Хикмәтле бирнә сандыгы
Югары Кыерлы авылына Казан педагогия көллияте студентларының "Халкым җәүһәрләре" фольклор төркеме (җитәкчеләре Сәрия Исмәгыйлова ) кунакка кайтты. Алар безнең республикабызның районнарына чыгып, халкыбызның гореф-гадәтләрен туплау, үзләре төрле төбәкләрдән өйрәнеп кайткан мирасны башкаларга өйрәтү эше белән мәшгуль. Юкка гына "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" дими халык. Шул максат белән алар көндез, өй...
Югары Кыерлы авылына Казан педагогия көллияте студентларының "Халкым җәүһәрләре" фольклор төркеме (җитәкчеләре Сәрия Исмәгыйлова ) кунакка кайтты. Алар безнең республикабызның районнарына чыгып, халкыбызның гореф-гадәтләрен туплау, үзләре төрле төбәкләрдән өйрәнеп кайткан мирасны башкаларга өйрәтү эше белән мәшгуль. Юкка гына "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" дими халык. Шул максат белән алар көндез, өй шартларында, авылдашларыбыз тырышлыгы белән әзерләнгән "Бирнә сандыгын тутыру" йоласын, Гыйльмениса апаның сугыш чоры такмакларын, бәетләр яздырдылар. Чигү бизәкләре, кул эшләнмәләрен фотога төшерделәр. Ә кичен аларны һәм авыл халкын очрашу көтә иде. Кем беләнме? Безнең авыл кодасы белән! Кем соң ул дисезме? Сер итеп сакласым юк: район газетасының Дмитрий Крещенов премиясе лауреаты, Үсәлинең аяклы тарихчысы Мансур абый Фазылов белән. Ул бик күп авылларның тарихын язды, безнең Бөрсет ягы мәзәкләрен китап итеп бастырды. Авылыбыз тарихын авторның үз авызыннан ишетеп, туплаган мәзәкләренең тарихын тыңлап, безнең якның йола бәйрәмнәрен өйрәнеп кенә калмады фольклорчылар. Үзләре дә "күчтәнәч"не мулдан төяп кайтканнар. Араларында Түбән Сон авылыннан апалы-сеңелле Сиринә һәм Илсинә Әхәтовалар да бар. Сиринә Казан шәһәрендә уздырылган "Язгы тамчы" конкурсы лауреаты булса, Илсинә-Буа шәһәрендә үткән "Татар кызы" республика конкурсы җиңүчесе, Гран-при иясе! Бу кичтә кызларның әти-әниләре поднос тутырып чәк-чәк- гөбәдиясен, төркемдәге һәр балага бүләген күтәреп, тамаша карарга килде. Күчтәнәчләрне авыл халкы да авыз итте, бу гамәлләрен хуплап, кул чабып, рәхмәтен белдерде. Кунакларыбызның чыгышы шулкадәр бай һәм эчтәлекле. Сәхнәләштерелгән риваятьләр, бәетләр, билгеле бер теманы үз эченә алган фольклор тамаша аерым җырлар белән үрелеп барды. Безнекеләр дә йола күрсәттеләр, мәзәкләр сөйләделәр, җырладылар. Тамашачы бик актив безнең авылда. Һәр чыгышны көчле алкышлар, ә башлангыч мәктәп укучылары лалә чәчәкләре белән бәяләде. Кунаклар алып кайткан "Парлы чүпләм" уенын уйнап, рәхәтләнеп вальс-биюләрдә катнаштылар. Халык бу чарадан туймады. Чара беткәч тә таралышырга ашыкмады. Сәрия Салих кызын кабат сорап җырлаттылар. Ул бит безгә чит кеше түгел. Гыйнвар аенда оештырган "Җырлыйк авыл көенә" дип исемләнгән чарада танышып, яратып калдылар үзен. Бу юлы да эшендә уңышлар теләп, кабат килүләрен сорадылар. Ахырда "вечер" ясадык. Әбие дә, бәбие дә биеде зал уртасында. Тагын шунысына горурландым: безнең район җитәкчеләре дә игътибарлы икән! Тамашачылар арасында район мәгариф бүлеге мөдире Вәзир Фәизов, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе Лилия Шәрифуллина да бар иде. Тамаша ТР министрлыгы каршындагы "Традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү үзәге" фәнни хезмәткәре Эльвира Камалованың күңеленә дә хуш килде. Шундый күңелле, матур чараны әзерләшергә булышкан авылдашларыбызга, Усали авыл җирлеге башлыгы Альмир Зиатдиновка, эшмәкәрләр Фәннур Газизовка, Әмир Хәсәншинга, Ришат Гусамовка, автобус белән булышкан Вәзир Фәизовка, аппаратура белән ярдәм иткән Түбән Сон авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллинга һәм Түбән Сон мәдәният йорты хезмәткәре Фаил Сәхәповка рәхмәтебез зур.
Дания Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев