Новости по рубрике - Авыл
-
Иҗтимагый совет урып-җыю эшләрен контрольдә тота
Кырларыбызда игеннәрне урып-җыюның барышын, эшләрнең сыйфатын контрольдә тотуда районның иҗтимагый Советы да катнаша. Бу атнада Совет вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы белгечләре составындагы комиссия Шәдче һәм Тәкәнеш икътисадый зоналарында булды. "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсендә өч комбайн эшли иде. Арышны турыдан суктыралар. Кыр кораблары икмәк ташу өчен транспорт белән тәэмин ителгән. "Бункерларны...
-
Шәһәр шавыннан читтә
Цивилизациядән читтә урнашкан торак пунктларда да фермерлык белән шөгыльләнүнең тәмен белеп яшәүчеләр бар. Чулман елгасының икенче ярында урнашкан Яңа Закамский авылында Захарьевлар биш ел эчендә терлек үрчетүнең һәр тармагын колачларга өлгергәннәр. "Моннан биш ел элек кызык өчен, тырышып карыйк әле дип кенә тотынган эш иде бу. Бер сыер тотудан башлаган...
-
Ике еллык сенаж әзерләнде
"Трудовик" агрофирмасының Пятилетка бүлекчәсендә сенаж салу эшен төгәлләп киләләр. Бүгенге көнгә терлек азыгының әлеге төре ике мең тоннага якын әзерләнгән. Сенаж салуга "Трудовик" агрофирмасында узган атнаның дүшәмбесендә керештеләр. Моның өчен 250 гектар мәйданда күпьеллыклар чабылган. Бу урыннарда хәзер бер КСК эшли. Сенажны базга өч КамАЗ һәм бер ЗИЛ белән ташыйлар....
-
Алдынгылар барланды
Быелгы Сабантуйда, әле районыбыз тарихында беренче мәртәбә, икътисадый зоналарда иң югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар аерым билгеләп үтеләчәк. Җиңүчеләрне билгеләү өчен һәр хуҗалыктагы һәр механизаторның еллык эш күрсәткечләре исәпкә алынды. Ә без хуҗалыкларга барып алдынгылар белән якыннан танышырга булдык. Рузил Хөсәенов - "Иң яхшы механизатор" исеменә лаек булганнар арасында иң яше....
-
Тау башында “Авыл көе” яңгырый...
Дүсмәт авылының буеннан-буена сузылган әлеге тау башына Николай абый бик еш менәм, ди. Биредән авыл уч төбендәге кебек күренә. Әлеге гүзәллек кочагында хәтфә үлән өстенә утырып, уен коралын кулларына ала ул. Николай абый Григорьевка 75 яшь тулган икән. Үзе тумышы белән Пермь өлкәсенең Краснокамский шәһәреннән. Анда әти-әниләрен кулаклар дип сөргән...
-
Игенчеләр кызу көрәш мәйданында
Районыбыз механизаторлары арасында ярыш кызганнан-кыза бара. Беренче урынга янәдән "Тәкәнеш" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсеннән Фәрит Галәветдинов чыкты. Фәрит Галәветдинов 21нче майга барысы 67,5 норма-смена эш башкарырга өлгерде. Апрель уртасында ук уҗымнарны тукландыруга чыгып, төбәгебездә быелгы язгы кыр эшләрен башлап җибәргән "Трудовик" агрофирмасы тракторчысы Николай Игнатьевның күрсәткече исә 67,3 норма-смена. Соңгы көннәрдә...
-
Авыл төзекләнә
Шушы ук авыл җирлегендә территорияләрне төзекләндерүгә дә зур әһәмият бирелә икән. Зират коймалары яңартыла, чишмәләр ремонтлана. Соңгы елларда Сон авыл җирлегендә территорияләрне төзекләндерү буенча шактый эш алып барыла. 2 ел элек Кече Сон авыл зиратының коймасын яңартырга керешкән булганнар. Бу эш быел да дәвам иткән. - Әлеге чара авыл җирлеге...
