Новости по рубрике - Җәмгыять
-
Суга кергәнче, чыгасыңны уйла!
Татарстан сулыкларында коену сезоны ачылганнан башлап 32 кеше батып үлгән. Шуларның 3се балалар. Бәла-казага китергән сәбәпләр күптөрле, әмма ул бары бер әйберне- кеше гомерен алып китә. Су корбаннары арасында мамадышлылар да бар. Районыбыз сулыкларында 5 кеше үлгән. Күңелсез саннар быелның беренче айларыннан ук искәртелә. 17 нче апрель көнне Максим Починок...
-
Мамадыш районы җәмәгатьчелеге тагын бер зур югалту кичерде
Оста оештыручы, алтын йөрәкле шәхес Ильяс Әсәдулла улы Шәрапов фаҗигале төстә вафат булды. Аны соңгы юлга якшәмбе көнне озаттылар. Ильяс Әсәдулла улы Шәраповка быелның язында нибары 45 яшь кенә тулган булган. Гомеренең соңгы 14 елы Соколка авылы язмышы белән турыдан-туры бәйле. 1998нче елның 28нче апреленнән Соколка җирле үзидарәсе Советы рәисе,...
-
Эшлекле киңәшмәдә яңа бурычлар билгеләнде
Июньнең үткән көннәрендә Мамадыш районы явым-төшем буенча республикада беренче бишлеккә керде. Яңа уңышка яхшы нигез бу. Ләкин барысы да табигать һәм һава торышына гына бәйле түгел шул. "Басуларны чүп үләннәрдән чистартуга җаваплырак якын килергә вакыт,"- диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ришат Исмәгыйлев оешма-предприятие җитәкчеләренең гомуми район киңәшмәсендә....
-
Җәйге мөселман лагеры эшли башлады
Шулай ук чәршәмбе шәһәребез мәдрәсәсендә җәйге мөселман лагеры эшли башлады. Аның беренче сменасы малайлар өчен булса, бу юлы чират кызларда. Районыбыз укучыларының җәйге һәм кышкы каникуллары чорында мөселман лагерьлары 2000нче елдан бирле эшләп килә. Аның быелгысын мәдрәсә бинасында мөхтәсибәт оештыра. Беренче сменаны мөселман малайлары өчен үткәргән булганнар. 9 көнлек чираттагы...
-
Инвалид балалар өчен бәйрәм чарасы үтте
Бәйрәм уңаеннан кичә физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, аз тәэмин ителгән һәм исәптә торучы гаиләләр "Кайгырту" үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегенә җыелды. Биредә алар өчен төрле конкурслар, кызыклы бәйгеләр үткәрделәр. "Кайгырту" үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлеге базасында бәйрәм чарасы үтте. Аны социаль яклау идарәсе, инвалидлар җәмгыяте, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге һәм...
-
Румил бала тудыру йортыннан таныклык белән чыкты
Бүген халыкара балаларны яклау көнендә янә бер чара узды. Беренче тапкыр шәһәребезнең бала тудыру йортында тантаналы төстә яңа туган сабыйга таныклык тапшырдылар. Ренат һәм Римма гаиләсендә бу беренче сабый. Яшь әти-әни үзләре Яр Чаллы шәһәрендә яши. Римма тумышы белән Яңа Комазан авылыннан. Исәптә Мамадыш табибларында торган. Шуңа да сабыйны туган...
-
Башкала журналистлары Мамадыш тарихын өйрәнә
Кирмән археологик комплексы төбәгебез тарихын тулыландыруда иң кыйммәт һәм уникаль һәйкәлләрнең берсе булып тора. Шәһәрчек белән бу көннәрдә ТЯГ телеканалының "Семь дней" программасы иҗат төркеме дә танышып китте. Алар Мамадыш тарихы хакында материал әзерли. Районыбыз территориясендә урнашкан Кирмән шәһәрчеге археологик һәйкәле федераль дәрәҗәдәге объектларның берсе. Рус елъязмаларында Кирмәнчекнең туган көне...
-
Мамадышның Катмыш авылында яңа ФАП ачылды
Сәламәтлек саклау өлкәсен яңарту программасын уңышлы тормышка ашырган өчен бүләк рәвешендә республикабызга федераль бюджеттан 603 миллион сум өстәмә акча бүлеп бирелде. Татарстан башлыгы аларны беренчел медицина учреждениеләрен яңартуга юнәлтте. Әлеге федераль программа нигезендә районыбызда беренче фельдшерлык-акушерлык пункты сафка басты да инде. 25нче май көнне Катмыш авылында аны тантаналы ачу булды....
-
Җире булгач, өе дә булыр
"Урын түрәләр өчен!" - соңгы эш визиты белән килгәч, шәһәрдә яшәүче күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән җир участокларын караганнан соң, ТР Президенты аларга әнә шундый бәя бирде. Мамадышлылар моның белән тулысынча килешә. Сишәмбе көнне беренчеләрдән 10 сотый җиргә ия булганнар үзләрен бәхетле сизгәннәрдер. Бүленгән участоклар стадион-ипподром артында, аннан менә...
-
Ветеран механик китап укып хатирәләрне яңарткан
Өченче бөтендөнья сугышын булдырмый калуда безнең дә өлеш бар. Ветеран Мәгъсүм Тимербаев үзе хезмәт иткән отряд хакында шулай ди. Ул 50нче еллар башында Кореяда булган бәрелешләрдә катнаша. Арташ авылында гомер кичерүче Мәгъсум Тимербаев ничә еллар узганнан соң кабат яу кырында йөреп кайткандай булдым, ди. Моның төп сәбәпчесе- отряд командирыннан имзалы...
-
Бәллүр каләмнең берсе Мамадышка кайтты
Быелгы Матбугат көнен коллективыбыз зур уңышлар белән каршы алды. "Бәллүр каләм" конкурсының икенче этабына берьюлы өч номинациядә чакыру килде. Шуларның берсе Татарстан журналистикасының иң зур бүләгенә ия. 19 май - Татарстан Республикасы матбугаты көнендә,"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" XV журналистлык конкурсы йомгаклары игълан ителде. Әлеге...
-
Районда Алтын туйлар гөрләде
Районыбызда беренче тапкыр гаиләләр фестивале узды. Мәдәният йорты сәхнәсе түрендә-бергәләшеп 50 елдан артык гомер кичергән парлар. Бәйрәмне оештыручылар иң күренеклеләрне, дәрәҗәлеләрне генә чакыру бурычын куймаган. Алар арасында иң тыйнак авыл хезмәткәрләре, эшчеләр дә күп. Ә чараның төп "хуҗабикәсе"-Мәхәббәт иде. Гаиләләр фестивале рәсми мизгелләрдән башланды: "алтын туйчылар" районның юбилярлар китабына имзаларын...
-
Электромобильләр кайтты
Шәһәребез урамнарында нәни шоферлар пәйда булды. Аларны Совет урамында һәм Нократ яр буенда очратырга мөмкин. Киләчәктә электромобильчеләрне Җиңү Паркында да күреп булачак. Кечкенә машиналар 25-30 кг кадәрге сабыйлар өчен исәпләнгән. Мамадышлылар аларда һәркөнне 16 сәгатьтән- 20 сәгатькә кадәр йөри ала.
-
Шәфкать туташлары бәйрәм итте
Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең күпчелеген урта буын белгечләр тәшкил итә. Бу көннәрдә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Ел саен 12нче май Халыкара шәфкать туташы көне буларак уза. Шәфкать туташларының хезмәте физик яктан да, рухи өлкәдә дә бик катлаулы. Бу һөнәргә сабыр холыклы, көчле ихтыярлы кешеләр генә тугры кала. Юкка гына...
-
Шәһәрдә үсентеләр саны артты
Мамадыш совхозы урамнарын миләш һәм юкә үсентеләре бизәде. Шәһәребез мәктәпләре укучылары, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Бөтенроссия агач утырту көнендә катнаштылар. Агач утырту көнен ил күләмендә тәүге мәртәбә 2011 нче елны үткәрделәр. Әлеге чараның рәсми датасы итеп майның икенче шимбәсе билгеләнде. Шул рәвешле, Россиянең экологик календаренда яңа "яшел" дата билгеләнде. Быел илнең...