Корылык куркытмады
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйловка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Ришат Нәҗипович, узган ел игенчелектә дә, терлекчелектә дә гаять уңышлы булган иде. Кышка ике еллык азыклар запасы белән керүнең тәэсире бүген дә сизеләме? -Узган кышлату чорын югары күрсәткечләр...
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйловка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Ришат Нәҗипович, узган ел игенчелектә дә, терлекчелектә дә гаять уңышлы булган иде. Кышка ике еллык азыклар запасы белән керүнең тәэсире бүген дә сизеләме? -Узган кышлату чорын югары күрсәткечләр белән тәмамладык. Җәйге айлар да, чын мәгънәсендә мул сөт чоры булды. Тугыз айда малларның баш саны-10, сөт җитештерү-15, ит 19 процентка артты. Мөгезле эре терлекләрдән тәүлеклек артым алу 708 граммга җитте. Соңгы ун елда сөт җитештерүдә һәм артым алуда мондый югары күрсәткечләргә ирешкәнебез юк иде әле. Бозау алуда соңгы биш елда күрелмәгән алга китеш ясалды. Быел да кышлату чорына һәр баш шартлы терлеккә 39,3 центнер азык берәмлеге, ягъни ел ярымлык запас белән кердек. Аларның сыйфат ягы да канәгатьләнерлек. Сенаж салуда консервантлар куллана башлау да аның туклыклылыгын күтәрүгә ярдәм итә. Хәзер фермаларга төрле азык катнашмалары да кайтарыла. Бу рационнарны балансларга мөмкинлек бирә. "Нократ" һәм "Тәкәнеш", "Трудовик" агрофирмалары, ""Азык-төлек корпорациясе", "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятьләре азык чүпрәсе, примекслар, шикәр чөгендере, көнбагыш эшкәртү калдыклары кулланалар. Үзебезнең спирт заводы арзан гына бәягә фугат (барда) җибәрә башлады -Җылы абзар-ярты азык, дигән әйтем дә бар. Фермаларыбыз кышка нинди әзерлек белән керде? -Быел аларның әзерлекләре яхшырак булды. Бөтен абзарлар да агартылды, ике тапкыр дезинфекция ясалды. Малларны сентябрь башында ук лагерьлардан кайтарып бетерүгә ирештек. -Соңгы елларда нәсел эшенә дә игътибар көчәйде. -Әйе. "Тәкәнеш" агрофирмасы хәзер нәсел хуҗалыгы. Бер мең баш савым сыердан нәсел ядросы тупланды. Алардан туган бозаулар нәселле мал итеп сатылачак. Бу күбрәк акча кертү мөмкинлеге бирә. "АПК "Азык-төлек программасы" да чит илдән 1800 баш таналар кайтарган иде. Аларның 1200е бозаулады да инде. Алар икесе дә киләчәктә районыбыз хуҗалыкларын нәселле терлекләр белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәтәчәкләр. -Игенчелек өчен быелгы җәй уңайсызрак килде, яңадан корылык кабатланды. Шулай да, игенчеләребезнең дә горурланырлык эшләре күптер? -Яз уҗымнар зәгыйфь чыктылар. Җәйге корылык та игеннәр үсешенә тәэсир ясады. Шулай да, рекордлы күрсәткечләребез дә булды. "АПК "Азык-төлек программасы", мәсәлән, борчакны 200 гектардан артык үстереп, гектарыннан 26,8 центнер уңыш җыеп алды. Шушы ук хуҗалык быел көнбагышны да турыдан суктыра башлады. Сигез тонна орлык алды инде. Барысы 50-60 тонна уңыш көтелә. Бу кадәр көнбагыш орлыгы бөтен районыбыз хуҗалыкларына җитәчәк. Кукурузны да орлыкка суктырырга керештеләр. Бу максатта кырык гектар участок калдырганнар иде. Болар да районыбыз тарихында беренче тапкыр. Бәрәңге белән яшелчәләрне сугарып үстерә башладык. Яшелчәләр җыеп алынды. Бәрәңге алу да тәмамланып килә. Быел көзге культуралар күбрәк чәчеп калдырылды. Аларның торышы яхшы. Туңга эшкәртелгән мәйданнарыбыз да былтыргыдан күбрәк. Байтак хуҗалыкларыбыз аны төгәлләп тә киләләр. Орлык җитәрлек салынды. Аны 1нче ноябрьгә кадәр калибрлап бетерәчәкләр. Киләсе ел уңышының да ышанычлы нигезе салына. Барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны, безгә төрле эшләрдә ярдәм кулы сузып торучы һәркемне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Эшләрендә бары тик уңышлар, саулык-сәламәтлек, шатлык-сөенечләр генә телим. -Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Әңгәмәдәш Минневәрис МИНГАЛИЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев