Башка төшкәч–башмакчы
Эшнең ояты юк, диләр. Яңа һөнәрләр, хуҗалык итүнең төрле юнәлешләрен үзләштерү районыбыз мелиораторларына республикадагы хезмәттәшләре арасында алдынгы урыннарда барырга ярдәм итә. "23нче октябрь көнне барыбыз да Казанда ярминкәдә катнашабыз. Кемнең ашлыклары, яшелчәләре юк, Ринат Мостафиннан алып торыгыз,"-диде "Татмелиорация" траст компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков узган атнаның җомгасында Мамадышта "Мелиорация" ПМКсы...
Эшнең ояты юк, диләр. Яңа һөнәрләр, хуҗалык итүнең төрле юнәлешләрен үзләштерү районыбыз мелиораторларына республикадагы хезмәттәшләре арасында алдынгы урыннарда барырга ярдәм итә. "23нче октябрь көнне барыбыз да Казанда ярминкәдә катнашабыз. Кемнең ашлыклары, яшелчәләре юк, Ринат Мостафиннан алып торыгыз,"-диде "Татмелиорация" траст компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков узган атнаның җомгасында Мамадышта "Мелиорация" ПМКсы базасында үткәрелгән республика семинар-киңәшмәсендә. Мелиораторлар булгач, буалар ясау, аларны ремонтлау, сугару системалары сузу белән шөгыльләнергә тиешләрдер алар. Былтыр гидротехник-корылмалар төзү һәм реконструкцияләү буенча 53,3, сугарулы җирләр оештыруда-25,4 миллион сумлык эшләр башкарган булган районыбыздагы механикалаштырылган колонна коллективы. Быел да әлеге юнәлешләрдә башкарган эш күләмнәре шул дәрәҗәгә җитәчәк. Әмма алар автомобиль юллары төзү белән дә шөгыльләнәләр. Былтыр Колышчы, Дегетле юлларында эшләгәннәр иде, быел Югары Ушмада хезмәт куйдылар. Шушы ике елда гына да әлеге юнәлештә барысы 130 миллион сумлык эш башкарганнар. 2520 гектар сөрү җирләре дә бар аларның. Анда бәрәңге, җитен, яшелчәләр, бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерәләр. Быел игенчелектә 32 миллион сумлык продукция җитештергәннәр. Кунаклар "Мелиорация" ПМКсының кайсы культуралардан нинди уңыш алынуын күрсәткән күргәзмәне кызыксынып карадылар. Кишернең "Нантская" сорты гектардан 226, "Невский" сортлы бәрәңге 206 центнер уңыш биргән. Игенчелек культураларын саклау һәм эшкәртү өчен, колоннаның ишегалдына 13 мең тонна сыйдырышлы яңа склад җиткерелә башлаган. Мелиораторларның республика семинар-киңәшмәсенә Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Шамил Исмәгыйлов та килгән иде. "Былтыр колонна Максим Починокта су башнясы бораулады, Красная Горкада ике урамга вак таш җәйде, кыш буе урамнарыбызны кардан чистартып торды. Быел "Мамадыш" совхозы поселогының Үзәк урамына бер километрдан артык суүткәргеч сузды, Мәктәп урамында дренаж ясады. Рәхмәт аларга,"-диде ул. "Мелиорациягә республикада да, Россиядә дә караш яңадан уңай якка үзгәрә башлады. Республикада маллар саны арта барган саен, аларны кышлык азык белән тәэмин итү мәсьәләсе дә алга баса,"-диде республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. Бәрәңге, яшелчәләр, шикәр чөгендере, кукуруз, күпьеллыклар яңадан сугарып үстерүгә күчерелә башлады. Нәтиҗәдә алардан уңыш алу да югарырак. Мелиораторлар җир эрозиясенә каршы буалар да ясыйлар. эрозияле булгач көтүлекләргә күчерелгән басулар яңадан сөрү җирләре категориясенә кайтарылачак. Юлларны карап торган өчен юлчыларга акча түләп барган кебек, буаларны контрольләрендә тотсыннар өчен мелиораторларга да акчалар хисапланырга мөмкин. Аларны сату яки шәхси кулларга арендага бирү мәсьәләсе һаман хәл ителмәгән әле. Кыскасы тармакның мәшәкатьләре тагын да артачак. Мелиораторларның республика семинар-киңәшмәсендә муниципаль районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов та катнашты.
Минневәрис Мингалиев
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев