Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Быелгы җәй 2010 елныкына охшап бара

"Терлек азыгы әзерләүдә бүген бар булган ресурсларны, кеше факторларын файдалану мөһим. Корылык дип зарланып утырудан файда юк, мобильләшеп, бар көчне эшкә юнәлтергә кирәк",-диде бүген республика күләмендә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Азык әзерләү буенча Буа районы бүген иң алдынгы күрсәткечләр белән эшли. Анда бер шартлы баш терлеккә...

"Терлек азыгы әзерләүдә бүген бар булган ресурсларны, кеше факторларын файдалану мөһим. Корылык дип зарланып утырудан файда юк, мобильләшеп, бар көчне эшкә юнәлтергә кирәк",-диде бүген республика күләмендә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Азык әзерләү буенча Буа районы бүген иң алдынгы күрсәткечләр белән эшли. Анда бер шартлы баш терлеккә 10 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнгән. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "мөмкинлекләр һәркайда да бертөрле" дип, башка районнарны да лидерларга тигезләшергә чакырды. Аның сүзләренә караганда, республикабызның 12 районы "Коры җил" табигать күренешенә эләккән, корылык факталры ачыкланган. Шунлыктан, гадәттән тыш хәлләр режимы кертелгән. Әлеге исемлеккә Мамадыш районы да керә. Республика һәм ведомство җитәкчелеге терлек азыгы әзерләүдә тагында максатлырак эшләргә чакырды.

"2010 елның җәендә меңләгән километрларга барып азык әзерләгәнне онытмыйк. Быел андый хәлләр кабатланмасын өчен, барлык көчләрне эшкә җигәргә кирәк",-диде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә барышында шулай ук торак төзелеше, капиталь ремонт, Казандагы футбол стадионы төзелеше мәсьәләләре турында да сүз алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев