Новости по рубрике - Спорт
-
Мамадыш эшмәкәре папаха киде
Түбән Ушма авылында эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин призына ирекле көрәш буенча икенче мәртәбә Бөтенроссия турниры узды. Ике көн дәвамында келәмдә Россиянең төрле төбәгеннән килгән 250 дән артык көрәшче бил алышты. Бәйгенең төп мизгелләре безнең репортажда. Рифат Мотыйгуллин оештырган Бөтенрәсәй турнирына спортчылар гына түгел, ә сәнгать кешеләре дә килгән иде. Кавказ халыклары...
-
Шахтер егет футболны сөйде
Кече яшьтән футболга гашыйк иде Иван Иванов. Ылыя малайлары күрше авылларга барып, я үзләре аларны чакырып, иптәшләрчә очрашулар уздыралар иде. Арча педагогия училищесында укыганда да әлеге спорт төрен ташламый ул. Николай Михайлов Түбән Ушма авылындагы спорт комплексында барган ике көнлек турнир футболчыларны гына түгел, җанатарларны да киеренкелектә тотты. Аеруча финалда...
-
Эшмәкәр футбол уйнатты
Инде 5 нче ел рәттән шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин призына район күләмендә мини-футбол буенча турнир оештырыла. Агымдагы елда Т.Ушма авылы спорт комплексында 22 команда кубок өчен көрәште.
-
Спорт һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре прокурорга хисап тоттылар
Районыбыз прокуратурасы вәкилләре тарафыннан шәһәрдәге өстәмә белем бирү учреждениеләре тикшерелгән булган. Ачылган җитешсезлекләрнең ни дәрәҗәдә бетерелүе район прокуроры каршындагы эш төркеменең чираттагы утырышында барланды. Универсиадага бәйле рәвештә балалар-үсмерләр республика спорт мәктәбенә капиталь ремонтның тоткарлануын хәбәр итте директоры Руслан Имамиев. Кайбер төркемнәрдә тренировкалар атнага бишәр тапкыр үткәрелә икән. Аларның атнага ике...
-
Кунаклар бүләксез калдырды
Космонавтика көненә багышлап үткәрелгән хоккей турнирының төп бүләге Мамадыштан читкә китте. Ләкин моңа үпкәләргә кирәкми. Димәк, кунаклар өстенрәк, көчлерәк булып чыктылар дигән сүз. Николай Михайлов Үткән атна азагында "Олимп" Боз сараена 10 яшьлек хоккейчылар хуҗа булып алды. Биредә өч көн дәвамында "Олимп-2003" командасында уйнаучы хоккейчыларның кайбер әти-әниләренең иганәчелек ярдәме белән...
-
Сезон тәмам: ул дәвам итә
Ярты елга сузылган хоккей сезоны, нигездә, төгәлләнде. Шәһәребезнең төрле яшьтәге биш командасы Татарстан беренчелегендә чыгыш ясады. Николай Михайлов Нигездә, хоккейчыларыбызның уеннарына югары бәя куяр идем мин. Кечкенә генә Мамадыш шәһәре уенчылары башкалабыз, республика әһәмиятендәге шәһәрләр командалары каршында югалып калмадылар. Киресенчә, кайбер көндәшләребезнең тренерлары малайларыбызның боздагы матур комбинацияле уеннарыннан көнләшүләрен яшермәделәр....
-
“Тәхет”тә–тагын Коммуналчылар
"Быел финалга кадәр күтәрелгәнбез икән, мин моңа бик канәгатьмен," - диде "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш районы филиалы җитәкчесе Виктор Кузнецов, егетләренең "Мамадыш ЖКУ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять командасы белән хәлиткеч уеннары башланганчы. Николай Михайлов Чыннан да, юлчылар быел болай да бер башка югары сикерделәр. Мәгълүм булганча, агымдагы елда да өч ай чамасы...
-
Җәйге Универсиадага мамадышылылар да юл тота
Мамадыш районы укучылары да 27 җәйге Универсиаданың шаһитләре була алачаклар. Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән район гомумбелембирү учрежденияләренең укуда, спортта уңышларга ирешкән, мәктәп тормышында актив катнашкан укучылары тамашачы рөвешендә Казан шәһәрендә узачак Универсиада да катнаша алачаклар.Район мәгариф бүлеге иде 1012 билетка заявка юллады. Бүгенге көндә бирегә юл тотачак балалар...
-
Финиш якынлаша
Район оешма-предприятияләре арасынданы мини-футбол буенча спартакиада ахырына якынлаша. Ярышларда һәр коллектив уңышлы гына чыгыш ясады. Финалга исә 4 команда чыкты. 1 һәм 2 нче урыннар өчен "Татавтодор" оешмасы белән " Мамадыш ТКХ" ҖЧҖ, ә 3 нче урын өчен "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән "АПК азык-төлек программасы" көрәшәчәк.
-
Тиешле балл җ ыелды
Яшь волейболчыларыбыз узган атнада жанатарларын сөендерделәр. 1997-1998нче елларда туган Татарстан укучылары Спартакиадасында кызлар һәм малайлар командалары үз төркемнәрендә беренче урыннарны яулап, кирәкле булган 160 баллны җыя алдылар. Николай Михайлов Соңгы елларда безнең уенчыларыбызның Спартакиада кысаларында уздырылган ярышларда кайчан уңышка ирешкәннәрен анык кына хәтерләмим. Ә моңа ирешү өчен командаларыбызга кайбер баскычларны...
-
Республика юлчылары Мамадышта жыелды
Шимбә көнне, шәһәр стадион-ипподромында "Татавтодор" оешмасы филиалларының республика чаңгы ярышлары узды. Барлыгы биредә 10 филиал командалары катнашты. Алар арасында Аксубай, Апас, Арча, Чүпрәле, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Саба, Яр Чаллы командалары бар иде. Ярышның тантаналы ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов : "Район күләмендә әлеге төр чара тәүге тапкыр...
-
Мөмкинлекләре чикләнгән Мамадыш спортчыларын республикада беләләр
Мөмкинлекләре чикләнгән якташларыбыз үзләре өчен яңа спорт төре булган голбол буенча тәүге бәйгедә уңышка ирештеләр. 15-17нче март көннәрендә Алабуга шәһәрендә күрү буенча инвалидлар арасында голбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Анда Мамадыш данын Фирназ Фәләхов, Вазыйх Садыйков, Андрей Пакшинцев, Илшат Фәләхов, Зөбәрия Мөхетдинова, Гөлнур Ногуманова, Рузалия Шакирова якладылар. Хатын-кызлар-5 команда...
-
“Олимп-2001” “Ак бүре”гә оттырды
"Олимп-2001" хоккей командасы Татарстан беренчелеге кысаларында үз бозында Казанның "Ак бүре" уенчыларын кабул итте. Әлеге бәйге өченче урын өчен иде. Кызганычка каршы, хоккейчыларыбыз кунакларга 3:2 исәбе белән бирелергә мәҗбүр булдылар. Ни әйтсәң дә, көндәшләр быелгы сезонда Идел буе Федераль округы беренчелегендә лидерлардан саналды. Җавап уены Казанда үтәчәк.
-
Чаңгы спортында иң җитез педагогларны ачыкладылар
Бүген районыбызның барлык белем бирү учрежденияләре хезмәткәрләре чаңгыга басты. Аларны мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы "Аргамак" спорт уены берләштерде. Ир-атларга 3 чакрымга сузылган дистанцияне иярләргә туры килде, ә хатын-кызларга исә 2 километрны. Биредә барлыгы 20 команда составында 68 кеше катнашты. Нәтиҗәдә, хатын-кызлар арасында 35 яшькә кадерлеләр арасында 1 нче урын коррекцияләү...
-
Мамадыш кызлары Татарстан данын яклый
Кече футбол буенча 1996-1997 елларда туган кызлар җыелма командасы иртәгә Дзержинск шәһәренә юл тота.спортчыларыбыз 15-20 март көннәрендә финал уеннарында чыгыш ясыячак. Тренер Руслан Мамонов җитәкчелегендәге әлеге командабыз мондый хокукка Татарстанда, аннан Идел буе Федераль округында җиңү яулап ия булган иде. Яшь футболчыларыбызга уңышлар юлдаш булсын!