-
Икенче икмәккә өметләр зурдан
Быел "АПК"Азык-төлек программасы" җәмгыятендә төп игътибар бәрәңгегә булачак. Узган ел белән чагыштырганда яшелчәнең мәйданы да арткан. Быел аны 230 гектарда утыртырга планлаштыралар. "АПК"Азык-төлек программасы" җәмгыятендә узган ел икенче икмәкне 200 гектарда үстергәннәр иде. Гектарыннан уртача 240-250 центнер уңыш җыеп алганнар. Аларны урнаштыру белән проблемалары юк. Өчәр мең тонна сыйдырышлы өч...
-
Билаловлар нәселенең биш буыны
Биш буын вәкиле тату, матур гомер кичерәләр. Сүзебез Кече Сон авылында яшәүче Билаловлар нәселе хакында. Безнең иҗат төркеме аларның иң өлкәне һәм иң яше белән танышып кайтты. Асия апа Билалова бу нигездәге иң өлкән кеше. Аңа быел 85 яшь тулачак икән. - Балачак еллары ачлык белән көрәшеп үтте. Ашарга ризык...
-
Кече Сонда төзелеш елы
Директоры бар, клубы юк. Кече Сон авылыннан Фәрит Хуҗин үзе турында шулай дип шаярта. Моңа кадәр мәдәни чаралар мәктәптә үткәрелгән. Сентябрь аеннан алар яңа бинада узар дип көтелә. Кече Сон авылында быел төзелешләр елы дип әйтергә мөмкин. Шуларның иң көтеп алынганы мәдәният учагы булачак бина. Яңа клубны ТР Президенты кабул...
-
Чәчү төгәлләнә!
Районыбызда бөртекле культураларны чәчү эшләре төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә "Шакирҗанова" КФХ, "Азык-төлек корпорациясе", "Берсут" агрофирмасы, "Агрохим", "Усали агрохимсервис", "Старый мельник" хуҗалыклары, "Нократ" агрофирмасы язгы чәчүне тәмамладылар. Шушы көннәрдә бу исемлеккә "Трудовик", "Хәсәнов", "Чулман-Агро" хуҗалыклары да керәчәк. "Шакирҗанова" КФХ да бөртекле культураларны чәчү эше 13нче май көнне төгәлләнде. Бу эшне алар...
-
Дегетле юллы була
Июнь ае азагына М-7- Дегетле юлы кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта "ПМК-Мелиорация" оешмасы җитәкчесе Ринат Мостафин хәбәр итте. Бүгенге көндә төп эшләр 400 метр арада калып бара. Дегетле торак пунктын М-7 федераль трассасы белән тоташтыручы юлны төзү эшләре 2008 нче елда ук башланган иде. Финанс кыенлыгы төзелешнең сузылуына китерде. Эшне башкаручы...
-
Терлекләр-көтүдә
Язның иртәрәк килүе малларны көтүгә май башында ук чыгарырга мөмкинлек бирде. Беренче булып терлекләрен "Омар" агрофирмасы хезмәтчәннәре көтә башлады. Көтүдәге маллар өчен "Омар" агрофирмасында Хәлил Һадиуллин һәм Александр Саутин җаваплы. Хәлил абый башта утыз ике ел механизатор булып эшләгән. Соңгы сигез елында-терлекчелектә хезмәт куя. -Иртәнге сигезенче яртыларда ук чыгып китәбез....
-
Ямаш авылы һәйкәлле булды
Ямаш авылы һәйкәлле булдымаш авылында Мамадыш районында беренче булып егерменче гасырның барлык сугышларында катнашкан авылдашларына һәйкәл ачылды. Вакыт рәхимсез-торак пунктны берләштергән Шәдче авыл җирлегендә бүген өч сугыш ветераны, җитмеш алты тыл хезмәткәре генә калган инде. Үзешчәннәр һәм мәктәп укучылары мәдәният йортында алар өчен олы бәйрәм ясадылар. Ветераннар хөрмәтенә сугыш чоры...
-
Авылларда Җиңү бәйрәме
Районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә Бөек Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм иттеләр. Тантаналарда сугыш һәм тыл ветераннары, ирләре яу кырында ятып калган толлар хөрмәтләнде. Быелгы Җиңү бәйрәме Шәдче-Ямаш төбәкләре халкы өчен аеруча истәлекле булды. Вакыт рәхимсез-алты авылны берләштергән Шәдче авыл җирлегендә бүген өч сугыш ветераны, җитмеш алты тыл хезмәткәре генә калган...