Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялгыз кабер

Кыр уртасында ялгыз кабер. Еш туктыйм мин Вахит авылы белән Ямаш арасындагы моңаеп торган кабер янына. Инде бик өлкәннәр дә онытып бетергәннәр бу кабердә кем ятканын. Төрлечә сөйлиләр. МИЛӘҮШӘ ХӘЙРУЛЛИНА. Ямаш авылы Йөз яшен тутырган Миңлеямал әбидән дә сораганым булды. "Төгәл әйтә алмыйм, тик мин үземне белә башлаганда, ул бар...

Кыр уртасында ялгыз кабер. Еш туктыйм мин Вахит авылы белән Ямаш арасындагы моңаеп торган кабер янына. Инде бик өлкәннәр дә онытып бетергәннәр бу кабердә кем ятканын. Төрлечә сөйлиләр. МИЛӘҮШӘ ХӘЙРУЛЛИНА. Ямаш авылы Йөз яшен тутырган Миңлеямал әбидән дә сораганым булды. "Төгәл әйтә алмыйм, тик мин үземне белә башлаганда, ул бар иде инде. Әниләр, әбиләр анда ялгыз юлчы күмелгән дип сөйлиләр иде. Кайсы ул кешене кышкы буранда катып үлгән, дисә, икенчеләре йогышлы чир белән чирләп, шунда ике авыл уртасында язгы ташу вакытында суга бүленеп калып, ачтан ярдәм булмаганлыктан үлгән икән дип сөйләделәр",-дип искә алды Миңлеямал әби. Шушы авылда 89 яшен тутырып үлгән апамнан да (әтинең апасы) сораганым булды. Ул бик алдынгы карашлы, үтә яхшы хәтерле, гарәп, латин, кириллица алфавитында иркен укып-язучы, һәрнәрсә белән кызыксынучы, зирәк фикерле карчык иде. "Монда аты белән бергә юлчы күмелгән мени"?-дип сорагач, Мәшүдә апа: -Кем инде ат үләксәсе белән кеше мәетен бергә күмсен?!-диде гаҗәпләнеп.-Монда авылдан-авылга йөреп тегү тегүче кеше күмелгән диләр. Аты булса, өй борынча йөрмәс иде тилмереп, атлы эш эзләгән булыр иде. Мантыйк буенча ат белән иясе ничек итеп бер көнне, бер урында үлә алсын? Мин үзем дә кызыксынып карадым ул ялгыз кабер белән (1935нче елны килен булып килгән Ямаш авылына). Биемем Биби карчык та төгәл әйтә алмады",-диде. Сүз уңаеннан: Биби әби 104 яшендә үз акылында, миңа 8 яшь вакытта үлде. Үтә усал, телчән, җитез хәрәкәтле, һәр эшне умырып эшләүче карчык иде. Инде ул да белмәгәч, бу кабердә кем ятканын белә алмам инде мин, дип уйлаган идем ул чагында. Шулай да, саркып-саркып кына булса да бераз мәгълүмат тупланды. Иң гаҗәпләндергәне: һәр 4-5 ел саен кабернең рәшәткәләрен төзәтеп, буяп, өстен чистарталар иде. Әллә берәр якын кешесе табылган микән, эзләп тапканнармы исемен, ике гасырга якын вакыттан соң, дип бик сөенгән идем. Тик җавап гади булып чыкты, авыр хәлгә тарыган кеше нәзер әйтә икән: "Әгәр шушы бәхетсезлектән, чирдән, кайгы-хәсрәттән исән-имин чыксам, ялгыз каберне тәртипкә китерер идем",-дип. Шундый мәрхәмәтле кешеләр тырышлыгы белән кыр уртасындагы ялгыз кабер югалмый, өстеннән сука өстерәп трактор узмый, хайваннар таптамый. Югыйсә, бит күз алдында күпме зиратлар өстеннән зур юл сузалар, су астында калдыралар. Балалары, туганнары, якыннары исән-сау көенчә күпме каберләр өстендә рәшәткә биеклеге тигәнәк үсә, уратып алган койма-челтәрләрен төзәтеп-буяп торучы табылмый. Мондый каберләрне күргән саен сызланып уйлыйм: "Кайда соң синең каберең, әти җаным, шушылай кадерсезләнеп, җаның сыкрап безгә рәнҗеп ятмыйсыңмы, бәлки берәрсе килеп чыгар, дип чит-ят туфракта сабырсызланып безне көтәсеңдер? Менә бу ялгыз кабердә ятучының да бәлки балалары калгандыр, алар сине бик көткәннәрдер билгесез мосафир. Җилләр капка шакылдаткан саен: "Бәлки әтиебез кайткандыр?!"-дип чиксез өмет белән ишеккә йөгергәннәрдер? Исәндер, кайтыр, дигән өмет белән башларына килгән авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрен уздырганнардыр. Өмет бит ул иң соңыннан үлә. Үлгән вакытларында да ишеккә, тәрәзәгә карап күңелләреннән генә синең белән хушлашканнардыр, кабереңне күрмәгәч, ул исәндер, мин бакыйлыкка күчәм, иртәме-соңмы ул кайтып каберемә баш ияр, дип җан биргәндер. Соңгы мәгълүматлар буенча, ялгыз кабердә кул чанасы бастырып куелганын язып калдырган көндәлек табылган. (Вахит авылыннан Әюп абый көндәлеге). Димәк юлаучы чыннан да кыш көне үлгән, язгы ташуга чана өстерәп чыгып китмәгәндер, ул елларда су басулар бик хәтәр булган. Әйтүләре буенча, элекке тегүчеләр 120 чакрым радиусында йөргәннәр, шулай булгач, әлләни ерак арадагы кеше түгелдер ул. Ир-ат тегүчеләр артык күп булмаган, бигрәк тә ак тегүче дип аталганнарының машиналары булган, алар байларга яхшы киемнәр теккәннәр, "кара тегүчеләр" исә, инә белән кулдан чикмәннәр һәм тупас киемнәр теккәннәр. Тегүчеләр дистәләп югалмаганнардыр, чөнки белүемчә, алар эшкә кышка гына чыгып киткәннәр. Мин бик теләр идем бу ялгыз кабер иясенең кемлеген ачыкларга. Эзсез югалган бабаларының балалары әле дә искә алалардыр бәлки аны, язмышын, каберен ачыклыйсылары киләдер. Чанасы булгач, димәк, тегү машинасы да булган, "ак тегүче" хәлле генә кеше булгандыр. Әгәр берәр якыны килеп чыкса, ялгыз мосафирның рухына нинди шатлык булыр иде. Гасырдан артык көтә бит инде ул якыннарын. РS. Ялгыз кабер яныннан өч көн элек узарга туры килде. Анда тимер рәшәткәдән бик матурлап, бизәкләп чардуган куелган. Ямаш авылы ир-егетләре тырышкан. Электрик Галимҗан Габдрахманов үз материалы белән үзе эшләгән. "Нократ" агрофирмасының Ямаш бүлекчәсе агрономы, рәис урынбасары Илдар Шәйхетдинов аңа ярдәм күрсәткән. "Берәр нәзер әйткән идегезме?"-дигән сорауга каршы Илдар Шәйхетдинов тыйнак кына: "Юк, иске чардуганы череп ауган иде, өстеннән трактор йөрмәсен, кабер юкка чыкмасын дип, үзара сөйләшеп куйдык",-дип җавап бирде. Эшләгән изгелекләре үзләренә савап булып кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев