Новости за 24 декабря 2015
-
Мамадышлылар Президент бәйрәменә әзерләнә
Быел Президент чыршысы 25 декабрьдә Казан шәһәрендә узачак. Республикабызның барлык төбәкләреннән җыелган балалар катнашында үтүче бу чарага меңләгән бала чакырылган. Анда Мамадыштан да 36 укучы катнашачак. Алар арасында чит гаиләгә тәрбиягә алынучылар, опекун гаиләсендә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр дә бар.
-
Мамадышта шугалак ачылышы кичектерелә
Татарстан Республикасы күләмендә игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы тәмамланып килә. Ел дәвамында җөмһүриятебездә шактый күләмле эшләр башкарырга өлгерделәр. Мамадышыбыз да бу эшләрдән читтә калмады. Нократ елгасына Ушма елгасы кушылган яр буенда "Яшьлек" скверы төзеделәр. Әлеге объект якташларыбызга һәм төбәгебез кунакларына менә дигән ял итү, күңел ачу урыны. Кыш айлары...
-
Мамадышта бәйрәм алды ярминкәсенә әзерләнәләр
Бу атнаның шимбәсе, 26нчы декабрьдә елның соңгы ярминкәсе оештырыла. Шәһәребезнең үзәк мәйданында үткәрелүче традицион чара өчен Красная Горка икътисадый зонасы хезмәтчәннәре җаваплы. Шушы төбәкләрнең бюджет оешмалары, фермер хуҗалыклары Мамадыш халкына үтемле бәядән сыйфатлы продукция алып киләчәк. Ярминкәдә мулдан ит һәм сөт, камыр ризыклары, терлек азыгы, кул эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк, ди...
-
Мамадышның алдынгы укучылары чыршы бәйрәменә җыелды
Мамадышның иң алдынгы һәм иң сәләтле укучылары өчен чыршы бәйрәме узды. Лидерларны Анатолий Иванов хөрмәтли. Бәйрәм район мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Район башлыгының чыршы бәйрәменә төбәгебез мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң-иңнәре - фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр җыелган иде. Мамадышыбызның, Татарстаныбызның, илнең иртәгесе көне алар кулында булачак. Моны...