Терлек асраучы фермерлар, гаилә фермалары өчен "кара көннәр" якынлаша. 1нче майдан алар малларын ишек алларында да, бакча якларында суярга тиеш түгелләр.
Андый итеңне ярминкәгә дә, базарга да алып бара алмаячаксың, капкаңнан алып чыккан өчен штраф чәпергә мөмкиннәр. Биш центнерлы үгезеңне бер үзең ашап бетерергә мәҗбүр булачаксың. Ярый ла, ул берәү...
Терлек асраучы фермерлар, гаилә фермалары өчен "кара көннәр" якынлаша. 1нче майдан алар малларын ишек алларында да, бакча якларында суярга тиеш түгелләр.
Андый итеңне ярминкәгә дә, базарга да алып бара алмаячаксың, капкаңнан алып чыккан өчен штраф чәпергә мөмкиннәр. Биш центнерлы үгезеңне бер үзең ашап бетерергә мәҗбүр булачаксың. Ярый ла, ул берәү генә булса! Университетта укучы балаңа түләргә дип, биш-алты үгез симерткән булсаң! Ул чакта инде-хет утыр да ела! Таможня берлегенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы турында" Техник регламенты гамәлгә керә икән. Аның нигезендә терлекләр махсус урыннарда гына чалынырга, ә андый урыннар теркәлергә һәм махсус сертификат алынырга булырга тиеш икән әле. Регламент нигезендә, итне махсус машиналарда гына күчереп йөртергә ярыячак. Мал чалуны да ветеринар табиб күзәтүендә башкару мәҗбүри.
- Хәзерге вакытта йорт ишегалларында терлекне ит комбинаты һәм махсус урыннар белән чагыштырганда ешрак чалалар. Андый очракларда ветеринар-санитар һәм гигиена таләпләре тулысынча үтәлми. Малның калдыкларын, мәсәлән, җиргә күмеп куярга мөмкиннәр, каны да шунда ага. Ә бу ярамый торган хәл. Алар җыеп алынырга һәм махсус эшкәртү урыннарына бирелергә тиеш. Өстәвенә, әлеге юл белән терлек чалу кеше һәм мал өчен уртак булган кайбер чирләр китереп чыгарырга да мөмкин, - дип белдерә "Россельхознадзор"ның республика дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Кирилюк. (Интертат.ru "Мал чалырга урының бармы?" 26.02.2014.) Юкәдә икән чикләвек! Әйтәм җирле элекке заманнарда бездәге мал суючыларның кайберләре салгаларга ярата иде. Бу чир аларга Мамадыш спиртзаводы бардасы эчеп "алкоголикка әйләнгән" сыерларларны, үгезләрне, дуңгызларны эшкәрткәндә йоккан икән бит!
1нче майга күп калмады инде. Ә районыбызда бер генә мал сую урыны да юк әле. "Сугым пунктларының үз таләпләре бар. Алар торак пунктларга 300 метрдан да якынрак урнашкан булырга тиеш түгел. Этләр, мәчеләр, маллар кереп йөри алмаслык итеп, территориясен койма белән әйләндереп алырга кирәк. Биналарга таләпләр күп. Әмма алар үтәмәслек түгел. Регламентның үтәлешен "Россельхознадзор" хезмәткәрләре күзәтеп торачак. Аны бозган өчен штрафлар күләме шактый зур: физик затка - 1-2, рәсми затка - 10-20, ә юридик затларга - 100-300 мең сум," - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, баш дәүләт ветеринария инспекторы Сергей Назаров. Аларда суелган маллар вертикаль эленгән хәлдә эшкәртелергә тиеш икән. Республика районнарында сугым пунктлары оештырыла башлаган инде. "Бер баш мөгезле эре терлекне суеп, эшкәртеп биргән өчен ике мең сум алалар," - ди район нәсел бүлеге начальнигы Илнур Сафин. Малыңны үзең куллану өчен суйганда гына, сугым пункларына алып бару мәҗбүри түгел. Йорт кошларын суйганда да кирәкми.
1нче майдан сөтне һәм сөт продуктларын сатуга да таләпләр үзгәрә икән. Аларны базарга алып чыгып сатучылар кулланучыларга ветеринар-санитар куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткерергә, сөтне кайнатып кына эчәргә кирәклеге турында искәртергә тиешләр.
Безне Европача, цивилизацияле яшәргә өйрәтүдер инде бу!
Фикерләр
Зөфәр Шәйдуллин, Кызыл Тау авылы фермеры:
-Бүгенге көндә 130 баш дуңгызым, 38 мөгезле эре терлегем, 55 сарыгым бар. Моңарчы малны гел үземнең фермада суеп эшкәрттек. Сугым пунктлары дигән нәрсәнең халыкка кирәге юк. Бездә дә кертсәләр, мал гына асрамыйм. Нигә мин әллә кайда алып барып, акча түләп, малымны суйдырып йөрергә тиеш?! Итемне чит илләргә чыгарганым юк, җыенмыйм да.
Анжелла Нарыжная, Иске Закамский авылы фермеры:
-Мин сарыклар асрыйм. Бүген күп түгел әле - 400 баш кына. Киләчәктә 3000 башка җиткерергә исәплим. Маллар махсус сугым пункларында гына эшкәртелергә тиеш, дигән таләпкә уңай карыйм. Безнең ферма - Чулманның аргы ягында. Сарыкларны сугымга Мамадышка алып бару мәшәкатәле булачак һәм күп чыгымнар сораячак. Шуңа күрә, андый пунктны үзебездә ясарга телим.
Нет комментариев