Новости по рубрике - Көн темасы (Газета)
-
Ашлык ятарга яратмый
Элеккеге кебек ашлык кабул итү предприятиесе капка төбендә ашлык төялгән машиналар чиратын күрмәссең хәзер. Бу - һич тә аңа икмәк азрак килә икән, дигән сүз түгел. Аны тоткарлыксыз кабул итеп, вакытында эшкәртеп барырга өлгерәләр. Сентябрь башы - ашлыкның предприятиегә ишелеп килә торган вакыты иде. Ә быел 1нче сентябрь көнне егерме...
-
Ихластан сорасагыз–бирерләр
"Безнең властьны һәркем... сүгә ала. Ә син менә аны мактау чарасын тап". ("Вечерняя Казань" газетасы, 2013нче ел, 13нче август саны) Без барыбыз да төрле. Берәү күлдәвектә күктәге ак болытларның шәүләсен күрә, икенчеләре-пычрак су. Тормышта да шулай. Барысы да бар шикелле, нидер җитми дә сыман. "Сораучыларга бирелер",-диләр, димәк, сынап карарга кирәк:...
-
Бергәләп күбрәк булдырабыз
Җиңү паркына инвалидлар фестиваленә килүчеләр быел да район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизовның һәм җәмгыятьләре җитәкчелегенең, дусларының, танышларының бәйрәм уңаеннан тәбрикләүләрен кабул иттеләр; концерт карадылар, кайберләре сәхнәдә үзләре язган шигырьләрен укып, җырлап та төштеләр; төрле ярышларда көчләрен һәм җитезлекләрен сынап та карадылар; бүләкләр дә күп әзерләнгән иде; юбилярлар да тәбрикләнде....
-
Утларга салды халыкны
Соңгы елларда бәрәңгегә күз тиде бугай. Я тишелеп чыкмый, я җәй уртасы да җитмичә корый башлый. Халык пошаманга төште. Беребезнең дә кышлык бәрәңге сатып аласы килми. Ел әйләнәсенә гаиләгә шактый кирәк ул. Кибетләр дә хәзер "хәйләкәр" бит - җәй башында ук аның килограммының бәясен 48 сумга кадәр күтәреп куйганнар иде....
-
Башак чыңы төрлечә
Сишәмбе көнне Ушма, Тәкәнеш һәм Шәдче төбәкләре хуҗалыклары, фермерлары кырларын әйләнеп чыкканнан соң: "Иң яхшы басулар Фәргать Рәфгатовичныкы, дип уйлаган идем, сезнеке яхшырак икән," - диде районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте баш агрономы Әлфәт Талиповка. "Программа" борчак басуын урып куйган. -Кичә ике квадрат метр җирдән борчагын җыеп...
-
Печән өсте
Борчылмыйк, "Печәнсез калмассыз," - диләр Авыл халкының телендә дә, уенда да бер генә сүз бүген: "Печән!" Бөтен кеше кышлык мал азыгы турында кайгырта. "Киләсе елның нинди буласын белгән юк," - дип, запас белән дә әзерләргә тырышалар. Көндез бәгырьләрне өтәрлек булып кояш кыздырса да, төнлә һава салкынайта. Болында янәшәдәге су салкыны...
-
Эстафета Уты бездә кунак булды
XXVII Бөтендөнья студентлары Уеннары Эстафетасы Уты Татарстан буенча хәрәкәтен дәвам итә. 26нчы июньдә аны кабул иткән шәһәрләр исемлегенә Мамадыш та өстәлде. Николай Михайлов 25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Ул Владивостоктан Кѳнбатышка таба күчә килеп, илебезнең иң зур 30 студентлык үзәге аша узып, Татарстан...
-
100 балл җыючылар уңыш сере белән уртаклаша
Бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллны ничек җыярга? Әлеге сорау чыгарылыш сыйныф укучыларын гына түгел, аларның ата-аналарын да борчыйдыр. БДИны уңышлы тапшыру - һәр унберенче сыйныфны тәмамлаучының максаты. Ә бит аңарга күп нәрсә бәйле: яшүсмер хыялындагы студент билетын кулына тоту бәхетенә ирешерме? Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 баллны җыю күпләрнең төшләренә дә...
