Кагыйдәләрне үтәү зарур
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә ник шулай битараф соң без?! "Леспромхоз" тукталышында "Юлдан чыкканда җәяүле өстенлеге" билгесе торса да, бу тирәдә бер генә водительнең дә җәяүлене үткәреп җибәргәне юк. Спирт заводы чатында, светофор булуга да карамастан, шундый ук хәл. Тротуарга парковкаланган, туктап торган машиналар адым саен. Шушы "акыллы"лар аркасында без, җәяүлеләр,...
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә ник шулай битараф соң без?! "Леспромхоз" тукталышында "Юлдан чыкканда җәяүле өстенлеге" билгесе торса да, бу тирәдә бер генә водительнең дә җәяүлене үткәреп җибәргәне юк. Спирт заводы чатында, светофор булуга да карамастан, шундый ук хәл. Тротуарга парковкаланган, туктап торган машиналар адым саен. Шушы "акыллы"лар аркасында без, җәяүлеләр, олы юлга чыгарга, һәлакәт хәле тудырырга тиешме?! Мин моны ЮХИДИнең үз эшен башкарып бетермәве дип саныйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев