Сезон тәмам: ул дәвам итә
Ярты елга сузылган хоккей сезоны, нигездә, төгәлләнде. Шәһәребезнең төрле яшьтәге биш командасы Татарстан беренчелегендә чыгыш ясады. Николай Михайлов Нигездә, хоккейчыларыбызның уеннарына югары бәя куяр идем мин. Кечкенә генә Мамадыш шәһәре уенчылары башкалабыз, республика әһәмиятендәге шәһәрләр командалары каршында югалып калмадылар. Киресенчә, кайбер көндәшләребезнең тренерлары малайларыбызның боздагы матур комбинацияле уеннарыннан көнләшүләрен яшермәделәр....
Ярты елга сузылган хоккей сезоны, нигездә, төгәлләнде. Шәһәребезнең төрле яшьтәге биш командасы Татарстан беренчелегендә чыгыш ясады. Николай Михайлов Нигездә, хоккейчыларыбызның уеннарына югары бәя куяр идем мин. Кечкенә генә Мамадыш шәһәре уенчылары башкалабыз, республика әһәмиятендәге шәһәрләр командалары каршында югалып калмадылар. Киресенчә, кайбер көндәшләребезнең тренерлары малайларыбызның боздагы матур комбинацияле уеннарыннан көнләшүләрен яшермәделәр. Араларында безнекеләрне үзләренә "кодалаучылар" булмады түгел. Кызганыч, безнең сайлап алу мөмкинлегебез, озын запас уенчылар эскәмиябез юк. Остазлар булган контингент белән бөтен тәҗрибәләрен эшкә җигәләр, хоккей уенына балалар күңелендә мәхәббәт уяталар. Сезон нәтиҗәләренә күз салыйк. Иң яшь командабыз "Олимп-2003" (тренеры - Сергей Солодаев) Татарстан беренчелегенең беренче әйләнешендә уңышлы чыгыш ясады. Плей-оффта финалга барып җитмәвенә аек акыл белән карарга кирәк. Чөнки бу стадиядә традицион хоккей мәктәпләре, запаста икешәр-өчәр бишлекләре булган коллективлар уйнаганын истән чыгармыйк. Илья Шевяхов җитәкләгән "Олип-2002" уенчыларының үз төркемнәреннән чыкмауларын да тәнкыйтьләргә кирәкми. Алдагы сезонда алар да җанатарларын сөендерерләр дип ышанабыз. Ә менә Марсель Баһаветдиновның "Олимп-2001" командасы, әгәр хәлиткеч уеннарда Россия беренчелегендә катнашкан коллективларны кушмаган булсалар (бу турыда газетабызда тәфсилләп язган идек инде), кем белә, бәлки Татарстан беренчелеген откан булыр иде. Чөнки алар үз төркемнәрендә беренче әйләнештә бер генә мәртәбә дә җиңелү ачысын татымадылар. Әлеге командадан Рөстәм Сибгатуллинның беренчелекнең иң яхшы уенчысы исемен алуы да тикмәгә түгел. Кечкенә генә гәүдәле әлеге уенчының коллектив уңышында өлешенең зур булуы белән күпчелек килешер, минемчә. Кече яшьтән хоккей дип "җенләнгән" малайның алга таба да шомарачагына шик юк. Кем белә, бәлки без аны киләчәктә берәр профессиональ клуб формасында күрербез. Аллага шөкер, берничә егетебез "Ак барс", "Нефтехимик" командалары өчен чыгыш ясыйлар инде. Рөстәм кебек хоккейга фанатларча бирелгән уенчыларыбыз башка командаларда да җитәрлек. Тагын ике коллектив быелгы сезонны икенче урында тәмамлады. Болар Ринат Ризванов шәкертләре - "Олимп-1999" белән "Олимп-1997-98" хоккейчылары. Беренчеләре финалның беренче очрашуында Бөгелмә командасын үз бозларында коры исәп белән бирелдергәннәр иде, ә менә чит мәйданда бәхет бөгелмәлеләргә елмайды. Нишлисең бит, спортта уңыш, дигән нәрсә дә әһәмиятле роль уйный. Нәтиҗәдә, безнең Вячеслав Максимов бу яшь категориясендә Татарстан беренчелегенең иң яхшы уенчысы дип табылды. Ә менә икенче коллектив финалда агымдагы сезонда Идел буе беренчелегенең "Б" төркемендә җиңү яулап, югарыга - "А" төркеменә чыккан, тулы составта бары тик 1997нче елгы уенчылардан гына торган Лениногорск шәһәренең "Нефтяник" командасы белән уйнады. Җиңелсәләр дә, икенче урын начар күрсәткеч түгел. Безнең 1999-1997нче елгылардан торган җыелма команда икәнен истән чыгармыйк. Лениногорсктагы уеннан соң безнең Александр Королев беренчелекнең иң яхшы сакчысы дип танылды. Уенчыларыбыз өчен әле сезон тәмамланмады: алар төбәгебез данын Татарстан Республикасы Кубогы өчен бәйгеләрдә яклаячаклар. Кызларыбызның да уңышлары аз булмады. Кызганычка каршы, республикада җитди командаларның аз булуы, көндәшлеккә аяк чалмыйча калмый. Бүгенге көндә зурларыбызның беренче урын өчен Чирмешәндә җавап уенын уздырасылары калды. Үз бозларында егетләребез кунакларны 3:2 исәбе белән бирелдергәннәр иде. Әлеге исәп икенче очрашуның да авыр булачагын күзалларга комачауламый. Форсаттан файдаланып, шәһәребез командаларының уен практикасы аз булуы турында да ассызыклап үтәсе килә. Кайбер командаларыбыз сезон дәвамында беренче әйләнештә нибары 10-12шәр очрашу гына уздырдылар. Ә бит камилләшер, үсәр өчен бу гына җитми. Җитди көндәшләр булмау да уен вакытында сиздермичә калмый. Бәлки Татарстан Хоккей федерациясендә утыручы түрәләр җөмһүриятебез беренчелеген ике төркемгә бүлмичә, берне генә калдырып, аларга 10-12шәр команда җыеп уздырсалар, яхшырак булмас иде микән? Җанатарларның командаларыбызны Россия күләмендәге бәйгеләрдә дә күрәселәре килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев