Новости по рубрике - Көн темасы (Газета)
-
Басуларда өметләр бөреләнә
"Родина" һәм "Чулпан" басуларында бүген иртәгесе көнгә ышаныч белән эшлиләр. Минневәрис Мингалиев "Яз сабан культуралары чәчеләчәк җирләрне туңга эшкәртеп калдыргач, туфрак әзерләүдә һәм чәчүдә бернинди тоткарлык та, өстәмә мәшәкатьләр дә юк,"-ди "Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсе башкарма директоры Рафис Низамиев. Агрофирманың "Моррис", "Кузбас" комплекслары "Яңалык", "Маяк", "Рассвет" басуларында эшли. Родиналылар бөтен...
-
Район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Анатолий Ивановның авыл эшчәннәренә мөрәҗәгате
Район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Анатолий Ивановның авыл эшчәннәренә мөрәҗәгате Хөрмәтле авыл эшчәннәре! Бүген язның бер көне ел туйдыра торган, һәр минутның кадерен белеп хезмәт куярга тиешле хәлиткеч көннәр бара. Җитәкчеләр һәм белгечләр, механизаторлар һәм шоферлардан, барыбыздан да көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт кую таләп ителә. Эшне комплекслы алып бару...
-
Кырлар иңли егетләр
Республика кырларында язгы чәчүне Җиңү бәйрәменә төгәлләү бурычы куелды. "АПК "Азык-төлек программасы"нда әлеге йөкләмәгә тугры калачакларына ышаналар. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Бабатьевлар кебек тырыш, эш сөючән егетләр булганда, билгеләнгән срокларда эшне төгәлләү бик авыр бурычлардан саналмый торгандыр. Күрше Ташлы авылыннан абыйлы-энеле Юрий белән Константинның әлеге хуҗалыкка килеп эшли башлаганнарына өч ел чамасы...
-
Тургай моңы астында
Хезмәткә чын күңелдән бирелгән кешене сөендерү өчен, күп нәрсә эшләргә кирәк түгел икән. Булышырга, көчеңнән килмәсә, аның кәефен кырмау өчен, һич югы аяк чалмаска кирәк. Николай Михайлов "Трудовик" җәмгыяте басуларында бер караңгыдан икенчесенә чаклы маңгай тирләрен түгеп, иртәнге якта тургай моңы астында, көн дәвамында җылы кояш нурлары назында киләсе ел...
-
Иске матур кино стилендә “Ы” гамәлияте, яки безне дә мәҗбүр иттеләр”
Әгәр җөмһүриятебез күләмендә район хакимиятләре һәм башкарма комитетларында хезмәт куючылар арсында җыр-бию буенча конкурс оештыралар икән, мамадышлыларның беренче урынны алачагына шик юк. Моның шулай икәненә тамашачылар чәршәмбе көнне район мәдәният йортында узган концертны карагач ышандылар. Николай Михайлов Әлеге чара башланыр алдыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов белән сөйләшеп...
-
Россиягә таныттылар
Ринат Ризванов, остаз буларак, быел "Алтын алка" клубы уеннарының Бөтенроссия финалында өченче мәртәбә катнашты. 2008нче елда аның 1995-96нчы елларда туган, былтыр 1999-2000нче елгы шәкертләре дүртенче урынны яулаганнар иде. Николай Михайлов Өченче омтылыш уңышлы булды. 12-13 яшьлек хоккейчыларыбыз (агымдагы елда "Олимп" Алабугадан биш уенчы һәм капкачы белән тулыландырылды) 14-25нче апрельләрдә Краснодар...
-
Өмәләрне көтмик
Чисталык һәм төзекләндерү икеайлыгының яртысы төгәлләнеп килә. Шушы чор эчендә торак пунктларында шактый эшләр башкарылды инде. Николай Михайлов Өмәләр шәһәр, авыл урамнары белән генә чикләнми бүген. Алар тирәсендәге басу-кырлар, елга-ерганаклар да күзәтү астына алынды. Яшерен-батырын түгел, кышын кар өстенә көнкүреш калдыкларын ташлау гадәте әле тиз генә бетмәстер. Кайберәүләрдә, урамнарны чистартканда...
-
Җиңү бәйрәменә җиңәргә!
