Новости по рубрике - Җәмгыять
-
Җир кешесе
Дүрт авылны берләштергән, миллионер хуҗалык дәрәҗәсенә җиткергән, "Спартак" колхозында 27 ел буе рәис вазыйфасын башкарган Ирек Гыйләҗетдиновбүген дә халык хәтерендә яши. Юл башы 1951 елда педучилище тәмамлап, туган авылы Югары Сон җидееллык мәктәбенә кайткан егетне рус теле укытучысы итеп билгелиләр. 1964нчы елның февралендә аңа "Спартак" колхозы белән идарә итәргә тәкъдим...
-
Сезон ачылды, конкурс игълан ителде
Нократ яр буенда сезон ачылды. Күпчелек мамадышлыларның яраткан урынына әверелде ул. Һәр кичне тыныч Нократка хозурланучылар, төрле төсләргә күмелгән фонтанга карап, күңелләрен тынычландыручылар, аңа сокланучылар белән тула. Ярый әле шәһәребездә шундый урын барлыкка килде. Ялгыз гына килеп тә дулкыннарның шавы астында барлык кайгыларны, борчу-мәшәкатьләрне онытырга мөмкин. Мәдәни чараларның да еш...
-
Депутатлар игътибарына
2013нче елның 29нчы маенда 10.00 сәгатьтә Мамадыш муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының утырышлар залында Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил урамы 23/33нче йорт адресы белән Мамадыш муниципаль районы Советының егерме икенче утырышы була. Утырышның көн тәртибе проектында: 1.2012нче елда Мамадыш муниципаль районы территориясендә һәм торак пунктларда автомобиль юлларын төзү һәм ремонтлау...
-
Калебендә туган як моңнары
Татарстанда беренче булып, Түбән Ушмада, мәктәп галереясы оештырылды. Аңа тәүге эшләрне якташлары Факил Гайфетдинов бүләк итте. Мамадышлылар туган якларына мәхәббәтләрен, якташларына хөрмәтләрен эшләре белән күрсәтәләр. Узган гасырның илленче елларында күренекле татар әдибе Шәйхи Маннур туган авылы Тулбайда үз акчасына китапханә салдырып, аны китаплар белән тәэмин итеп торган, каләмдәшләрен алып кайтып,...
-
Балаларча шатланам
"Нократ" белән дуслыгым инде өч дистә ел дәвам итә. Зөлфирә Саматова, Көмешкүл мәктәбе укытучысы Башта га авыл, мәктәп яңалыкларын, күңелне борчыган мәсьәләләрне үзем юллый идем. "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәген җитәкли башлагач, иҗади дуслыгыбыз аеруча ныгыды. Атнаның һәр чәршәмбе һәм җомгасы-көтеп алган көннәрем. Укучыларымның язмаларын газета битләрендә күреп, балаларча шатланам. Безнекеләрнең күпчелек...
-
Алексей Шишмагаев: “Күңелем мәтәлчек атты!”
Республиканың иң яхшы операторы Мамадыш телевидениесендә эшли! 17нче майда башкалабызның "Пирамида" күңел ачу комплексында Татарстан журналистларының иң саллы бәйгесе-инде 16нчы тапкыр үткәрелүче "Бәллүр каләм-Хрустальное перо"га йомгак ясалды. Иң яхшы каләм осталарын тәбрикләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары-Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, "ТАТМЕДИА" массакүләм коммуникацияләр...
-
19 май–Татарстан матбугаты көне
Хөрмәтле журналистлар, полиграфчылар, газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре, ветераннар! Сезне Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Сез туган төбәгебезнең һәр адымын, аны үстерүнең төп проблемаларын яшәешебезнең көзгесе булган газетада даими чагылдырасыз, елъязманы пөхтә теркәп барасыз. Журналист сүзенең халыкның акылына һәм йөрәгенә йогынты ясау көче зур. Ләкин ул сүзнең һәр яклап үлчәнгән,...
-
Таш уала, хәтер кала
18нче майда бөтен дөнья көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан без шәһәребездәге туган якны өйрәнү музее директоры га берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Светлана Александровна, сүз дә юк, музейларда-халык хәтере, тарихыбыз һәм мәдәниятебез ядкарьләре саклана. Алар өлкәннәргә дә, яшьләргә дә кызыклы. Шәһәребез музееның үз тарихы кайчан һәм ничек башланган соң? -Революциягә...
-
Чисталык йөрәккә якынрак
Зур Өске авылында: "Тыкрыкларның кирәге юк,"-дип уйлый башлаганнар. Административ комиссия авыл җирлекләре буенча үзенең рейдларын дәвам итә. Аның чираттагысы сишәмбе көнне Тәкәнеш зонасы авылларына үткәрелде. Дүсмәт авылына җитүгә үк, комиссия әгъзалары игътибарын машина-трактор паркы коймасы янында таралып ятучы чүпләр җәлеп итте. Чып-чын чүплек ясаганнар анда. Тимер-томыр да, иске тәгәрмәчләр дә,...
-
Көзге гөлдәй булдың
Көзен чәчәк аткан гөлләр көязрәк, купшырак, гүзәлрәк булалар, һәм, язгы чәчәкләргә караганда, кешеләрне озаграк сөендерәләр. га да, җаны мәңгелеккә күчкәч тә, көзге гөлдәй үзенең шигырьләре белән озак вакыт сөендереп, халык хәтерендә яшәргә язган булган. Шигърияткә иңнәренә саллы гына тормыш тәҗрибәсе туплагач килеп керде ул. Редакциябезгә башта укучыларының шигырьләрен алып килде....
-
Көтүгә чыккач сөт күләме арткан
Районда узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сөт 18109 килограммга күбрәк җитештерелеп, 92155 килограммны тәшкил итә. Бер сыерга бүлгәндә, 11,5 килограмм дигән сүз. Шәхси хуҗалыкларда да сөт саву күрсәткече арта башлаган.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: “Бәя начар түгел. Властьтагылар һәм хуҗалыктагылар арасында да битарафлар юк.”
Мамадыш районы кырлары өстеннән очып узганнан соң, Премьер-министрның урынбасары шундый нәтиҗә ясады. "ВАМИН Тәкәнеш" агрофирмасының Олыяз авылы янындагы күпьеллык үлән басуына җыелган район җитәкчеләре белән әңгәмәсен бик позитив атмосферада үткәрде ул. Светлана Ханова Табигать шартлары язгы кыр эшләре темпына тормоз булса да, моңа кәефне кырырга түгел, ә киресенчә шатланырга кирәк....
-
Ялгыз кабер
Кыр уртасында ялгыз кабер. Еш туктыйм мин Вахит авылы белән Ямаш арасындагы моңаеп торган кабер янына. Инде бик өлкәннәр дә онытып бетергәннәр бу кабердә кем ятканын. Төрлечә сөйлиләр. МИЛӘҮШӘ ХӘЙРУЛЛИНА. Ямаш авылы Йөз яшен тутырган Миңлеямал әбидән дә сораганым булды. "Төгәл әйтә алмыйм, тик мин үземне белә башлаганда, ул бар...
-
Чокырлар ремонтында өч төрле ысул кулланыла
Бер юнәлештәге юлны 3 төрле ремонтлыйлар. Эш ысулы чокырларның зурлыгына карап сайлана. Кечкенә ярыклар битум белән томалана, күләмлерәкләрен стуялы-инъекцион ысул һәм кайнар асфальт ярдәмендә төзекләндерәләр.
-
Икмәктә тир тәме
"Байлар басуына бал ягылган,"-дигәннәр бабайлар. Тик шул ук җирләрдә эшләүче бүгенге яңа байларга-фермерларга җиде кат тирләре тамганчы эшләргә туры килә. Шуңа да көз икмәкле алар. Минневәрис Мингалиев -Алар ун гектар сукканда, мин дөнья кадәр урырга өлгерә идем,-дип искә алды "Хәсәнов" хуҗалыгына булышырга барып йөргән чагын. Әйе: "Эш тырыштан курка,"-дип юкка...