Басуларда өметләр бөреләнә
"Родина" һәм "Чулпан" басуларында бүген иртәгесе көнгә ышаныч белән эшлиләр. Минневәрис Мингалиев "Яз сабан культуралары чәчеләчәк җирләрне туңга эшкәртеп калдыргач, туфрак әзерләүдә һәм чәчүдә бернинди тоткарлык та, өстәмә мәшәкатьләр дә юк,"-ди "Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсе башкарма директоры Рафис Низамиев. Агрофирманың "Моррис", "Кузбас" комплекслары "Яңалык", "Маяк", "Рассвет" басуларында эшли. Родиналылар бөтен...
"Родина" һәм "Чулпан" басуларында бүген иртәгесе көнгә ышаныч белән эшлиләр. Минневәрис Мингалиев "Яз сабан культуралары чәчеләчәк җирләрне туңга эшкәртеп калдыргач, туфрак әзерләүдә һәм чәчүдә бернинди тоткарлык та, өстәмә мәшәкатьләр дә юк,"-ди "Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсе башкарма директоры Рафис Низамиев. Агрофирманың "Моррис", "Кузбас" комплекслары "Яңалык", "Маяк", "Рассвет" басуларында эшли. Родиналылар бөтен язгы кыр эшләрен үз көчләре белән башкарып чыгарга җыеналар. Көздән уҗым культураларын 770 гектарда чәчеп калдырганнар иде. 150 гектарын гына бозганнар. Калганнарының торышы бик яхшы. Аларга быел минераль ашламалар белән көч өстәлгән. Бөртекле сабан культураларыннан фураж өчен 350 гектар арпа чәчәргә планлаштырганнар. Ике меңгә якын баш мөгезле эре терлекне кышлатып чыгу өчен мул азык запасы кирәк бит. 460 гектарда азык катнашмалары, 660 гектар кукуруз игәргә исәплиләр. Азык катнашмаларын быел да "кулисный" алымы белән-ике чәчкечкә арпа, бодай, солы катнашмасы, өченчесенә көнбагышның үзен генә салып чәчәләр. Көнбагышны бөртеклеләр белән катнаштырып чәчсәң, ул озын булып буйга киткәч, тегеләрен күләгәләп торып, үсәргә ирек бирми. Ә болай-басу зебра кебек булганда, аларның массасы күп чыга. Көз җыеп алганда аркылыга уралар. Сенажының туклыклылыгы да күпьеллыкларныкына караганда бермә-бер югарырак була. Моңа берничә еллык тәҗрибәләрендә ышандылар инде алар. Ашламаны гектарга центнер ярым исәбеннән кертәләр. Бүген хуҗалык кырларында өч чәчү агрегаты эшли. Механизаторлар һәм чәчүчеләр белән проблемалары юк. "Апрельгә аванс биргән идек, хәзер хезмәт хакын да өләшеп бетерәбез,"-ди башкарма директор. Ягъфәр Мисбахов агрегатын Кукмара районы чигендәге басуда очраттык. Василий Яковлев анда азык катнашмалары чәчеп киткән булган. Ягъфәр өстеннән күпьеллыклар чәчә. Орлыгын былтыр үзләре әзерләгәннәр. Йөз илле гектарга җитәчәк. Аның артыннан Фердинант Саматов катоклап бара. Һәр басуны шулай эшкәртәләр. Рашат Гыйльметдинов моңа кадәр культивациядә йөргән булган. Яңа һәм Түбән Оча авыллары арасында чәчүгә керешергә әзерләнә иде. Чәчүчеләре Рамис Саматов һәм Бәхтияр Кәримов белән чылбырларны эләктерәләр, чәчү нормасын көйлиләр. Рәшит Хәсәншин ашлама белән орлык төяп чыгып җиткән. Владимир Петров кукуруз чәчәргә әзерләнә иде. Узган ел ул агрофирмадагы алты бүлекчә арасында өченче урынны алып премия белән бүләкләнгән булган. Егетләр вакыт кадерен белеп эшлиләр. Һәр агрегатка агротехник паспортлар бирелгән, аларда көнлек эшләре язылып барыла. Йомгак сабантуйда ясалачак, җиңүчеләргә маллар һәм акчалата премияләр биреләчәк. Кырда эшләүчеләр, ашлама, орлык чыгаручылар көнгә ике тапкыр ашатыла. Түләү символик төстә генә билгеләнгән: әбит-15, кичке аш 10 сум. "Чулпан" бүлекчәсе дә язгы кыр эшләрен үз көче белән башкарып чыгачак. Бөртекле сабан культураларыннан бодай гына чәчәселәре калып бара. Чәчүдә ике агрегатлары йөри. Уҗымнарының торышы әйбәт. Алар да йөз гектар күпьеллыкларын яңартачаклар. Көз уҗымнар чәчәргә беренче катын чабып алгач картайган күпьеллыкларын сукаларга исәп тоталар. Бүлекчәнең Олыяз, Түбән һәм Югары Козгынчы бригадаларында байтак кына сөрү җирләре фермер хуҗалыклары кулында. Аларның күбесе язгы кыр эшләрен төгәлләгән дә инде. Фермерлар бер-берсенә булышып эшлиләр. Техникалары белән дә килеп җитәләр, орлык та, ягулык та биреп торалар. Кырларда бүген яңа уңышка нигез салыну белән беррәттән иртәгесе көнгә ышаныч һәм өмет тә бөреләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев