Новости по рубрике - Мәдәният
-
Мамадыш үзешчәннәренең чираттагы уңышлары
Кечекирмәнлеләр сәнгать сөючеләрне сөендерделәр.
-
Балалар хакын хаклап
"Агымсу дулкыннары" клубы чираттагы очрашуын шәһәребездәге 1нче санлы мәктәптә үткәрде. Җирле шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз районыбызның күп кенә мәктәпләрендә булып укучылар белән иҗат серләре белән уртаклашсалар да, шәһәребездәге 1нче санлы мәктәптә бер генә тапкыр да булганнары юк иде әле. Ә бит әлеге урта гомумбелем бирү учреждениесендә дә каләм тибрәтүчеләребез бар. Соңгы...
-
Сирәкләрнең берсе
Әдәбиятны үстерүгә керткән хезмәтләре өчен "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире, якташыбыз, Түбән Ушма авылында туып-үскән, олы иҗатка тәүге адымнарын районыбызның "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсендә башлаган Зиннур Мөҗип улы Мансуровка "Татарстан Республикасының халык шагыйре" дигән мактаулы исем бирелде. Мамадышлылардан мондый олы исемгә беренче булып лаек булды ул. "Татарстан Республикасының халык шагыйре" исемен...
-
Игелек җирдә ятмый
Түбән Якенең яңа мәдәният йортында үткәрелгән беренче чара аның элекке директоры Мансур Шиһаповка багышланган иде. Кыска гына гомерендә дә Мансур сыйныфташлары, курсташлары, дуслары, авылдашлары хәтерендә матур эзләр калдырып, шактый гына олы һәм игелекле эшләр башкарырга өлгерде. Узган гасырның җитмешенче елларында авылда язылмаган закон хөкем сөрә иде - иң яхшы укучылар...
-
Иҗаты белән күңелләргә иман иңдерүче рәссам-хаттат
"Каллиграфия - мәңгелек хакыйкатьләргә төшенү юлы". Нәкъ әлеге яңгырашлы исем астында , Мамадыш районының композитор Яруллиннар исемендәге сәнгатъ мәктәбендә, танылган рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның арт- проект күргәзмәсе оештырылды. Ул 2 меңнән чамасы тугра авторы,шуларның 400 дән артыгы пыялада ясалган. Нәҗип Нәккаш бизәгән китапларның, календарьләрнең исә исәбе-хисабы юк. Әлеге күргәзмәдә дә тугралар,...
-
Җыелышып күңел ачтык
Шимбә көнне "Кайтам туган якка" дип аталган дуслык бәйрәмендә авыл клубында инде күптән авылдан киткән, күпләренең йортлары ябылган кешеләрнең очрашуы аерата куанычлы булды. 80 яшен тутырып килүче Зәйнәп апа Корбанованың өздереп биюенә сокланмаган кеше булды микән?! Ул үзенең тормыш иптәше Гарәфи абый, улы Илгизәр һәм килене белән бергәләп кайткан иде....
-
Мамадышта узган көлке кичәсенә “Ата комар” да килгән иде
Районның мәдәният хезмәткәрләре көлке көнендә ел саен нинди дә булса мәзәк-шоу оештыра. Быелгы чараны "Беренче апрель шаяртуы" дип исемләгәннәр. Тамашаның сценарий авторлары Гөлназ Гыйниятова һәм Марат Баязитов. Ике сәгать дәвамында тамашачы кызыклы чыгышларны карап рәхәтләнеп күңел ачты. Хастаханәдә, мәктәптә, күршеләр арасындагы мәзәк хәлләр үзешчән артистларыбыз тарафыннан югары дәрәҗәдә сәхнәләштерелә. Программада...
-
Мамадышта узган көлке кичәсенә “Ата комар” да килгән иде
Районның мәдәният хезмәткәрләре көлке көнендә ел саен нинди дә булса мәзәк-шоу оештыра. Быелгы чараны "Беренче апрель шаяртуы" дип исемләгәннәр. Тамашаның сценарий авторлары Гөлназ Гыйниятова һәм Марат Баязитов. Ике сәгать дәвамында тамашачы кызыклы чыгышларны карап рәхәтләнеп күңел ачты. Хастаханәдә, мәктәптә, күршеләр арасындагы мәзәк хәлләр үзешчән артистларыбыз тарафыннан югары дәрәҗәдә сәхнәләштерелә. Программада...
-
Туган як күтәрә йөрәкләрне
Китапханәчеләр арасында оештырылган бәйге апогеена җитте - соңгы ике атна эчендә генә авылларда якташ шагыйрьләребезгә, язучыларыбызга, композиторларыбызга багышланган күпсанлы кичәләр булып узды. Алар берсеннән-берсе эчтәлеклерәк. Кече Кирмән - Кирмән башына багышлап күпсанлы җырлар иҗат ителгән. Аларның сүзләрен Рафаил Газизов, Вәрис Гали, Гыйльмулла Сәләхов язганнар. Авыл мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы белән...
-
Тормышның үзәгендә кайнаучылар
Тормышның үзәгендә кайнаучылар Бөтендөнья язучылар көне уңаеннан, шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп укучылары һәм китапхәнәчеләр Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Вәрис Гали, берлекнең шәрәфле әгъзасы Вахит Галиев, шагыйрә Гөлнур Васыйлова белән очраштылар. Кунаклар ничек иҗатка кереп китүләре, шигырьләрен һәм хикәяләрен ничек язулары, әсәрләренә вакыйгаларны кайдан туплаулары турында сөйләделәр. Укучыларны хикәяләрдә геройларның исемнәре...
-
Югары Якедә шагыйрьләрне яраталар
Сәнгатькә гашыйк авыл Югары Яке - милләтебезнең иң гүзәл сыйфатлары булган җырга-моңга һәвәслеген, ачык йөзлелеген, ихласлыгын, хезмәт сөючәнлеген саклап калган авыл. Моңа мин аларның мәдәният хезмәткәрләре катнашкан чараларны караганнан соң кат-кат ышанам. Китапханәче Әлфия Васыйлова, клуб мөдире Әнисә Габдрахимова һәм төп мәктәп директоры Миннури Вагыйзова белән берлектә, туган төбәгебездә яшәп...
-
Йөрәктәге хөрмәт сүнми ул
Якташыбыз, шагыйрь Әхмәт Гадел исемен мәңгеләштерү юнәлешендә Балык Бистәсе районының Олы Мәшләк авылында зур эшләр башкарыла. Әхмәт ага вафатыннан соң әлеге авыл зиратында - әти-әнисе кабере янәшәсендә җирләнгән иде. Әтисе Һади абый Бөек Ватан сугышыннан кайтканннан соң гаиләсе белән Ак Чишмәдән Шомырбаш урманчылыгына күчеп китә һәм озак еллар шунда гомер...
-
Гөлнәзирә ник дулкынлана
"Балкыш" фестивале лауреатлары, районыбызның күренекле җырчылары Гөлнәзирә Талипова һәм Ольга Петухова Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә мәшһүр җырчы Әлфия Афзалованың туган көненә багышланган иҗат кичәсендә чыгыш ясап кайттылар. Данлыклы "Безнең ил", "Земля - моя радость" җырларын башкаручы безнең ветераннарны зал алкышлап озаткан. Апрель аенда алар икесе дә Татарстан артистларының иҗади төркеме...
-
“Сандугач“ка тиңнәр юк
Яр Чаллы шәһәрендә Иңбэр Шәфыйков исемендәге өченче республикакүләм "Моңлы курай" бәйгесендә Кече Кирмәннең "Сандугач" балалар уен кораллары ансамбле Гран-прига лаек булды, ә ансамбль җитәкчесе Фарил Дөлмиев ялгыз башкаручы номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. - Алда - бердәнбер хыял һәм максат- җәен Анапада узачак "Казачок" бөтенроссия балалар фестивалендә катнашу. Без...
-
“Ак нур“да коенды Роза
Ишкинең "Ак нур" фольклор ансамбле авылдашлары Роза Заһидуллинада утырмада булды. Бу исем райондашларыбызга яхшы таныш. "Татарстан яшьләре" газетасының иң актив хәбәрчеләреннән берсе ул. Газетабыз белән дә язышып тора. Әбиләр йон тетә, җеп чорный, оекбаш белән бияләй бәйли, чигү чигә. Роза Заһидуллинаның бөтен тормыш юлын барлап чыгарга да өлгерәләр. "1945нче елны...