Новости по рубрике - Җәмгыять
-
Андрей Синкевич: “Бал кисмәге дегеткә буялмады”
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш тәмамланды. Аның йомгаклары белән таныштыруын үтенеп, республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевичка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Андрей Владимирович, район чакырылыш комиссиясе аша бу юлы ничә егет узды һәм аларның ничәсе хәрби хезмәткә озатылды? -Язгы чакырылыш уңышлы төгәлләнде. Медицина һәм чакырылыш комиссияләрендә 350...
-
Сорау сездән, җавап–бездән
-Ни сәбәпле кайбер җирләрдә уразаны бер көнгә иртәрәк, яки соңрак тота башлыйлар? -Чөнки җир түгәрәк һәм әйләнә. Кояш та, ай да кайбер жирләрдә иртәрәк чыга, җиренә күрә үз вакыты куела. Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.): "Яңа айны күрү белән ураза тота башлагыз һәм яңа ай күрү белән ураза тотуны бетерегез. Әгәр болытлы...
-
Нократ яр буе яңадан кунаклар кабул итәчәк
Бу юлы анда 7нче июль көнне кичке 8дә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм турылык көне уңаеннан күңелле һәм олы программа әзерләнә. Сәхнәдә тәбрикләүләр дә яңгыраячак, үзешчәннәребез генә түгел, Татарстанның халык артисты, күренекле җырчы Венера Ганиева да чыгыш ясаячак. Яшь әти-әниләр арасында балалар арбасы белән ярыш та оештырылачак. Ә җиңүчеләрне бәйрәмнең символы...
-
Бәйрәм дими, ял дими...
ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен 3нче июль ел әйләнәсе көтеп алынган һөнәри бәйрәм булса да, алар бу көндә дә иминлек сагында. Яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме-алар һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйлар, халык арасында агарту эшләре алып баралар. Быел Россия дәүләт автомобиль инспекциясенә 77 ел тулды. Айгөл Әхмәтшина Мамадыш районында автомобиль инспекциясе сугыштан соңгы...
-
“Сарыкларны суйдым, көтә алмагач, нишләтим?”
Түбән Яке авылыннан килгән бер ир заты административ комиссия әгъзаларына шулай дип белдерде һәм беркетмәгә кул куюдан баш тартты. Бу кечкенә генә инцидент пәнҗешәмбе көнне муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе утырышында килеп чыкты. Сарыкка бәйле беркетмәләрнең барысы да диярлек Түбән Яке авылыннан иде. Бу төбәктә яшәүчеләрнең күпләп мал асраулары...
-
Чын Сабантуй күрергә насыйп булды...
Мәскәү асты татарларының әле мондый тамаша күргәннәре булмаган. Жуковский шәһәре җирлегендә милли бәйрәм Сабантуй 13 нче ел рәттән оештырылуына карамастан, моңа кадәр оештыручылар хезмәт туеның мәгънәсен, аның матурлыгын ачып бирә алмаганнар. Мамадыш районы сәнгать осталары исә жуковскийлыларга аның бар нечкәлекләрен күрсәтергә омтылдылар. Хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе, күркәм гадәт...
-
Алар белән разведкага барырга була
Мамадыш эзләнүләр алып баручылары 17 сугышчы күмелгән урында үзләренең истәлекле язмаларын калдырдылар. Бу гамәл Ленинград өлкәсенең тарихи урыннарында кылынды. - "Хәтер" эзләү отрядының өч әгъзасы, безнең көллияттә белем алучылар "Любань экспедициясе" исемле Бөтенроссия хәтер вахтасында катнаштылар, - дип сөйли 87нче һөнәри көллият директорының гомумбелем дисциплиналары буенча урынбасары, отряд командиры Вера...
-
Балаларны яклау көнендә аттракционнар бушка эшләде
1 июнь- Халыкара балаларны яклау көнен Мамадышыбызда зурлап билгеләп үттеләр. Шул уңайдан, район үзәгендә көн дәвамында бәйрәм чаралары узды. Аларның кайберләре җомга көнне төштән соң ук башланган иде. Асфальтка рәсем ясау конкурсы, роликлы тимераякларда йөрү әнә шундыйлардан.
-
Тамган тирнең әҗере
Муниципаль районыбыз башлыгы тәкъдиме белән, узган елдан башлап һәр икътисади зона буенча ел дәвамында иң күп эш башкарган механизаторга район Сабан туенда 50шәр мең сум күләмендәге премия бирелә. Игътибарыгызга: быелгы җиңүчеләр. Николай Игънатьев Кирмән икътисади зонасының "Трудовик-орлык" агрофирмасы механизаторы. "Томан" агрегаты белән минераль ашламалар кертүдә дә, чәчүлекләрне химик һәм биологик...
-
Юбилярны район башлыгы тәбрикләде
Ул бервакытта да хезмәттән курыкмаган. Күп очракта үз җилкәсендә авыр йөкләр дә ташырга туры килә. Сүзебез Мамадыш шәһәрендә гомер кичерүче Алевтина Кашеварова хакында. Бу көннәрдә ул зур юбилеен каршы алды.
-
Чик сакчыларына һәйкәл
28нче май - Чик сакчылары көненең 95 еллыгы уңаеннан шәһәребезнең үзәк урамы тагын бер һәйкәлгә баеды. Әлеге һәйкәлне төзүдә чик буе сакчылары үзләре дә катнаштылар. -Санаулы көннәр эчендә сафка бастырдык. Алданрак тотынырга һава шартлары ирек бирмәде. Эштән сорап китеп, өйдәге эшләрне чигереп торып, көн-төн тырышырга, "сугышчан бурыч"ны үтәргә туры килде,-ди...
-
Егетләр солдат формасы кия
Мамадыш егетләрен баян моңы астында озаттылар. 27нче май көнне Чиләбе өлкәсендәге хәрби частька якташларыбыз солдат хезмәтенә юл тотты. Иртә таңнан район хәрби комиссариаты янына 15 егет, аларның әти-әниләре һәм якыннары җыелган иде. Барлыгы 130 лап кеше.
-
Чия башында Җәйге Микула
Авылыбыздан төрле төбәкләргә киткән кешеләр 22 май көнне туган ягыбызга әйләнеп кайталар. Җәйге Микула бәйрәменә! Табигатьнең агачлар яфрак ярган, чәчәк аткан матур бер мизгелендә искиткеч күркәм бәйрәм-Җәйге Микула билгеләп үтелә. Бу изге көн, мактаулы бәйрәмнәрдән санала. Чиркәүгә атакай килә. Авылның динле карчыклары Феодосия Федотова, Мария Иванова авыл халкын чиркәүгә җыеп...
-
Авыл бомжы
Шәһәр җирләрендә йортсыз-җирсез яшәүче (бомж) теләсә кайда кунып, нәрсә туры килсә шуны ашап йөрүче кешеләрнең хисабы юк. Ләкин әле җәмгыятебезнең бу иң әшәке чире авылларга үтеп керә алмаган иде моңа кадәр. Мин Шәдче авылында фермада бомж яши, дип сөйләүләренә ышанмаган да идем, ә инде кем икәнлеген белгәч, гомумән телсез калдым....
-
“Кайгыларым – үземнеке, Шатлыкларны бүлешик”...
Рәсимә Галиева: "Кайгыларым - үземнеке, Шатлыкларны бүлешик"... Китап-мәхәббәт бакчасының гөледер. Ятимлек ачысы да, шәхси тормыштагы фаҗигалар да шигырьләрдән саркып тора. Ләкин алар күңел җылысы, җан яктылыгы белән сугарылган. "Шигърият-ул күңелнең иң риясыз, самими хисләреннән үрелгән моң. Бу моңга ия кеше иң бай хәзинә хуҗасы, дип уйлыйм мин. Тәрбияләгән, белем биргән...