Новости по рубрике - Мәдәният
-
Районда иң булган мәдәният хезмәткәре ачыклана
25 нче март көнне районның иң яхшы мәдәният хезмәткәре билгеле булачак. Бу турыда районның мәдәният бүлегеннән хәбәр итәләр. Һөнәри осталык бәйгесе бүген зоналарда башланды. Урта Кирмән мәдәният йортына Усали һәм Кирмән зоналарында хезмәт куючы мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Алар 4 төрдә үзләренең талантларын тәкъдим иттеләр. Бу - визитка, гаилә һәм клуб,...
-
Ильяс Халиков концертлары дингә дәшә
Уразбахты авылы егете, Россия Ислам университеты укытучысы, нәшидләр башкаручы Ильяс Халиков үзенең иҗатташ дуслары белән бәйрәм көннәрендә якташларына олы бүләк ясады, имтихан тотты. Алсу Спиридонова Яшәү мәгънәсе, әдәп һәм әхлак мәсьәләләре, өлкән буын белән яшь буынның катлаулы мөнәсәбәтләре кебек актуаль проблемаларны яктырткан тамаша карадык; Ильяс әфәнденең яңа гына дөнья күргән...
-
Бөек Аналарны бөтен авыл халкы зурлады
"Тол хатынның бусагасы алтыннан булса да, хәер тия,"-ди халык мәкале. Бәйрәмнәрне авылыбыз мәдәният йортында үтүче төрле кызыклы чаралар белән каршылыйбыз. Хатын-кызлар көнендә дә концерт барышында гүзәл затларга-әниләргә, әбиләргә, тугры хәләл җефетләргә мәдхия җырланды. Һәр чара саен кемне дә булса котлау, искә алу, сәхнәгә чыгарып хөрмәтләү матур традициягә әйләнде бездә. Бу...
-
“Балкыш” иң-иңнәрне сайлый
Республика ветераннары арасында үзешчән сәнгать осталары фестиваленең шәһәр турын кичә 30дан артык чыгышның 14е уңышлы үтеп, район турында катнашу хокукына ия булды. "Балкыш"ның район туры март ахырында узар дип көтелә. Анысында катнашучы өлкән буын вәкилләре арасыннан 40ка якын номердан иң осталары республика зона турына сайлап алыначак.
-
Ветераннар "Балкыш"та балкый
Бүген район мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының "Балкыш" фестивале шәһәр туры үтте. Әлеге этапта катнашырга Мамадышта яшәүче 100 дән артык өлкән буын талантлар килгән иде. Аларны 30 дан артык сәхнә номеры берләштерде. Әлеге чараны ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография...
-
Яңа җитәкче
Район мәдәният йортында яңа директор. Сирень Галимҗан улы Ибраһимов әлге вазыйфага шушы көннәрдә билгеләнде. "Яшь, энергиясе ташып торган, районыбызның социаль-икътисадый үсешенә моңа кадәр дә зур өлеш керткән егет бу урында да үзен уңай яктан гына күрсәтер дип беләм",- дип, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов аңа эшендә уңышлар теләде.
-
Галина Рылова – Ел хатын-кызы
Галина Рылова "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының "Өченче Яшь Каһарманы" номинациясендә җиңүчеләр исемлегендә. Аңа диплом һәм ноутбук тапшырылды. 8нче март Халыкара хатын-кызлар көне һәм "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсына йомгак ясау уңаеннан "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендә үткәрелгән чарада районыбыздан конкурс финалистлары Евгения Галиуллина, Галина...
-
“Мәчетләргә илтә сукмак”
Хәзерге көндә Россия ислам университетында педагогика дәресләре укытучы якташыбыз Ильяс Халиков "Мәчетләргә илтә сукмак" исемле альбом чыгарды. Тормыш иптәше Нурфия шигырьләр иҗат итсә, Ильяс аңа көй яза. Бу аларның уртак иҗат җимешләре. Буш вакытын җырларга көй язуга, аларны башкаруга, клиплар төшерүгә багышлый. Дине булган халыкның шәригать кануннарына туры килгән, күркәм...
-
“Балкыш”та балкыр чак
Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында "Балкыш" республика фестивале старт ала. Ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективы, фольклор, поэзия, хореография номинацияләрен үз эченә алган бәйгенең район туры өч этапта үткәрелә. Беренче сайлап алу туры районыбызның һәрбер торак пунктында уза. Икенче этап 14-28нче февраль көннәрендә районның биш икътисадый зонасында муниципаль...
-
"Ел җыры-2012"
"Ел җыры-2012" район мәдәният йортында 12нче февральдә үтә. Иҗат бәйгесендә районыбызның үзешчән сәнгать осталары катнашачак. Аларның осталыгы ун номинациядә бәяләнәчәк.
-
Елмайттылар да, елаттылар да
Үткән атнада шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасындагы спектакльләр бәйгесенең чираттагысы булды. Пәнҗешәмбе көнне район яшьләр эшләре спорт бүлеге, "Кояшкай" балалар бакчасы җаваплылыгындагы коллективлар тамашачы алдында сынау тотты. Беренчеләре тамашачы хөкеменә җирле материал белән тулыландырылган рус халык әкияте "Морозко"ны, икенчеләре кайнар нокталарда һәлак булган якташларыбыз белән баетылган В.Зуевның "Әнкәйләр" әсәрен тәкъдим иттеләр....
-
Кече Кирмән артистлары
Кече Кирмән һәвәскәрләре районыбызның дистәгә якын авылы тамашачысын шатландырган инде. Чираттагы концертлары Шәмәк сәхнәсендә узган. "Мәдәният йорты мөдире Нурия Хуҗиәхмәтова белән сәнгать җитәкчесе Гөлназ Галимованың җыр-биюләре, Фарил Дөлмиевның музыка коралларында оста итеп уйнавы, Илфир Гыйздәтуллинның алып баруы, Алсу Исрафилова, Фәнил Насыйбуллин, Фирая Сәләхова башкарган җырлар күңелебезгә хуш килде. Чын артистлардан...
-
Синең хисең һаман яши бездә...
"Кеше китә-җыры кала" дип язган мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев. Нәкъ шул сүзләр белән мин якташыбыз,районыбыз горурлыгы Шәйхи ага Маннурны бәйләр идем. Ул да бит җирдә үзенең көен, моңын калдырган. Күңелен иң зур өлешен-иҗатын ул дөньялыкка бүләк иткән. Ә кайберәүләр Шәйхи Маннурның безнең яктан икәнен белмидер дә әле. Әйе, Шәйхеислам Фәтхулла...
-
Шәйхи Маннур дусларын җыйды
Күренекле әдип, якташыбыз Шәйхи Маннурны искә алуга багышланган чаралар быел да аның туган көнендә-15нче гыйнварда узды. Башкалабыздан килгән кунаклар язучының һәйкәле янындагы тантанада, шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбендә укучылар һәм Тулбай китапханәсендә халык белән очрашуларда катнаштылар. Чара турында тулы материалны газетабызның18нче гыйнвар көнне дөнья күрәчәк чираттагы чыгарылышында укый аласыз.
-
Раштуа чыршысы
ТРАДИЦИОН РАШТУА ЧЫРШЫСЫ быел Мамадышта ундүртенче тапкыр кабынды. Анда чыгыш ясаучылар яшьләрнең дә, картларның да йөрәгенә үтеп керердәй сүзләр таптылар. "Раштуага муенса" дип исемләнгән спектакль халык күңеленә хуш килде. Өстәмә белем бирү педагоглары Татьяна Якушева һәм Татьяна Шипкова шәкертләренең актерлык осталыгы елдан-ел арта бара. Тамаша балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Александр...