Җәмгыять
Бәллүр каләмнең берсе Мамадышка кайтты
Быелгы Матбугат көнен коллективыбыз зур уңышлар белән каршы алды. "Бәллүр каләм" конкурсының икенче этабына берьюлы өч номинациядә чакыру килде. Шуларның берсе Татарстан журналистикасының иң зур бүләгенә ия.
19 май - Татарстан Республикасы матбугаты көнендә,"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" XV журналистлык конкурсы йомгаклары игълан ителде. Әлеге...
Быелгы Матбугат көнен коллективыбыз зур уңышлар белән каршы алды. "Бәллүр каләм" конкурсының икенче этабына берьюлы өч номинациядә чакыру килде. Шуларның берсе Татарстан журналистикасының иң зур бүләгенә ия.
19 май - Татарстан Республикасы матбугаты көнендә,"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" XV журналистлык конкурсы йомгаклары игълан ителде. Әлеге тантанага "Иң яхшы район газетасы" номинациясендә директорыбыз Светлана Ханова, "Объектив аша караш" номинациясендә видеооператор Алексей Шишмагаев һәм "Тема җирле, осталык башкаланыкы" номинациясендә хәбәрчебез Алсу Спиридонова чакырулы иде.
Редакциябез тарихында төрле елларда бу бүләккә газета коллективы, элекке хезмәттәшебез Алена Смирнова, журналистыбыз Вәрис Гали лаек булганнар иде. Быел Татарстан матбугатының иң көчле "каләм акулалары" белән беррәттән әлеге мәртәбәле бүләкне Алсу Спиридонавага тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев