Новости по рубрике - Җаныгыз ник әрни?
-
Җаныгыз ник әрни?
Без еш кына кичке сәгать уннан соң кемнәрнеңдер кычкырган, сызгырган, җырлаганнарын, ремонт ясаган, төзелеш алып барган вакыттагы, салют аткан тавышларны ишетәбез. Ә бит канун нигезендә эш көннәрендә-22.00 сәгатьтән алып 9.00, ә шимбә-якшәмбедә 22.00-6.00 сәгатьләрдә тавышланырга ярамый. Гражданнарның тынычлыгы күпкатлы яисә шәхси йортларда, хастаханәләрдә һәм башка объектларда гына түгел, ә алар...
-
Кагыйдәләрне үтәү зарур
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә ник шулай битараф соң без?! "Леспромхоз" тукталышында "Юлдан чыкканда җәяүле өстенлеге" билгесе торса да, бу тирәдә бер генә водительнең дә җәяүлене үткәреп җибәргәне юк. Спирт заводы чатында, светофор булуга да карамастан, шундый ук хәл. Тротуарга парковкаланган, туктап торган машиналар адым саен. Шушы "акыллы"лар аркасында без, җәяүлеләр,...
-
Онытырга хакыбыз юк
"Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!"-ди мәкаль. Кар-яңгыр астында, ач-ялангач килеш, без яхшы тормышта яшәсен өчен, алар көне-төне фашистларны тар-мар иттеләр. Нинди генә авырлыклар күрмәде алар: әсирлеккә төшү, яралану, өшү, ачыгу... Без мәктәптә укыган елларда төсле кәгазьдән ясап, 9нчы майда ветераннар каберенә чәчәк куярга зиратка бара идек. Элегрәк үлгән ветераннар фатир...
-
Этләр тешләк була
Нократ яр буе урамында бәйдән ычкынган этләр күп. Бу урамга кунакка килүчеләрне, спирт заводы мунчасына баручыларны өерләре белән урап алып, җибәрми торалар, куркыныч ырлыйлар. Гомумән шәһәрдә хуҗасыз этләр күбәйде. Берәрсен тешләгәнче аларга чара күрсеннәр иде.
-
Тукталыш кирәк безгә
Шәһәребезнең "Диксис" салоны янында автобус павильоны бар иде. Красная Горкага автобус көтүчеләр анда яңгырдан, кардан, җилдән ышыкланып басып торды. Тротуар ясаганда аны сүттеләр. Яңасын куярлар дип өметләнгән идек. Юкка чыкты... Балалар бакчасыннан чыккан сабыйлар, карт-корылар, олы хуҗалык сумкасы күтәргән хатыннар өеребез белән автобус көтәбез. Сумка куярга, баланы утыртып торырга, кереп...
-
Җаныгыз ник әрни?
Сезне нәрсәдер борчый, яисә ни өчендер бик шатланасызмы? Бу сәхифә нәкъ менә Сезнең өчен! Үзегезне борчыган, куандырган мәсьәләләр турында башкалар белән дә уртаклашыгыз. Фикерләрегезне безнең сайтка юллагыз. Иң кызыклылары һәм актуаль дип табылганнары район газетасы бирләрендә дә урын алачак (фикерләрегезне комментарий рәвешендә языгыз).