Чәчә белгән югалтмый
Көз-нәтиҗә ясап, алга таба югарырак уңыш алуның юлларын билгели торган вакыт "Игенчелекнең нигезе орлыктан башлана,"-диләр агрономнар. Быелгы коры елда да арпаның "Вакула" сорты "АПК "Азык-төлек программасы"нда гектарыннан 38,6 центнер уңыш бирде. Шул ук җәмгыятьтә борчакның "Венец" сортыннан 26,8әр центнер уңыш җыеп алдылар. 230 гектарда үстерелгән иде ул. "Трудовик җәмгыятендә язгы...
Көз-нәтиҗә ясап, алга таба югарырак уңыш алуның юлларын билгели торган вакыт "Игенчелекнең нигезе орлыктан башлана,"-диләр агрономнар. Быелгы коры елда да арпаның "Вакула" сорты "АПК "Азык-төлек программасы"нда гектарыннан 38,6 центнер уңыш бирде. Шул ук җәмгыятьтә борчакның "Венец" сортыннан 26,8әр центнер уңыш җыеп алдылар. 230 гектарда үстерелгән иде ул. "Трудовик җәмгыятендә язгы бодайның "Экадо 70" сорты-26,4, арышның "Память Кунакбаева" сорты 30,8әр центнер ашлык җыюны тәэмин итте. "Орлыкчылык белән эшләмибез,"-диде муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов та чәршәмбе көнне "Тәкәнеш" агрофирмасы базасында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләр белән үткәрелгән семинар-киңәшмәдә. Һәр хуҗалыкны үзләрендә перспектив сортларны үрчетү белән шөгыльләнергә чакырды ул. "Россельхозцентр"ның район бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәләхов та орлыклар яңарту, аларны калибрлау белән шөгыльләнергә вакыт җиткәнен искәртте. Быел ашлык вак булды. Шуңа күрә арпаны да, бодайны да 26лы иләк аша чыгарырга тәкъдим итте. Хуҗага аның амбарының тәрәзәләре, ишекләре күгәрченнәр, чыпчыклар керә алмаслык булуына карап та бәя бирергә була торгандыр. Югары Тәкәнеш ындыр табагында булганда сөйләшү көзге чәчү мәсьәләсенә дә кагылды. Кайбер хуҗалыклар аны планлаштырылган мәйданнарда үткәрмәгәннәр. "Трудовик" исә елдагыча күп итеп-1140 гектарда чәчкән. Арышның "Роксана" дигән яңа сортын да алып кайтканнар. "Уҗымнар-безнең төбәк өчен төп культуралар. Соңгы ике ел алар өчен авыррак килсә дә, тритикаленың гектарыннан-кырыгар, арыштан утызар центнер уңыш ала идек. Ел саен орлыкларны агулап чәчәбез. Кабат уҗым күгәрегенә каршы фундазол белән эшкәртәбез,"-диде "Трудовик" җәмгыяте директоры Фәргать Гаянов. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов уҗым культуралары чәчүлекләрен чүп үләннәргә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә кирәклеген дә әйтеп китте. Уңыш алуга туфракны көзге эшкәртүнең дә гаять дәрәҗәдә йогынты ясавы турында да сүз булды семинарда. Түбән Тәкәнеш басуында төрле агрегатлар белән эшләү юлларын күрсәттеләр. Сукалау зур чыгымнар сорый, билгеле. Шулай да туфракны мөмкин кадәр тирәнрәк эшкәртү җаен карарга кирәк, диделәр район белгечләре. "БДМ" агрегатлары 12-14 сантиметр тирәнлеккә кадәр эшкәртергә мөмкинлек бирә. Чизельле сабан 30 сантиметрга кадәр керә. "Нократ" агрофирмасы аларны Киров өлкәсеннән ике данә алып кайткан. Кукуруз һәм көнбагыш чәчеләсе басуларын хәзер шуның белән эшкәртәләр. Нәтиҗәсе: алар биек булып үсә һәм массасы күбрәк була. Безнең шартлар өчен "КПЭ" культиваторларының да отышлы булуына ышандылар семинарда катнашучылар. Кыскасы, орлык та йомшак туфрак ярата. Аннан сүз Олыяз комплексында терлекчелек мәсьәләләре хакында дәвам итте. "Җитәкчеләр белән белгечләрне генә түгел, бозау караучыларны, сыер савучыларны, терлек симертүчеләрне дә яхшы эш күрсәтүче фермаларга җыячакбыз,"-диде районыбыз җитәкчесе. Комплекста сөттәге самотик күзәнәкләр санын билгели торган прибор эшләтеп күрсәтелде. Ул күзәнәкләр санына карап сөтнең сыйфаты билгеләнә. Сөтне маститка тикшерүнең мөһимлегенә авыруның билгеләре сизелмәгән сыерның сөтенә анализ ясап карап та ышандылар белгечләр. Ахырдан Олыяз мәдәният йортында кыр эшләренең барышы, терлекчелектәге 8 айлык йомгаклар анализланды. та. Бүген йоклап калмаган игенчелек белгечләре киләсе елда хөрмәттә булачак.
Минневәрис Мингалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев