Новости по рубрике - Җәмгыять
-
Мамадышта бәйрәм ярминкәсе үтте
Раштуага багышланган чаралар 7 гыйнварда Нократ Яр буенда үткәрелгәнлектән бәйрәм ярминкәсе дә шунда узды. Бу юлы аңа Шәдче икътисади зонасы хуҗалыклары һәм учрежденияләре килде. Якты Раштуа бәйрәме көннәрендә православ динен тотучылар чын күңелдән ял итеп, рухи кыйммәтле традицияләрен олыладылар. Изге бәйрәм уңаеннан зур чара Нократ яр буенда узды. Биредә, иртәнге...
-
Яшь инспекторлар бәйрәм белән котлады
2013нче ел башыннан Татарстанда 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 14 кеше үлгән, 99 ы төрле тән җәрәхәтләре алган. 7нче гыйнварга булган статистика әнә шундый саннардан гыйбарәт. Мамадыш машина йөртүчеләре дә үзенчәлекле дисциплина белән аерылып тормыйлар. Ә бу максаттан профилактика чаралары даими үткәрелә бит. Бәйрәм алдыннан да юл хәрәкәтенең яшь...
-
Әкияттән ким түгел
Кыш җитүгә районыбызда үзеңне сихри әкият дөньясында дип ныграк хис итәсең. Традиция буенча, ел саен декабрь аенда һәр оешма-преприятие, учреждение коллективлары территорияләрендә кар сыннары ясарга керешәләр. Әлеге чарадан авыл җирлекләрендәгеләр һәм шәхси йортлар да читтә калмый. Елдан-ел сыннарның саны арта, алар төрлеләнә һәм матурая бара. Алар арасында нинди генә персонажлар...
-
ЗАГС бүлегенә– 95 яшь!
Район ЗАГС бүлеге 95 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залына бәйрәмгә килүчеләр бу көнне үзләрен яшь кәләшләр мәҗлесенә кергәндәй хис иткәндер. Залга керү өчен узган гасырның 20нче елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр вакыт аралыгында төрле елларда кияүгә чыккан гүзәл ханымнарның туй күлмәкләреннән эшләнгән...
-
Полиция хезмәткәрләренә торак сертификаты тапшырдылар
Татарстан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен, агымдагы елда өченче мәртәбә, торак төзү яки сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүгә сертификатлар тапшырылды. Бәхетлеләр исемлегендә Мамадыш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә бар. Яңа ел алдыннан күңелле сюрприз бүгенге көндә эчке эшләр органнарында хезмәт итүчеләрне, шулай ук...
-
Ярминкәгә суыклар киртә түгел
Авыл хезмәтчәннәрен кышкы салкын куркытмый. Һава температурасы түбән булуына карамастан, узган шимбәдә алар шәһәрдәшләребезне продукция белән тәэмин итте. Шәһәребездәге быелгы соңгы ярминкәне Кирмән зонасы үткәрде. Иртәнге якта термометрлар минус 30 градус күрсәтүгә дә карамастан, сәүдәне башлап та җибәргәннәр иде инде алар. "Бу юлы халык сөт һәм сөт продуктларын бик тиз...
-
Район башлыгының чыршы бәйрәме узды
Укучыларның Яңа ел бәйрәмнәре район башлыгы Ёлкасы белән башланып китте. Аны кичә район мәдәният йортында үткәрделәр. Район башлыгының чыршы бәйрәменә төбәгебез мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң яхшылары-фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр җыелган иде. Мамадышыбызның, Татарстаныбызның, илнең иртәгесе көне-алар кулында булачак. Моны үзенең чыгышында районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов та...
-
“Өмет”кә ЮХИДИ кыш бабае килде
"Өмет" социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен быел бүләкне ЮХИДИ Кыш бабае китерде. Тәм-томнарны балаларга тантаналы шартларда тапшырдылар. Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай бүләкне җыр-бию башкарган яки шигырь сөйләгән балаларга бирсә, "Өмет" социаль приютында үткән чара бераз үзгәрәк иде. Мамадыш районы буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов һәм Юл йөрү куркынычсызлыгы дирекциясенең...
-
Мәшгульлек үзәкләре эш урыннары булдырырга тиеш!
Районыбызның мәшгульлек үзәге коллективы республикада иң яхшылар рәтендә. Бу хакта әлеге оешма җитәкчеләренең шәһәребездә узган киңәшмәсендә билгеле булды. Анда быелга йомгак ясап, алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Муниципалитет бинасының утырышлар залына җыелган кунаклар өчен иң элек Мамадыш районы мәшгульлек үзәге коллективына багышланган фильм тәкъдим иттеләр. Безнекеләрнең нинди шартларда эшләвен күпләр ак...
-
Мөселман гаиләләре өчен викторина үткәрделәр
Мөселман гаиләләрен үзара таныштыру, элемтәләрне ныгыту. Шул максатларны күздә тотып, шәһәребез мәдрәсәсе базасында бәйрәм чарасы үтте. Мамадыш мәдрәсәсендә төрле дини чаралар даими төстә үткәрелеп килә. Бу юлысы бирегә районыбызның мөселман гаиләләрен җыйдылар. Мөхтәсибәт башлыгы Илһам хәзрәт Миннегалиев әйтүенчә, әлеге чарага унлап гаилә килгән. Дини бәйрәм түгәрәк өстәл артында үтте. Иң...
-
Урманчының перспективасы зур
Гүзәл табигатьле Берсут төбәге дә заман белән бер адымда атлый. Перспективасы исә тагын да зуррак. Бу турыда район башлыгы Анатолий Иванов Урманчы авыл җирлегенә булган эшлекле сәфәре вакытында белдерде. Илдәге икътисади үзгәрешләр нәтиҗәсендә Кама урманчылыгы, ял йорты, участок хастаханәсенең бер-бер артлы яшәүдән туктаулары бу як халкын кыен хәлдә калдырса да,...
-
Табиблар белән җитди сөйләшү
"АК-БАРС-Мед" иминият компаниясе" белгечләре урыннарда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын әледән-әле тикшереп торалар, халык арасында сораштырулар үткәрәләр, хастаханә җитәкчелеге белән очрашулар оештыралар. Шундыйларның чираттагысы бу атнада үткәрелде. "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" ҖЧҖенең Алабугадагы филиалы директоры Алена Әхмәтова, баш белгече Эльвира Краснова, филиалның Мамадыш районындагы баш белгече Эльвира Гайфетдинова, район үзәк хастаханәсе...
-
Игезәк балаларны район башлыгы тәбрикләде
Ике тантана бер көндә үтте. Никахларны рәсмиләштерү сараенда игезәк балаларны бүләкләделәр, ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Тантаналы чара район башлыгы Анатолий Иванов катнашында узды. Бирегә шулай ук пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов, "Ак Барс-Мед" иминият компаниясе ҖЧҖнең Алабуга филиалы директоры Алена Әхмәтова да килгән иде. Алар бәхетле гаиләләрне тәбрикләп, изге теләкләрен...
-
Мамадышта хәйрия марафоны үтте
Быелгы инвалидлар декадасы кысаларында дәвам иткән игелеклелек акциясе барышында барлыгы 853 мең сумнан артык акча җыелды. Шуның - 550 мең сумнан артыгы хәйрия марафоны кысаларында. Тулырак итеп, киләсе материалда. Район мәдәният йортының фойесында хәйрия марафонына килүчеләрне күргәзмә каршы ала. Әлеге эшләр физик мөмкинлекләре чикле балалар кулы белән иҗат ителгән. Мондый...
-
“Мөстәкыйль балалар” флэшмоб үткәрде
Без һәркөнне диярлек кибеткә продукция алырга йөрибез. Әмма янәшәдә товар сайлаучы физик мөмкинлекләре чиклеләргә игътибар күрсәтәбезме соң? Шәһәрдәшләребездә мәрхәмәтлелек хисләре уяту максатыннан укучылар флэшмоб үткәрде. Әлеге балалар 3нче санлы татар гимназиясе укучылары. Алар "Мөстәкыйль балалар" проектында катнаша. Бу чараны инвалидлар декадасына багышладылар. 6,7 һәм 8нче сыйныф укучылары шәһәребезнең бер сәүдә...