Новости по рубрике - Көн темасы (Газета)
-
ӘЙТЕР СҮЗЕ БАР
"Бердәм Россия"- үзенең реаль эшләр партиясе икәнен тормышта да раслый. Бу аның җирле бүлекчәсе секретаре Анатолий Ивановның бүлекчәнең ХХI конференциясендә ясаган докладында да, фикер алышуда катнашкан Салават Гыймранов, Фарил Дөлмиев, Илшат Шәйдуллин, Илдус Якупов чыгышларында да ачык чагылды. Быел районыбызда республика масштабындагы агропромышленность комплексы семинары һәм укытучыларның август киңәшмәсе узып,...
-
Планнарны бүгеннән төзибез
"Киләсе елның төзү сезоны сентябрьдән үк башланачак,"-дип ассызыклады Премьер-министр Илдар Халиков. ТР Хөкүмәт йортында һәр шимбәдә традицион узучы киңәшмәдә йортлар төзү, тузган йортлардан халыкны чыгару, мәдәният объектларын сафка бастыру, энергия чыгымнарына тикшерүләр үткәрү мәсьәләләре каралды. 16нчы ноябрьгә Татарстанда агымдагы елга планлаштырылган төзелешләрнең 77 проценты сафка бастырылган. Планнар ел ахырына һичшиксез...
-
Асыл эштә беленер
Фазыл Вәлиев быел 1059 гектарда туңга сөрү үткәреп район рекордын куйды һәм махсус премиягә лаек булды. "Передовик" җәмгыяте механизаторы Фазылның эшли торган "К-700" тракторына 25 ел икән инде, һаман сәгать кебек эшли әле. Чөнки техниканы кадерли, вакытында көйләп-ремонтлап тора белә Фазыл Вәлиев. Хезмәт биографиясе дә башкаларныкыннан әллә ни аерылып тормый,...
-
Өч миллионга юл
Агымдагы елда тәүге мәртәбә Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре, дәүләт властеның башкарма органнары территориаль (район, шәһәр) подразделениеләре хезмәткәрләре арасында Спартакиада уздырыла. Алар башта берничә зонада үтте. Узган атнада Алабугага Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Минзәлә, Менделеев һәм Тукай районнарының муниципаль хезмәткәрләре җыелып, спортның сигез төре буенча...
-
Ыгы-зыгылы ОДН
Гади халык теленә ОДН дип кереп калган гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләр тирәсендә ыгы-зыгы сүрелергә дә өлгермәде, инде бу өлкәдә яңа үзгәрешләр кертелде. 1нче сентябрьдән ОДН өчен яңача түли башладык. Болар турында сөйләүне сорап без "Татэнергосбыт" ААҖнең клиентларга хезмәт күрсәтү филиалының Мамадыш офисы начальнигы Иван ТЕЛЕШОВКА мөрәҗәгать иттек. -Элек ОДН электр...
-
“Авыл халкына рәхмәт!”
Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чыккан һәркем күңеленнән эчкерсез рәхмәт сүзләрен кабатлап йөри сыман. Бүген шәһәр үзәгендә оештырылган сатудан барлык мамадышлылар да канәгать калды. Район мәдәният йорты каршындагы бәйрәмне бу юлы Тәкәнеш икътисадый зонасына керүче хуҗалыклар, авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары әзерләгән иде. Иртә таңнан башланып киткән чараларны, чын мәгънәсендә бәйрәм...
-
Нәтиҗәгә карап күңел үсә
"Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсе сыер савучылары өчен өстәмә кызыксындыру чаралары каралган. Әгәр дә алар бер көн дә эш калдырмый икән, хезмәт хакын ун процент күләмендә артыграк алалар. "Родина" бүлекчәсенең терлекчелек комплексында бүгенге көндә 54 хезмәткәр исәпләнә. Биредә мөгезле эре терлекләрнең баш саны -1567. Шуларның 612се- савым сыерлар. Алардан көнгә 5200...
-
Бисмиллалы эш таркалмас
Ишки мәчетенең нигез ташын әле моннан өч ай элек кенә салганнар иде. Корбан гаетенә ачтылар да. Халык: "Киңәшле эш таркалмас!"-дип юкка гына әйтми шул. Моңа кадәр ишкилеләр өчен гыйбадәт кылу урыны булып көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү йортын үзгәртеп корылган бина тора иде. Аңа манара куялар да, азан аһәңе тарала башлый. Ләкин...
