Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сорау сездән, җавап–бездән

-Ни сәбәпле кайбер җирләрдә уразаны бер көнгә иртәрәк, яки соңрак тота башлыйлар? -Чөнки җир түгәрәк һәм әйләнә. Кояш та, ай да кайбер жирләрдә иртәрәк чыга, җиренә күрә үз вакыты куела. Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.): "Яңа айны күрү белән ураза тота башлагыз һәм яңа ай күрү белән ураза тотуны бетерегез. Әгәр болытлы...

-Ни сәбәпле кайбер җирләрдә уразаны бер көнгә иртәрәк, яки соңрак тота башлыйлар?

-Чөнки җир түгәрәк һәм әйләнә. Кояш та, ай да кайбер жирләрдә иртәрәк чыга, җиренә күрә үз вакыты куела. Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.): "Яңа айны күрү белән ураза тота башлагыз һәм яңа ай күрү белән ураза тотуны бетерегез. Әгәр болытлы булса, күренмәсә, айның утыз көнен санап башлагыз", - дигән. ( Бу хәдис сахих әль-Бухари һәм Мөслимнең хәдисләр җыентыкларында китерелә) Һәр регионда мөселман җитәкчеләре үзләренең регионнарына карата Рамазан аеның башлануын билгеләп карар кылалар. Аллаһка шөкер, Россия илендәге астрономия фәне яңа айның кайчан чыкканын белердәй дәрәҗәдә. Рамазан ае башланганчы, яңа ай тууының киче шиксез билгеле була. Шуңа күрә, бу сорауда, иң яхшысы, дини җитәкчеләребезнең карарларын кабул итү.

-Белә торып уразаңны бозсаң нишләргә?

-Ураза вакытында( Көндез ашау, эчү, яки хатының белән якынлык кылу ярамас. Рамазан уразасын белә торып бозган кеше шул гөнаһысы өчен ике ай тоташ ураза тотарга тиешле була. (Рамазан аеның бер көненең уразасын бозган өчен ике ай ураза, ягъни 60 көн түләп, тагы да 1 көн казасын тотарга кирәк була. Бу 61 көн уразаны Рамазан ае беткәч кенә тотарга. Гаед көннәр эләгергә тиеш түгел. Әгәр дә ике ай уразасын тотканда бер көн тотылмый калса, яңадан башларга кирәк була. Хатыннар, айлык күрем вакытларында ураза тотмаслар, күремнәр бетү белән шул ике айлык уразаны дәвам гына итәрләр. Көннәрнең саны онытылса, уразаны яңадан башлау кирәкмәс) Әгәр кеше хасталык сәбәпле ике ай тотарга көче җитмәсә, алтмыш мескенне ашатырга тиешле була. Бер мескен бер көнлек аш хакыннан чыгып ашатылырга тиеш. Хатыны белән якынлык кылган ир вә хатын, икесе дә, уразаларын бозганнары өчен ике ай ураза, яки мескеннәрне ашату белән түләрләр. Әгәр алар бу эшләрен ураза икәннәрен онытып яки белмичә эшләгән булсалар, ике айлык ураза тоту вә мескеннәрне ашату кирәкмәс.

-Ураза вакытында, көндез йоклаганда төшләнеп госелең бозылса, ураза бозыламы?

-Ураза бозылмый. Госел коенып уразаны дәвам итәсең.

-Яз вакытларындагы Рамазан аеның казага калынган көннәрен кыш вакытында тотсаң ярыймы?

-Казага калган уразаларны Корбан вә Ураза бәйрәмнәреннән башка нинди көнне тотсаң да дөрес санала. Җәй көннәрендә ураза тотарга авыр булса, кыш көннәрендә тоту мөмкин.

-Хасталык, яки башка кирәклек туып, ураза вакытында борын эченә дару салу ярыймы?

-Борын эченә салырга да, тамакка дару чәчрәтергә дә ярамый. Дару тамактан ашказанына китеп уразаны бозар.

-Әгәр тота алмаган уразалары булып, кеше үлеп китсә, аның балаларына, я туганнарына ни эшләү кирәк?

- Әгәр кеше тере, сау-сәламәт вакытында ураза тотучылардан булып, хасталык, я картлык сәбәпле уразасының берничә көне генә тотылмыйча вафат иткән булса, аның өчен фидия сәдәкасын бирү хәерлерәк. Фидия сәдәкасы мәетнең тере вакытта бер мәртәбә ашавының бәясеннән чыгып санала. Мөселман кеше үзе үлгәнче калган туганнарына, я якыннарына васыятендә, ничә көн тота алмаган уразалары өчен фидия садакасы бирергә әйтеп калдыру, әлбәттә, хәерлерәктер. Фидия садакасын мәрхүм үзе калдырмаган булса, туганнары үзләренең малларыннан аның исеменнән фидия садакасын бирә алалар. Әгәр дә кешенең мөмкинлелекләре булып та, уразага тиешле игътибар бирмичә үлеп киткән булса, туганнарыннан берсе аның тотмаган уразаларын тотар, яки тотмаган бер көне өчен бер мескенне ашатыр. Пәйгамбәр Мөхәммәд (С.Г.В.) әйткән: "Әгәр кем булса тотмаган уразасы була торып үлеп китсә, туганнары аның өчен ураза тотсын", - дигән.

-Ураза тотар өчен ничек дөрес ниятләргә? Бармы аның нинди дә булса догалары?

-Рамазан аенда ураза тотарга ниятләгән кеше, таң атканчы ашап, эчкәннән соң шул сүзләрне әйтеп ураза тотарга керешер: "Нәвәйту ән әсумә саумә шәһри рамадан минәл фәҗри иләл мәгъриби халисән лилләһи тәгалә". Тәрҗемәсе: "Аллаһ ризалыгы өчен таң атудан алып, кояш батканчыга кадәр Рамазан аеның уразасын тотарга ниятләдем". (Бу сүзләрне үз телеңдә әйтсәң дә дөрес санала.) Әгәр кеше ниятләргә онытса, я сәхәргә тора алмаса, шул көнне ураза тотуы дөрес саналыр, әмма сәхәргә торган өчен бирелә торган саваптан мәхрүм калыр. Кояш баткач авызыңа аш, я су кабып уразаңны ачканнан соң шул дога укылыр: "Аллахуммә ләкә сумту вә бикә әмәнту вә галәйкә тәвәккәлту вә галә ризкикә әфтәрту. Фәгъфир ли я Гаффәру мә каддәмту вә мә аххарту". Тәрҗемәсе: "Йә раббым! Синең ризалыгыңны өметләнеп уразамны тоттым, Сиңа ышандым, Сиңа бирелдем, Синең ризыгың белән ифтар кылдым. Гафу ит мине йә Гаффәр! Кылган вә кылачак хаталарым өчен". -Рамазан аенда ризыклануга багышланган нинди дә булса тәкъдимнәр бармы?

-Уразаны тотучы кешегә көч бирүдә кулланыла торган 3 тәҗрибә бар: 1) ашаганда күп эчмәскә, ашказаны согын сыеклатмаска, ризык кулланып, 40-60 минут узгач кына эчәргә), 2) сәхәр вакытында азыкны куллану, 3) көндез йоклап алырга (13.00 сәгать белән 16.00 арасында 20-40. Кичке авыз ачу вакытында беренче эш итеп су эчәргә һәм берничә хөрмә ашарга тәкъдим ителә. Беренче итеп су эчү ашказаны-эчәкләрне юдырырга ярдәм итә. Сүз уңаеннан, ач карынга җылы су эчү файдалы. Аңа бераз бал да кушып җибәрсәгез була. Хәдистә ифтар вакытында ризык кабул иткәч, аны сыеклату белән мавыгырга тәкъдим ителми. Бер үк вакытта күп итеп ашау һәм эчү нәтиҗәсендә ашказанында ризыкны эшкәртү кыенлаша (ашказаны согы сыеклана), бу исә ризыкның эшкәртелеп бетмәвенә китерә, сару кайный башлый. Ураза вакытында бу кайбер кыенлыклар китереп чыгара: кичтән кабул ителгән ризык эшкәртелеп бетми, иртәнге якта кеше йә бөтенләй ашамый, чөнки ачыкмаган була, ашаса, инде ризык өстенә ризык кабул иткән булып чыга. Ә бу исә көтелгән нәтиҗәгә китерми. Мөселманнар кич белән һәм иртәнге якта, ягъни авыз ачканда, сәхәр вакытында артык ризык кулланудан саклансыннар иде. Кызганыч ки, иманнары ныгып җитмәгән кайберәүләр ачлыктан куркып калып, күп ризык ашыйлар. Бу аларга көн дәвамында күтәренке кәефне сакларга булышыр, дип уйлап ялгышалар. Организмына күп ризык керткән кеше үзе өчен гадәти булмаган, кыен хәлдә кала: бихисап авыр ризыкны эшкәртү өчен аның бөтен көндез тупланган энергиясе китә, шуңа күрә икенче көнне андый затлар йокылы-уяулы, арган кыяфәтле, «Аллаһ ризалыгы хакына үз-үзен интектерүче»гә әйләнә. Күпләр шулай эшли һәм бу Раббыбыз нигъмәтләреннән дөрес файдаланмау булып тора. Кич белән салатларга, җиләк-җимеш, яшелчәләргә басым ясарга, ә иртән ботка, кипкән җимеш һәм чикләвекләр ашарга киңәш ителә. Кеше үзгәрә һәм һәр көнне тоткан уразасы аны үзгәртә. Әгәр ул үзенә җитәрлек дәрәҗәдә генә көненә ике тапкыр ризык кулланса, суны шулай ук җитәрлек дәрәҗәдә эчсә, 7 сәгатьтән дә кимрәк, 8 сәгатьтән дә күбрәк йокламаса, физик күнегүләр ясарга иренмәсә (5-6 чакрымны җәяү йөрсә, йөзү белән шөгыльләнсә, җиңелчә йөгерсә), аның тоткан уразалары файдага була. Биредә иң мөһиме - уразаны Аллаһ ризалыгы өчен дип тоту.

Эльвира Хәбибуллина туплады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев