Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта шугалак ачылышы кичектерелә

Татарстан Республикасы күләмендә игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы тәмамланып килә. Ел дәвамында җөмһүриятебездә шактый күләмле эшләр башкарырга өлгерделәр. Мамадышыбыз да бу эшләрдән читтә калмады. Нократ елгасына Ушма елгасы кушылган яр буенда "Яшьлек" скверы төзеделәр. Әлеге объект якташларыбызга һәм төбәгебез кунакларына менә дигән ял итү, күңел ачу урыны. Кыш айлары...

Татарстан Республикасы күләмендә игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы тәмамланып килә. Ел дәвамында җөмһүриятебездә шактый күләмле эшләр башкарырга өлгерделәр.

Мамадышыбыз да бу эшләрдән читтә калмады. Нократ елгасына Ушма елгасы кушылган яр буенда "Яшьлек" скверы төзеделәр. Әлеге объект якташларыбызга һәм төбәгебез кунакларына менә дигән ял итү, күңел ачу урыны. Кыш айлары да искәрмә түгел. Сквер территориясенә яшел чыршы урнаштырдылар, кар һәм боздан сыннар ясала.

Тимераякта шуарга яратучылар өчен биредә махсус мәйданчык та әзерләделәр. Бүген аның тантаналы төстә ачылышы узарга тиеш иде. Әмма район мәдәният бүлегеннән хәбәр итүләренчә, әлеге чара кичектерелә. "Моңа һава торышы сәбәпче",- дип аңлаттылар.

Тантананың кайчан узачагы да билгесез. Көне мәгълүм булуга, хәбәр итәчәкбез. Яңалыклар белән танышып барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев