Новости по рубрике - Мәдәният
-
Кулда каләм генә түгел...
21нче декабрьдә майя кабиләсенең календаре яшәүдән туктаса, безнең "ТАТАМЕДИА" ААҖ филиалы хезмәткәрләре өчен бу көн 2012нче ел календарена алтын хәрефләр белән язылып куелыр. НИКОЛАЙ ЗЮРИН Коллективыбыз үзенең газета укучыларын, радио тыңлаучыларын, телевидение караучыларын кызыклы язмалары, тапшырулары белән генә сөендерми. Кирәк икән тимераякка да басабыз, кызларыбыз футбол да уйный, мәдәни чараларның...
-
Казлар китә, кызлар китә...
Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Кызганычка каршы, бүген кайсыберләрен мәдәният учакларындагы сәхнәләрдән генә күрәбез шул. НИКОЛАЙ ҖӨРИЛЕ Каз өмәсе белән дә шулайрак. Бүген, яшерен-батырын түгел, авылларда җәйге иртәләрдә һәр өй ишегалды капкасыннан тезелешеп, "кыйгак-кыйгак" килеп, су буена юл алган казларны сирәк күрәбез. Авылдашлар җыелышып, һәр...
-
“Безнең ил”дә тантана
Күптән түгел генә район мәдәният йортында классик әсәрләрдән корылган концерт карадым. Искиткеч тамаша! НИКОЛАЙ ЖӨРИЛЕ Ул якташыбыз, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның тууына - 55, иҗатына 30 ел тулуга багышланган иде. Концерт Татарстанда яшәүче керәшеннәрнең гимнына әверелгән, Георгий Ибушевның туган авылы җыры "Безнең ил" белән башланып китте. "Кайда гына чыгыш...
-
Курай моңы китә еракларга
Кече Кирмән авылында оешып иҗат итүче "Сандугач" ансамбле чираттагы җиңүен яулады. Кичә Фарил Дөлмиев җитәкчелегендәге балалар коллективы Яр Чаллы шәһәренең 1нче балалар һәм яшьләр иҗат сараенда чыгыш ясады. Дәүләт автоном балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе, Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге, Яр Чаллының балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе берлектә оештырган Иңгер...
-
Грушаны зурладылар
Якшәмбе көнне башкалабызның филармония бинасында танылган артист, радиожурналист Аграфена Васильева 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Коллегалары арасында Груша, Гөрпинә исемнәре белән таныш булган бу ханымны котларга килүчеләр арасында иҗатташ дуслары, туганнары, аның иҗатын сөючеләр бар иде. Юбилярны тәбрикләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары җитәкчелегендәге Мамадыш делегациясе...
-
Мәдәният фанатлар кулында
Мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларның күпчелеге-фанатлар. Бүгенге көндә иң аз хезмәт хакы алып эшләүләренә карамастан, алар төбәгебездә мәдәният тормышын сүндермичә, сүрелдермичә, аңа сулыш өреп торалар. Хөкүмәт тә, ниһаять, мәдәнияткә йөзе белән борылды. Киләсе елда әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын 30 процентка күтәрәчәкләр. Димәк, алардан сорау да артачак дигән сүз. Кем тырышып,...
-
Моң яшәтә буыннарны
Район мәдәният йортында авыл җирлекләрендәге мәдәният учакларының "Буыннарның көмеш чылбыры" дип исемләнгән ярминкә-концерт программалары старт алды. Беренче сынау Урта һәм Кече Кирмән төбәкләренең үзешчән сәнгать осталары өлешенә туры килде. Беренче коймак төерле була, дигән әйтем кирмәнлеләргә кагылмый, минемчә. Елның елында ярминкә концертларының программалары төрләндерелеп тора. Әмма бу аларны куркытмый. Моны...
-
ОЛЫ СӘНГАТЬКӘ ЮЛ БАШЫ
1962нче елның 1нче сентябрендә Мамадышыбызда музыканың кечкенә генә бер утраучыгы пәйда була. Балаларга башлангыч музыкаль белем алырга киң мөмкинлекләр ачыла. Шул көннән алып ярты гасыр вакыт узып та киткән. Шушы дәвер эчендә әлеге сәнгать йортын меңнәрчә балалар тәмамлап, тормышта үз юлларын таптылар. Араларында иҗатны гомерлек юлдашлары итеп сайлаучылар да аз...
-
Йөрәгеннән шигырь тама
Шигъриятьтә Зөлфия Гыйззәтуллина йолдызы кабынды. Зөлфияне Мамадыш төбәге халкы кабатланмас тавышлы җырчы буларак белә. Соңгы вакытларда районыбыз газетасы битләрендә аның мәхәббәт, кешелеклелек, туган төбәк темаларына багышланган шигырьләре дә күренә башлады. Баксаң, мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган икән инде ул. Бу хакта шушы араларда гына Казанның "Якташ" нәшрияте "табасыннан" төшкән,...
-
Диңгез буеннан уңыш белән
Балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы Камилла Штейнгауэр Туапседа узган Халыкара фестивальдән икенче дәрәҗә диплом белән кайтты. Зөлфия Гарипова классында шөгыльләнүче яшь талант узган елның декабрендә "Без бергә булганда!" Халыкара фестиваль-конкурсында җиңү яулады һәм "Талантлар тамчылары" проектының алтынчы сменасына чакыру алды. Кара диңгез буенда урнашкан Туапсе шәһәренә илебезнең төрле почмакларыннан, чит...
-
Тырлау буенда Питрау
Быел Тырлау асты мәйданы Питрауны унөченче мәртәбә кабул итте. Җөри авылы халкы килгән кунаклар алдында ким-хур булмасын өчен йорт-кураларын, бакча тирәләрен чистартты, җыештырды. Зур тантана буласын белгәндәй, бәйрәм алдыннан ике көн буе кыздырган кояш та шимбә көнне болытлар артына яшеренде. Кызулыгы белән зур тантананың ямен бозасы килмәгәндер инде. Менә җәй...
-
Питрау – 2012
14нче июль, Җөри авылы программа: 16.30 Ат чабышлары 17.00 Волейбол ярышлары Мәйдан 17.00. Бәйрәмне ачу 18.30 Милли көрәш (ирләр, яшүсмерләр, ветераннар, хатын-кызлар) 18.30-01.00 Халык уеннары һәм спорт ярышлары: армспорт, сумо, чүлмәк вату, су өстендәге бүрәнәдә сугыш, кул белән балык тоту, су өстендәге авыш колгага менү, бүкәндә сугыш, ластлар киеп йөгерү,...
-
Моторнаяда- урам бәйрәме
Узган атнаның пәнҗешәмбесе шәһәребезнең Моторная урамы халкын күңелле вакыйга белән шатландырды. Бу көнне биредә урам бәйрәме уздырдылар. Моторная урамы бәйрәмен икенче төрле кечкенә Сабантуй дип атаганнар. Аны төп оештыручыларның берсе- шушы урамда гомер кичерүче Луиза Мисбахова. Урам Сабантуе башка бәйрәмнәрдән үзгә. Аны махсус әзерләнгән мәйданда түгел, ә туган урамнарында оештырганнар....
-
Нурлы йөзле күрше кызы
Ул эшләгән чорда мәдәният йортыбыз шаулап-гөрләп торды. Үз эшенең остасы булганга,бездә бер генә бәйрәм дә җырсыз-моңсыз үтмәде, һәр җирдә җанлык хөкем сөрде. Түбән Ушма авыл клубы халык белән тулы. Кулына баянын алып, сыздырып уйнап, халыкны моң дәрьясына күмеп, җыр агыла. Бу кем, дисезме? Серле зәңгән күзле, мөләем йөзле, бөдрә чәчле...
-
Хикмәтле бирнә сандыгы
Югары Кыерлы авылына Казан педагогия көллияте студентларының "Халкым җәүһәрләре" фольклор төркеме (җитәкчеләре Сәрия Исмәгыйлова ) кунакка кайтты. Алар безнең республикабызның районнарына чыгып, халкыбызның гореф-гадәтләрен туплау, үзләре төрле төбәкләрдән өйрәнеп кайткан мирасны башкаларга өйрәтү эше белән мәшгуль. Юкка гына "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" дими халык. Шул максат белән алар көндез, өй...