Районыбыз аграрийлары кырларда иртә язгы культураларны чәчүне дә башлап җибәрделәр. Әлеге эшкә беренчеләрдән булып "Нократ" агрофирмасы хезмәтчәннәре кереште. Илнур Юнысов Агрофирмада иртә язгы культураларны чәчү якшәмбе төштән соң башланды. "Ленин" исемендәге, "Вятка", "Дружба" һәм "Таң" бүлекчәләрендә өч "Моррис" һәм бер "Кузбасс" чәчү комплекслары эшли. Аларның һәркайсына көненә 60-70 гектар мәйданда...
-
Мамадышка федераль караш
Шәһәребездә төзелешләрнең киң колач белән алып барылуына соклануын һәм сөенүен белдерде Татарстан буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов. Минневәрис Мингалиев Россия Федерациясенең республикабыздагы баш федераль инспекторы узган атнада эш визиты белән Мамадышта булды. Килүенең төп максаты-Мамадышта инспекторның җәмәгатьчелекне кабул итү буенча вәкилен билгеләү иде. Бу вазыйфа озак еллар хокук саклау...
-
Аулакта икән тамаша
Чкалов, Островский урамнары олы төзелеш складын хәтерләтә. Әмма моңа сөенеп булмый, алар шәһәребезне ямьсезләп кенә тора. Минневәрис Мингалиев Узган атна башында муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе шәһәребезнең Ушма аръягы өлеше һәм Красная Горка авылы буенча рейдка чыккан иде. Кайберәүләрнең һаман торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен санга сукмавына ис китәрлек. Чкалов...
-
Алдакчыларга алданмагыз
Районыбызда " Үз-үзеңне алдатма!" исемле акция кабаттан үткәрелә. Римма Багманова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча полиция бүлеге начальнигының массакүләм чаралары белән эшләү буенча ярдәмчесе Соңгы вакытта соңиаль, телефон аша алдау очраклары ешаю һәм җинаятьчелекне кисәтү максатында уздырыла ул. Әлеге төр хилафлык урлаулардан соң икенче урынны алып тора. Аферистлар...
-
Иртә чыккан–откан
Язның бер көне ел туйдыра, диләр. Бүген нәкъ менә шундый-бүгенгене иртәгә калдырмый торган вакыт. Минневәрис Мингалиев Юл кырыйларында, кыр ышыклау полосалары янында кар ята, уйсу урыннарга сулар күшәрелгән әле. "Трудовик" агрофирмасында атна башында ук "Томан" агрегаты белән көзге уҗым басуларына минераль ашламалар кертүне башлап җибәрделәр. Бункерындагы биш йөз килограмм ашламасы...
-
Башлангыч салынды
Үз милләтеңнең үткәне белән кызыксынуны, замандашлар аңында ныгытып, торгызу һәм арттыру. Әлеге фикер рус мәдәнияте җәмгыятенең оештыру җыелышында төп бурыч итеп билгеләнде. Наталья Якимова Бу көнне тарихи дип атарга була: актуаль проблемасы һәм чаралар мөһимлеге беренче мәртәбә шундый югары дәрәҗәгә күтәрелде. Агымдагы ел башына районда руслар халыкның 21 процентын тәшкил...
-
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Татарстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгате
Хөрмәтле татарстанлылар! Республикага мәхәббәт аны төзек һәм уңайлы итеп күрүдә дә чагыла. Татарстан-безнең зур уртак йортыбыз, аның чиста һәм күңелгә ятышлы булуын һәркайсыбыз тели. Алда - Яз һәм хезмәт бәйрәме, Бөек Җиңүнең 67 еллыгы. Якты урамнар, җыештырылган ишегаллары белән Май бәйрәмнәрен лаеклы каршы алыйк. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге...
-
Кыюларга юллар киң
Районыбыз эшмәкәрләренә һәм фермерларына эшмәкәрлекне, кече бизнесны киңәйтүнең төрле юллары һәм мөмкинекләре турында аңлаттылар. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Дүшәмбе көнне район мәдәният йортында үткән семинар-киңәшмәдә әлеге мәсьәләгә төрле яклап якын килделәр. Чара мәдәният йортының спорт залында оештырылган күргәзмә белән танышудан башланды. Район җитәкчелеге лизинг компанияләрен, банкларны, җитештерү җайланмалары һәм техникалары тәкъдим итүче...