-
Мамадышта Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан митинг үтте
Тантаналы митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Алар һәм чарага җыелган шәһәрдәшләр алдында чыгышында Мамадыш муниципаль районы башлыгының урынбасары Алмаз Хисаметдинов: "Без тарихны онытырга иеш түгел. Районыбыздан 16 меңнән артык кеше сугышка киткән. 8меңнән артыгы яу кырында башын салган. Бүген аларның гомерләрен кайтарып алып булмый. Шушы матур...
-
Быелгы җәй 2010 елныкына охшап бара
"Терлек азыгы әзерләүдә бүген бар булган ресурсларны, кеше факторларын файдалану мөһим. Корылык дип зарланып утырудан файда юк, мобильләшеп, бар көчне эшкә юнәлтергә кирәк",-диде бүген республика күләмендә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Азык әзерләү буенча Буа районы бүген иң алдынгы күрсәткечләр белән эшли. Анда бер шартлы баш терлеккә...
-
Яр буен ныгытырга 250 миллион
Нократ яр буен ныгыту эшләре дәвам итә. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов белән берлектә "Гидроспецстрой" су асты-техник идарәсе ҖЧҖе белгечләре Нократ яр буенда булдылар, участокларны карадылар. Күзгә күренеп үзгәргән Нократ яр буеның проект авторлары биредә беренче тапкыр. -Искиткеч күренеш. Тик бу безнең хезмәт җимеше генә түгел. Проект тормышка ашырыла...
-
312 укучы мәктәп белән хушлашты
Мамадыш районының 34 мәктәбендә бүген "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре узды. Районыбыз мәктәпләрен 312 кыз һәм егет тәмамлады. Шәһәрдәге 1нче санлы мәктәпнең "Соңгы кыңгырау" бәйрәме район мәдәният йортында узды. 44 чыгарылыш укучысын бәйрәм белән котлап, зур тормыш юлына чыкканда хәерле юллар, имтиханнарын тапшыруда уңышлар теләп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф сыйфаты...
-
Ял итәрбез җәйге лагерьларда
Быелгы җәйге ялларда район территориясендәге барлык төр лагерьларда 2320 бала сәламәтлекләрен ныгытачак. Тагын мәчет һәм храм каршындагы ял итү лагерьларына 80 баланы җәлеп итү каралган. Николай Михайлов Финанс мөмкинлекләре булган ата-аналарга ул-кызларын районыбыздан читтәге башка ял урыннарына да җибәрү мөмкинлеге бар. Кызганычка каршы, алар бу турыда җитәрлек мәгълүматларга ия түгелләр....
-
Мамадышта бәрәңге утырту күпмегә төшә
"Ну, пошметдин икәнсең, бәрәңгене бу вакытка калдыралармени?!"-дип, болай да янган йөрәккә керосин сипте бер танышым. Юньле көн күргән юк ләбаса: башта суык булды, бәйрәмнәрдә яңгыр яуды, тиздән тагын суыта диләр. Тәмам аптырарлык булды бу. Безнең 10 сутый әле сукаланмаган да. Әллә Ходаем, бер без генә калганбызмы?! Бераз сораштыру-тикшерү эшләре белән...
-
Районыбызда бөртекле сабан культуралары чәчү соңгы чирегенә керде
Соңгы чирегенә керде районыбызда бөртекле сабан культуралары чәчү. "Корпорация", "Берсут" агрофирмасы, Усали агрохимиклары, "Агрохим" җәмгыяте, "Трудовик-орлык" аны төгәлләделәр дә. Азык культуралары исә планлаштырылган мәйданнарның өчтән берендә чәчелде. Хуҗалыкларыбыз бәрәңге утыртуга да керештеләр. Корпорациядә ул 25 гектар утыртылды инде.