Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның алдынгы укучылары чыршы бәйрәменә җыелды

Мамадышның иң алдынгы һәм иң сәләтле укучылары өчен чыршы бәйрәме узды. Лидерларны Анатолий Иванов хөрмәтли. Бәйрәм район мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Район башлыгының чыршы бәйрәменә төбәгебез мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң-иңнәре - фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр җыелган иде. Мамадышыбызның, Татарстаныбызның, илнең иртәгесе көне алар кулында булачак. Моны...

Мамадышның иң алдынгы һәм иң сәләтле укучылары өчен чыршы бәйрәме узды. Лидерларны Анатолий Иванов хөрмәтли. Бәйрәм район мәдәният йорты сәхнәсендә узды.

Район башлыгының чыршы бәйрәменә төбәгебез мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң-иңнәре - фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр җыелган иде. Мамадышыбызның, Татарстаныбызның, илнең иртәгесе көне алар кулында булачак. Моны үзенең чыгышында районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов та искәртте.

-Сез һәр җиңүегез белән район дәрәҗәсен күтәрәсез! Зур рәхмәт сезгә! Ә без үз чиратыбызда сезнең өчен тагын да уңайлы шартлар тудырырга тырышачакбыз,- диде Анатолий Иванов.

Район башлыгы укуда ирешкән уңышлары өчен бер төркем укучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Соңыннан һәр укучыга да Кыш бабай белән Кар кызы күчтәнәчләр өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев