шуның яртысы "Тәкәнеш" белән "Нократ"ка,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган киңәшмәдә. Ә барысы - 160 миллион сум таләп ителә. Ягулык, ашламалар, орлыклар-барысы да акча сорый. Киңәшмәдә катнашкан саклык банклары вәкилләре үзләренең кредит бирергә әзер булуларын белдерделәр.

-Хуҗалыкларга чыгып баланс комиссияләре уздырганда техниканың торышын тикшереп кенә калмаячакбыз, кешеләр белән дә сөйләшәчәкбез,-диде муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов.

Районыбыз җитәкчесе хуҗалыкларыбызның күпьеллыкларның дүртьеллык циклыннан тайпылганнарын да билгеләп үтте. Алар арзанлы терлек азыклары гына түгел, үзләреннән соң гектарына тәэсир итү көчендә илле килограммнан артыграк ашлама да калдыралар. Орлык яңарта башларга вакыт җиткәнлеге дә искәртелде. Аларны әллә кайлардан эзләп тә йөрисе юк. Үзебезнең райондагы "Трудовик" агрофирмасы элиталы орлыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Белгечләр язгы кыр эшләрендә технологик таләпләрне саклауның мөһимлеген дә искәрттеләр. Туфрагы дөрес эшкәртелгәнгә, ашлама тиешенчә кертелгәнгә һәм рәт аралары эшкәртелгәнгә былтыр Түбән Ушмада кукуруз басуы ерып чыкмаслык иде. Ә кайбер хуҗалыкларда ул бик сөендермәде. Борчакны да гектарыннан утыз центнерга якын суктырып алдылар Түбән Ушма басуында. Орлыкларны тиешле тирәнлектә чәчмичә дә күп югалтабыз.

Киңәшмәдә терлекчелеккә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Югары сортлы сөтнең килограммына быел федераль бюджеттан икешәр сум өстәп түләнәчәк.

ГАЗИЗҖАН ШАКИРҖАНОВ,

"Шакирҗанова" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе:

-Ремонтны башлап җибәрәчәкбез. Техниканы сафка бастыру өчен запас частьлар кирәк. Аларны алырга тагын банкларга кредит сорап бармыйча булмаячак. Бүгенге көндә җиде миллион сум кредитыбыз бар инде. Ашламалар, ягулык-майлау материаллары, орлык алу өчен кимендә ике миллион сум өстәмә акча кирәк булачак. Йөрәккә тоз салып, федераль бюджеттан субсидияләү быел кимрәк булачак, дип тә сөйләшәләр.

ФӘРГАТЬ ГАЯНОВ,

"Трудовик" агрофирмасы җитәкчесе:

-Язгы бодайның элиталы "Экадо 70", "Эстер", арпаның "Раушан", солының ""Конкур", "Дерби", тарының "Татарская Красная" сортлары бар. Бездән сатып алган һәр килограмм орлыкка хөкүмәт сигезәр сум субсидия түли. Хуҗалыкларыбыз биологик препаратларның арзанлыгын һәм нәтиҗәлелеген онытмасыннар иде. "Кирмән" бүлекчәсендә былтыр орлыкларны "Планриз" биопрепараты белән эшкәртеп чәчкән идек, гектарыннан егерме бишәр центнер уңыш алган басулар да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев