Новости по рубрике - Мәдәният
-
Иң зур бүләк – баш ию
Халкыбыз үзенең талантлы улларына хөрмәтен күрсәтә белә бездә. Район газетасы хәбәрчесе, мәзәкләр остасы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы. Болар - каләмдәшебез, кырык елдан артык гомерен Көек Ерыкса мәктәбендә балалар укытуга багышлаган Рәим Гобәевның иҗат юлы баскычлары. Әйе, бүген инде ул үзенең төрле газета-журналлар битләрендә дөнья күргән мәзәкләре һәм юморескалары,...
-
Канатлар талмасын
Кешелек һәм шигърият алдында зур җаваплылык тоеп иҗат итә Гөлнур Васыйлова. Әсәрләренең фәлсәфи тирәнлеге һәм кыйммәте арта бара. Редакциябезгә Әгерҗедә яшәүче композитор Мәсгут Исхаковтан хат килде. Эчендә - җыр ноталары. Август аенда якташыбыз Гөлнур Васыйлованың "Мәдәни җомга" газетасында бер битне тутырып шигырьләре басылган иде. Шуларның икесенә-"Бар әле ул", "Җырлы татар"...
-
Йомгак ясалды, бурычлар куелды
Республика һәм район җитәкчелеге соңгы ике елда авылларда мәдәният проблемасына җитди игътибар бирә. Бу аларда мәдәният учаклары төзүдә ачык чагыла. Быел безнең районда да Кече Сон, Баскан һәм Түбән Тәкәнеш авылларында заманча клублар төзелде. Алар салада яшәүчеләргә тиешле мәдәни хезмәт күрсәтергә бурычлы дигән максат куела җитәкчеләребез тарафыннан. Башка мәдәният учаклары...
-
Түбән Ушма мәктәбендә картиналар галереясы ачылды
Түбән Ушма мәктәбе узган шимбәдә картиналар галереясына әйләнде. Белем бирү йортына аларны авылдашлары, рәссам Факил Гайфетдинов тапшырды. Күргәзмәдә безнең иҗат төркеме дә бар иде. Мамадышлылар туган якларына мәхәббәтләрен, якташларын хөрмәт итүләрен эшләре белән күрсәтәләр. Узган атнаның шимбәсендә Түбән Ушма авылында туып үскән, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Россия...
-
Чаллыда кәләшләр ярышты
Татарстанда "Бриллиант кәләш-2012" исемен ачыкладылар. Узган ел кияүгә чыккан кызлар катнашучы конкурста якташыбыз Светлана Куклина да бар иде. Безнең иҗат төркеме дә җанатарларга кушылып, Яр Чаллы шәһәренә юл тотты. Яшьләр каласыннан безнең репортаж.
-
Кече Кирмән “Сандугач”ы “Салават күпере”ндә сайрады
"Радуга-"Салават күпере" беренче республика балалар-яшүсмерләр фестивале милли мәдәнияткә гашыйк 6-18 яшьлек сәнгатькәрләрне 21нче апрельдә башкалабызга җыйды. Татар, рус, украин, чуваш, удмурт җырчылары, Кавказ, Себер, Европа халыклары биючеләре, төрледән-төрле вокаль-инструменталь ансамбльләр Татарстан Халыклар дуслыгы йортында көне буе көч сынаштылар. Кече Кирмән авылының Фарил Дөлмиев җитәкчелегендәге 23 кешелек "Сандугач" халык уен кораллары...
-
Эзләнүләр бушка китми
Биеклеккә күтәрүче Миңгол ага Әле кайчан күренекле татар композиторларының, халык һәм фольклор җырларын шулай озаклап тыңлап утырыр идек. Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевка аларга багышланган үз исемендәге төбәкара фестиваль уздырганы өчен мең рәхмәтле Мамадыш тамашачысы. Миңгол ага үзенең башкару һәм мөгаллимлек тәҗрибәсен киң кулланып, яшь, әле сәхнә дигән биеклеккә...
-
Тәрбия сәнгатьтән башлана
Лаеш район мәдәният йорты ике көн дәвамында "Созвездие-Йолдызлык-2013" эстрада сәнгате буенча XIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгеләрендә катнашучылар арасында йөзләгән сәләтле балаларның барлыгын күрү бәхетенә иреште. Иҗади бәйгедә Лаеш, Мамадыш, Алексеевск, Югары Ослан, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары балалары көч сынашты. Николай Михайлов Миңа чәршәмбе көнне мәртәбәле жюри...
-
Җанатарларга фәрман
Казан Россиянең биюче башкаласы исеме өчен көрәшне дәвам итә. Телевидение тарихында масштабы буенча тиңе булмаган "Зур биюләр" проекты федераль каналга республикабызның төрле почмакларыннан җыелган 100дән артык биюченең кире кайтуын көтә. Гөлназ Кадыйрова Татарстанлыларның иҗади командасы тамашачы күңеленә шоу оештырылган көннән үк хуш килде һәм чирек финалда хореографиянең югары дәрәҗәдәге үрнәген...
-
Диана, син яшисең күңелләрдә!
Узган атна шимбәсендә, Диана Мишкинаны зурлап, район мәдәният йорты сәхнәсе түрендә көне буе балалар җырлады, биеде. Аларның чыгышларын җөмһүриятебезнең мәшһүр сәнгать эшлеклеләре бәяләде. Николай Җөриле Диананың әнисе Светлана Сабирова, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Георгий Ибушев, Әүхәдиев исемендәге Казан музыкаль көллиятенең сәнгать җитәкчесе Резеда Әүхадиева, "Туганайлар" газетасы редакторы Людмила Белоусова,...
-
Яшь чактагы көй-моңнарны, кабат яңартыйк әле
"Өлкәннәр күңеле-акыл, зирәклек, хикмәт, җыр-моң дәрьясы!"-диясе килде әлеге концертны карагач. Алсу Спиридонова Ветераннарның "Балкыш" республика сәнгать фестивале районыбызда инде гыйнвар аенда ук старт алган иде. Жюри биш икътисадый зонада 300дән артык чыгыш караган. Якшәмбе көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә гала-концертта зоналарда җиңү яулаган 30 номер күрсәтелде. Өлкәннәр вокал, нәфис сүз,...
-
Вакытлыча эшкә кергән мөдир клубта 20 елга калды
Ул көнне бик яхшы хәтерли Марсель. Арташ авылы клубында мөдир булып эшләргә кеше таба алмаган авыл советы рәисе, яздан гына совет армиясеннән кайткан егетнең капкасын шакыды. Ринат Хәйруллин. Урта Кирмән авылы Сентябрь киче иде. Рәиснең гозерен аңлап алган егет, бик авырлык белән, Яңа ел бәйрәмнәрен уздырганчы гына эшләп торырга ризалык...
-
Җырлап күңел ачалар
28нче март көнне Красная Горка мәдәният йортында "Бергэлэп без көчлерәк" дип исемләнгән республика иҗат фестиваленең район сайлап алу туры уза. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешуга 25 ел тулу уңаеннан үтүче чараның частингы 10.00 сәгатьтә башлана. Фестивальдә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Сайлап алу түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: - әдәби сүз - хореографик иҗат...
-
Ветераннар Советы рәисе Гөлнәзирә Талипова “Татар-информ”да
Районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Солветы рәисе Гөлнәзирә Талипова "Татар-информ" агентлыгында республика "Балкыш" фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә катнаша. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентылыгында "Балкыш" республика фестиваленә багышланган матбугат конференциясе уза. Биредә Казан шәһәре, Биектау, Бөгелмә, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан һәм Мамадыш районнары вәкилләре катнашуы көтелә. Алар арасында республика ветераннар советы...
-
Ветераннар хоры "гастрольдә"
Бүген районыбызның ветераннар хоры "Кайгырту" үзәгендә булды. Биредә алар тернәкләндерү курсы узучы өлкәннәргә концерт программасы тәкъдим иттеләр. Тамашачы хөрмәтенә җыр-бию, шигырьләр әзерләнгән иде. Мәдәни чара 1 сәгатьтән артык дәвам иткән.