Новости по рубрике - Көн темасы (Газета)
-
Мохтаҗларга урын түрдән
Шаккаттырырлык бинада халыкны кабул итәчәк хәзер мәшгульллек үзәге. Техник коралланыш ягыннан да аңа республика районнарында тиңдәшләре юк әле. Бүген Мамадышта Татарстанда беренче модульле мәшгульлек үзәге ачылды. Районыбызда халыкның мәшгульлеге хезмәте оештырылуга кырык елдан артык вакыт узган. Шушы еллар эчендә ул төрле биналарда эшли. Былтыр районыбыз җитәкчелеге әлеге хезмәт өчен аерым...
-
“Авыл!” диеп типсен йөрәкләр
"Бүген юрист, икътисадчы белгечлеге дипломы тотып, зур шәһәрләрдәге супермаркетларда гади бер сатучы булып эшләгәнче, эшче һөнәрләрен, авылга кирәкле белгечлекләрне сайларга теләгәнегезне хуплыйм," - диде муниципаль район башлыгы Сон авыл җирлеге территориясендә урнашкан урта белем бирү мәктәпләрендә укучылар белән очрашканнан соң. Югары Сон урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфында өч кыз, бер малай...
-
Күктән иңгән бәхет
Ниһаять, Кече Сон мәдәният учаклы булды. Ул юк дип авылның мәдәни тормышы бервакытта да сүлпәнләнмәде. Моннан унбиш ел элек 60 ел дәвамында клуб вазыйфаларын башкарган элеккеге мәчет бинасы янганнан соң, авыл яшьләренә ял итү, төрле чаралар оештыру, читтән артистларны чакыру проблемасы килеп баса. Аны вакытлыча хәл итү өчен урта мәктәпнең...
-
Бөтен кеше исәптә
Дәүләт актларын теркәүдә дә заман технологияләре елдан-ел киңрәк кулланыла. Гражданлык хәле актларына дәүләт теркәвен районыбызда ЗАГС һәм авыл җирлекләре тормышка ашыра. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнованың муниципаль район Советының чираттан тыш уналтынчы утырышында ясаган докладыннан күренгәнчә, быелның тугыз аенда барысы 1184 акт теркәлгән. Бу-узган...
-
Мамадыш көрәшчеләренә тиңнәр юк
"Татарстан яшьләре" газетасы призларына милли көрәш буенча республика беренчелегендә Мамадыш көрәшчеләре беренче урынны яулады. 4-6нчы октябрьләрдә Алабуга шәһәрендә узган ярышларда 1994-1995 елларда туган 400гә якын көрәшче бил алышты. Мамадыш командасының әлегедәй бәйгеләрдә моңа кадәр өченче, дүртенче, бишенче урыннарны алганнары бар иде. Ә быелгы нәтиҗә - иң югарысы. Егетләребез 315,5 очко...
-
Заман таләпләренә китереп
Районыбызда асфальттан төренгән, заманча юлларның озынлыгы ел саен дистәләгән километрга арта бара. Мамадыш-Теләче юлының Хафизовка авылы турындагы өлеше олы төзелеш мәйданын хәтерләтә бүген. Биредә бульдозерлар, грейдерлар, эксковаторлар, катоклар, үзбушаткыч йөк машиналары-барысы ике дистәдән артык техника эшли. Ерганакта юл полотносын уналты метрга кадәр күтәртәләр. Ә икенче өлештә киресенчә тауны җиде метр...
-
Башка төшкәч–башмакчы
Эшнең ояты юк, диләр. Яңа һөнәрләр, хуҗалык итүнең төрле юнәлешләрен үзләштерү районыбыз мелиораторларына республикадагы хезмәттәшләре арасында алдынгы урыннарда барырга ярдәм итә. "23нче октябрь көнне барыбыз да Казанда ярминкәдә катнашабыз. Кемнең ашлыклары, яшелчәләре юк, Ринат Мостафиннан алып торыгыз,"-диде "Татмелиорация" траст компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков узган атнаның җомгасында Мамадышта "Мелиорация" ПМКсы...
-
Гомер көзе мул булсын
Бәйрәм көнендә әби-бабайларга дан җырланды. Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган концерт залга йөзләгән кешене җыйды. Бүген районыбызда әлеге катламга керүче 14 меңгә якын кеше гомер кичерә. Алар арасында дәһшәтле сугыш елларының ачысын-төчесен татыганнары да, районыбызның үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре дә, үзләренең эшләре белән сөендергәннәре дә, тормыш тәҗрибәләре күпләребезгә...
-
1нче октябрь–Халыкара өлкәннәр көне
Хөрмәтле өлкәннәр! Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Сез авыр сугыш елларын да, ачлык-ялангачлыкны да сынмыйча-сыгылмыйча уздыгыз, үзегездән соң килгән буынга ныклык өлгесе булдыгыз. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында фидакарь хезмәт күрсәттегез. Үзегезнең шәхси үрнәгегез белән яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирүгә, аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә лаеклы өлешегезне кертәсез. Без сезгә чиксез рәхмәтле....
-
Мохтаҗларга җир җитми
Шәһәрдә җир кишәрлекләрен тикшерә башладылар. Кайберәүләргә алардан колак кагарга туры киләчәк. Мамадышта кызына-малаена да, хәтта оныкларына җир ала башлаганнар иде. Төньяк бистәгә барып чыксаң, андагы Нәкыя Йосыпова, Кәрим Сафин, Рафаэль Мөхәммәтшин исемнәрен йөртүче һәм башка урамнарда җир участоклары күптән бүленеп беткән инде. Көньяк микрорайондагы кишәрлекләр аздан гына Мәскәү-Уфа трассасына барып...
-
Соң булса да, уң булсын
Сентябрьдә район үзәк хастаханәсе базасында яңа операция блогын һәм реанимация бүлеген төзү башланды. Әлеге эшләр өчен республика бюджетыннан 35 млн. сум акча бүленгән. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев әйтүенчә, төзелеш 2006нчы елда ук башланырга тиеш булган. "Әмма ул чакта әлеге эшләргә финанс кризисы комачаулады",-ди ул. Һәм менә сентябрьнең...
-
Перспективада–авыллар
Социаль ипотека буенча йортлар җиткерү авылларда да башланырга мөмкин. Узган шимбәдә Хөкүмәт Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеоконференциядә торак һәм мәдәни объектлар төзелеше күтәрелгән иде. Быел безнең районда 25 мең квадрат метр торак мәйдан җиткерелергә тиеш. Аның 10496 квадрат метры гына файдалануга тапшырылган әле. "Мамадыш" совхозы бистәсенең Мәктәп...
-
Чәчә белгән югалтмый
Көз-нәтиҗә ясап, алга таба югарырак уңыш алуның юлларын билгели торган вакыт "Игенчелекнең нигезе орлыктан башлана,"-диләр агрономнар. Быелгы коры елда да арпаның "Вакула" сорты "АПК "Азык-төлек программасы"нда гектарыннан 38,6 центнер уңыш бирде. Шул ук җәмгыятьтә борчакның "Венец" сортыннан 26,8әр центнер уңыш җыеп алдылар. 230 гектарда үстерелгән иде ул. "Трудовик җәмгыятендә язгы...
-
Сәламәтлекне сакларгамы, акчага алыштырыргамы...
Социаль хезмәтләр алу хокукында федераль ташламаларга ия булучыларга агымдагы елның 1нче октябренә кадәр сайларга кирәк: аларны натураль формада алыргамы, әллә акчалатамы? Мәсьәләне хәл иткәндә иң мөһиме-ялгышмау. Закон нигезендә социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча һәм өлешчә алыштыру мөмкинлеге дә каралган. 795 сум 88 тиен (2012нче елның 1нче апреленнән) торучы социаль хезмәтләр җыелмасының...
-
Тәнкыйть кирәкле шәйдер
"Философлар юкка гына: "Битие определяет сознание,"-димәгән. Президентның атналык киңәшмәләрдәге тәнкыйтеннән соң ике атнада барлык проблемалы аспектлар буенча да артта калуны туктата һәм алга җибәрә алдык,"-диде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, мәгълүм фразаны үзенчә үзгәртеп шаяртып. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында атна саен уздырыла торган киңәшмәдә эшлекле сөйләшү...