Новости по рубрике - Җәмгыять
-
Учаклары пыскып утырмый, дөрләп яна
Керәшеннәр - элек-электән гореф-гадәтләрен, борынгы җыр моңнарын саклап килгән, бәйрәмнәргә бай халык. Комазан башы клубы беркайчан да йозакта түгел. Һәр кичне бөтен тәрәзәләрендә ут балкытып, гөрләп эшләп тора ул. Әлбәттә, үз эшенең остасы, милләткә армый-талмый хезмәт итүче, бик күп еллар мәдәният хезмәте күрсәтүне оештыручы, һәрдаим яңа идеяләр белән янып, аларны...
-
Мамадышта праймериз лидерлары мәгълүм булды
ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин - Мамадышта "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге праймеризы лидерлары. "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге сайтында сайлап алучыларның яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре бастырылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. "Нәтиҗәләр нигезендә, иң күп тавышны...
-
Мамадыш эшмәкәрләрен форумга чакыралар
Район эшмәкәрләрен, фермерларны һәм үзләрен бизнес өлкәсендә сынап карарга теләүчеләрне икътисадый форумда катнашырга чакыралар. Эшлекле чара бу атнаның чәршәмбесе, 16 апрель көнне, район мәдәният йорты базасында узачак. Семинар-киңәшмә иртәнге 8дә, мәдәният йортының спортзалында мәгълүмати күргәзмә белән башланып китә. Анда финанс-кредит учрежденияләре, лизинг компанияләре, җитештерүчеләр тәкъдим итүче хезмәтләр белән танышып булачак....
-
Газета укыган мамадышлылар кыйммәтле бүләк отачак
Театр "Нократ"тан башлана. Бу атнаның пәнҗешәмбесе, 17нче апрельдә, 19.00 сәгатьтә сезне район мәдәният йортында көтеп калабыз. Бу көнне тамашалар залында шәһәр оешма-предприятиеләре арасында барган спектакльләр смотр-конкурсына йомгак ясалачак. Җиңүче коллективларны, иң яхшы актерларны хөрмәтләячәкләр. Аңа кадәр район Советы һәм башкарма комитеты коллективларының чыгышы көтелә. Әлеге чарага килгәндә сезнең кулыгызда "Нократ"...
-
Мамадышның Түбән Тәкәнеш мәктәбендә капиталь ремонт бара
Түбән Тәкәнештәге белем бирү учреждениясе "урта мәктәп" статусын алуга 75 ел тула. Әлеге датаны июнь аенда зурлап билгеләп үтәргә ниятлиләр. Юбилей көнен уку йорты коллективы яңа шартларда каршы алачак. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү республика программасына быел Түбән Тәкәнеш урта белем бирү учреждениясе дә керде. Ел башыннан бинада тулы көченә ремонт эшләре...
-
Мамадыш күрәзәчеләре һәм полиция югалган әни кешене эзли
Редакциябезгә Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче ир-ат мөрәҗәгать итте. Ул инде өченче атна тормыш иптәшен эзли икән. 1959нчы елда туган Нурфия Шәмсетдин кызы Иванова күршесенә печәнгә дип киткән җиреннән кайтмаган. Өч бала анасын соңгы булып күршедәге йортта яшәүче ир-ат күргән. Аның әйтүенчә, алар бергә спиртлы эчемлек кулланганнар һәм шуннан соң, кунак...
-
Мамадыш юлларын пресс–плита белән тигезлиләр
Бу көннәрдә коммуналчыларның бер бригадасы шәһәр урамнарындагы юлларда чокырлар ремонтын башлап җибәргән иде. Төзекләндерү эшенә Давыдов урамында керештеләр. Асфальттагы тишекләргә пломба салу белән 6 кешелек бригада шөгыльләнә. Ремонт урынында ике "МТЗ-82" тракторы эшли. -Иң элек чокыр урынын фреза белән тигезләп кырып алабыз. Ул урын ун сантиметр тирәнлектә чистартыла һәм яхшылап...
-
Мамадышлылар – җиңүчеләр сафында
Казанның Халыклар дуслыгы йортының концертлар залында Россия ислам университеты, Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән "Илаһи моң" җыр һәм мөнәҗәтләр, "Таян Аллага!" әдәби конкурсларына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында мамадышлыларның күплеге дә тамашачы игътибарын җәлеп итми калмады. "Таян Аллага!" әдәби конкурсы быел дүртенче тапкыр үткәрелгән иде. Анда шәһәрдәшебез Вәрис...
-
Яңа бизәкләр өстәлә
Бөек Җиңү көнен каршы алуга әзерлек эшләре башланды. Кар эреп көннәр җылытуга, һәйкәлләрне, аларның әйләнә-тирәсен тәртипкә китерә башларга кирәк булачак. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова мәгариф, мәдәният, социаль яклау, матбугат тармаклары, ЗАГС вәкилләре белән үткәргән киңәшмәдә Җиңү көне үткәреләчәк башка чаралар да уртага салып сөйләшенде. Хезмәт коллективлары...
-
Мамадышта педагогларны чүлмәк ясарга өйрәтәләр
Мамадыш шәһәренең 3нче санлы урта мәктәбе базасында ике көнлек семинар-практикум оештырылды. Өстәмә белем бирү педагоглары һәм технология фәне мөгаллимнәре өчен үткәрелүче дәресләр "Керамика сыйныфында кызыл балчык белән эшләү техникасын өйрәнү һәм тулыландыру" темасы астында уза. Әлеге чараның оештыручылары- "Мәктәптән тыш эш буенча республика үзәге" һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге керамика остаханәләрен ясау...
-
Мамадышлы Илдар Вәлиев “Башваткыч” уенында җиңү яулады
Мамадыш районы мәдәният йортында "Серле шакмак" дип исемләнгән башватар уены үткәрелде. Әлеге чара безнең төбәктә беренче тапкыр уздырыла. Ул "ТЯГ" телеканалында баручы "Башваткыч" уенына охшатып эшләнгән. Зирәклек бәйгесендә Кече Кирмән авылыннан Фирая Сәләхова, Югары Соннан Гүзәлия Кәбирова һәм Шәдчедән Илдар Вәлиев катнашты. Алар мәгариф ветераны Гөлфәридә Шәрипова төзегән кроссвордны чиштеләр....
-
Фермерлар башын кашый
Терлек асраучы фермерлар, гаилә фермалары өчен "кара көннәр" якынлаша. 1нче майдан алар малларын ишек алларында да, бакча якларында суярга тиеш түгелләр. Андый итеңне ярминкәгә дә, базарга да алып бара алмаячаксың, капкаңнан алып чыккан өчен штраф чәпергә мөмкиннәр. Биш центнерлы үгезеңне бер үзең ашап бетерергә мәҗбүр булачаксың. Ярый ла, ул берәү...
-
9 мамадышлы Россия гражданнары сафын тулыландырды
Бүген Мамадыш районының ЗАГС бүлегендә тантаналы чара узды. Шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 9 укучыга, 14 яшьләре тулу уңаеннан, тормышларындагы иң мөһим документ- паспорт тапшырдылар. Чарада укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Әлеге рәсми кәгазь Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданы исемен бирә. Истәлекле көннәре белән үсмерләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, яшьләр...
-
Мамадышның берничә торак пункты утсыз калган
Бүген иртән көчле җил булу сәбәпле, Мамадыш районының Яке һәм Уразбахта авыл җирлекләренә караган торак пунктларда ут сүнгән. Электр челтәре оешмасыннан хәбәр итүләренчә, моңа ут чыбыкларының бер-берсенә чолгануы сәбәпче. Дегетле авылы янәшәсендә һәм Уразбахтага баручы линияне төзекләндерүгә электрчыларның өч бригадасы җәлеп ителгән. Берничә сәгать эчендә әлеге проблема уңай хәл ителгән....
-
Мамадышның ике авылына су басу куркынычы яный
Муниципалитет бинасында язгы ташуга әзерлек хакында сөйләштеләр. Түгәрәк өстәл артында узган чарага район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислек итте. Мамадыш районының ике торак пункты су басу зонасында. Куркыныч Иске Закамский белән Вахит торак пунктларына яный. Биредә барлыгы 25 хуҗалык, аларда 60 кеше гомер кичерә. Илнар Хафизов җаваплы затларга суүткәргечләрне,...