Өченче бөтендөнья сугышын булдырмый калуда безнең дә өлеш бар. Ветеран Мәгъсүм Тимербаев үзе хезмәт иткән отряд хакында шулай ди. Ул 50нче еллар башында Кореяда булган бәрелешләрдә катнаша.
Арташ авылында гомер кичерүче Мәгъсум Тимербаев ничә еллар узганнан соң кабат яу кырында йөреп кайткандай булдым, ди. Моның төп сәбәпчесе- отряд командирыннан имзалы...
Өченче бөтендөнья сугышын булдырмый калуда безнең дә өлеш бар. Ветеран Мәгъсүм Тимербаев үзе хезмәт иткән отряд хакында шулай ди. Ул 50нче еллар башында Кореяда булган бәрелешләрдә катнаша.
Арташ авылында гомер кичерүче Мәгъсум Тимербаев ничә еллар узганнан соң кабат яу кырында йөреп кайткандай булдым, ди. Моның төп сәбәпчесе- отряд командирыннан имзалы "Миги" против "Сейбров" исемле китап алу.
- Бу китапның авторы мин хезмәт иткән отрядның командиры Евгений Пепеляев. Биредә без катнашкан бәрелешләр хакында сурәтләнә. Аны укып чыккач, ул елларга кире кайттым,- ди Мәгъсум абый.
Мәгъсум абыйның командиры Евгений Пепеляев Мәскәүдә яши икән. Автографлы китапны аңа ил башкаласына кунакка баргач оныгы алып кайта. Евгений Пепеляевның адресын интернеттан тапкан.
Мәгъсум Тимербаевны армия хезмәтенә 1949 нчы елны алалар. Иң элек Вольскийда өйрәнү курсларын узалар. Аннан Мәскәү янында хезмәт иткән. Шуннан аларны Кореядагы бәрелешләргә озаталар.
- Безнең төп бурыч Яутзян елгасы аркылы салынган күперне дошман һөҗүменнән саклау иде,- ди Мәгъсум абый.
Кайнар ноктада хәрби очкыч механигы булып 2 ел хезмәт итә якташыбыз. Туган ягына 4 елдан соң, 1953нче елны әйләнеп кайта.
- Кайткач бер ай эчендә гаилә кордык. Иптәшем Сания шушы авылныкы. 2 малай тәрбияләп үстердек, 4 оныгыбыз бар,- ди Мәгъсум абый.
Армиядән соң күмәк хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә төп нигездә Сания апа белән икесе гомер кичерәләр. Балалары читтә яши икән. Өлкән булуларына карамастан, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, берничә баш сарык асрыйлар.
Нет комментариев