-
Хокукларыңны да, бурычларыңны да бел
Барлык мәктәпләрдә дә парламент дәресләре үткәрелде. Ул быел Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан, кеше һәм гражданинның конституцион хокуклары һәм вазыйфалары темасына багышланды. Икенче санлы лицейда "Парламент дәресе" ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның видеосәламен караудан башланды. Спикер укучыларга мөрәҗәгать итеп: "Мондый дәресләр үткәрү матур...
-
Иҗтимагый Совет киңәшә
Район иҗтимагый Советының чираттагы утырышында төбәгебездә сәламәтлекне, тирә-як мохитне саклауга, экологиягә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Бүгенге көндә төбәгебездә халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча җитди эшләр алып барыла. Авылны үстерүнең Федераль программасы нигезендә яңа ФАПлар төзелә, элеккегеләренә капиталь ремонтлар үткәрелә. Күптән түгел генә район үзәк хастаханәсе территориясендә анестезиология, реанимация һәм интенсив...
-
Иртәгә – Корбан гаете
Кадерле райондашлар, мөселман кардәшләр! Барыгызны да чын йөрәктән мөселман дөньясының иң олуг бәйрәмнәреннән булган Корбан гаете белән котлыйм! Бу хәер-догалы көннәрдә районыбыз мәчетләрендә тантаналы азан ишетелә, барлык мөселманнар бер-берсенә кадер-хөрмәт күрсәтә, мохтаҗларга ярдәм итә, якыннары турында кайгырта, балаларда иман һәм игелек тәрбияли. Без шәһәребез һәм авылларыбыздагы мәчетләрнең, мәдрәсәнең, аларда эшләүче...
-
КОРБАН ГАЕТЕ
КОРБАН ГАЕТЕ-25нче октябрь Татарстан Республикасында бәйрәм көн дип игълан ителде. Бу көнне республикабызның барлык мәчетләрендә дә иртәнге намаз 6 сәгать 30 минутта укыла. 7 сәгать 15 минутта вәгазь, 8.00 сәгатьтә бәйрәм намазы башлана. Болгарның Ак мәчетендә узачак Корбан бәйрәменең туры трансляциясен "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе аша 9.00 сәгатьтә карый аласыз.
-
Нокта куярга ашыкмыйк!
Якташыбыз Марат Локманов һәм аның иҗатташларының "Дусларымнан аерма" дип исемләнгән концерты район мәдәният йорты сәхнәсендә аншлаг белән узды. Халык алдындагы чираттагы имтиханын уңышлы тапшырды артист. Әниләр, туган җир, мәхәббәт турында яңа җырларын тамашачы яратып кабул итте. Сәхнәгә чәчәкләр агылды, озакка сузылган алкышлар яңгырады. Чыннан да, конферансье Фаиз Майдуллин әйтмешли: "Әртистебезнең...
-
Мохтаҗларга урын түрдән
Шаккатырлык бинада халыкны кабул итәчәк хәзер мәшгульлек үзәге. Техник коралланыш ягыннан да аңа республика районнарында тиңдәшләр юк әле. Мамадышта Татарстанда беренче модельле мәшгульлек үзәге ачылды. Минневәрис Мингалиев Районыбызда халыкның мәшгульлеге хезмәте оештырылуга кырык елдан артык вакыт узган. Шушы еллар эчендә ул төрле биналарда эшли. Былтыр районыбыз җитәкчелеге әлеге хезмәт өчен...
-
Гомере буе укый кеше
Терлекчеләребез һәм механизаторларыбыз хәзер ешрак очрашып, аралашып яшәячәкләр. "Тәкәнеш" агрофирмасының Көмешкүл фермасында тугыз айда һәр терлектән уртача 876 грамм тәүлеклек артым алганнар. Сентябрьдә Ралиф Миннекәев көн саен үзе тәрбияләүче 140 бозауның 1016шар граммга үсеп баруын тәэмин иткән. Мондый югары күрсәткечләргә ничек ирешеп була соң? Җитәкчеләр һәм белгечләр өчен район һәм...